Михаил Тимаев
Михаил Тимаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Михаил Иван улы Тимаев |
Туган | 31 гыйнвар 1986 (38 яшь) ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Коллектив урамы, Казан[1] |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | балет биючесе |
Балалар | улы |
Бүләк һәм премияләре | (2015) |
Михаил Тимаев (Михаил Иван улы Тимаев, рус. Михаил Иванович Тимаев) — балет биючесе, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче солисты, Татарстанның атказанган артисты. Халыкара конкурс премиясе, «ТЮРКСОЙ» премиясе (2010), «Бию рухы» призы лауреаты. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1986 елның 31 гыйнваренда Казанда туган. Казанның 91-санлы мәктәбен, Казан хореография училищесын (Татарстанның халык артисты В.Н. Бортяков классы) тәмамлаган (2005).
2004 елдан, студент вакытыннан, М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителә.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Театр труппасы белән Европа илләренә гастрольләргә чыга, шәхси чакырулар буенча Россия шәһәрләрендә чыгышлар ясый.
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Принц Зигфрид, Па-де-труа («Аккош күле»).
- Зәңгәр кош, Итекле мәче («Йокыга талган гүзәл»).
- Пер Гюнт, Диңгез патшасы («Пер Гюнт»).
- Былтыр, Утлы шайтан («Шүрәле»).
- Тыйнак Кәрлә, Төчкерүче Кәрлә («Карсылу һәм җиде кәрлә»).
- Франц, Чардаш («Коппелия»).
- Спартак («Спартак»).
- Ромео («Ромео һәм Джульетта»).
- Арман («Камелияле ханым»).
- Солор («Баядерка»).
- Ланкедем («Корсар»).
- Нурадин, Батый хан рухы («Алтын Урда») һәм башкалар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Арабеск» халыкара балет артистлары конкурсы (Пермь, 2008) — диплом.
- XI Халыкара балет артистлары һәм хореографлары конкурсы лауреаты (Мәскәү, 2009) — III премия һәм Бронза медаль.
- Татарстанның атказанган артисты.
- «ТЮРКСОЙ» премиясе (2010).
- Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе (2015) — «Алтын Урда» балетында Нурадин партиясен башкарган өчен.[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Татарстанда Туган тел көне, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-08-10
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Н. Садовская. Михаил Тимаев. «Балет» журналы, № 2 (173) март-апрель 2012.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Опера һәм балет театры рәсми сайты(үле сылтама)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |