Михаил Хандамиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Хандамиров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Михаил Хандамиров
Туган телдә исем Михаил Фридонович Хандамиров, Микаил Фрейтонович Хандамирян
Туган 20 июль 1883(1883-07-20)
Манглис, Тифлис, Русия
Үлгән 23 ноябрь 1960(1960-11-23) (77 яшь)
Лунд, Швеция
Милләт әрмән
Ватандашлыгы РусияFlag of Russia.svg Русия
ШвецияFlag of Sweden.svg Швеция
Һөнәре тәрҗемәче, галим
Җефет Надежда Сергеевна Найденко
Балалар кызы Ирина
Бүләк һәм мөкәфәтләре
III дәрәҗә Изге Станислав ордены

Кыйрал Густав Васа ордены (Швеция)

Михаил Хандамиров (тулы исеме Михаил Фридон улы Хандамиров , Микаил Фрейтонович Хандамирян) – рус галиме, тәрҗемәче, чыгышы белән әрмән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елның 20 июлендә Тифлис губернасының Манглис авылында туган. 1960 елның 23 ноябрендә Лундта вафат. Әтисе Фридон Гянджумович Хандамирян, патша армиясенең полковнигы, чыгышы белән Карабахтан. Әнисе – София Амбарцумовна Долуханова[1].

Тифлиста гимназия тәмамлагач (1990), Мәскәүдә кадетлар корпусын бетерә, әфисәр дәрәҗәсен ала, Гренобльдә француз телен өйрәнә. Питырбурда Александр юридик академиясендә укый. Академиядә газета мөхәррире була, мәкаләләрен шулай ук Варшауда, Тифлистә бастыра.

Беренче бөтендөнья сугышында хәрби-кыр хөкемдары була, 1914 елда Алленштайнда (Көнчыгыш Пруссия, Алмания) алман гаскәриләренә әсир төшә. Әнисенең һәм Швеция Кызыл Хач җәмгыятенең тырышлыгы нәтиҗәсендә, Швециянең Вестеретланд провинциясенә күчерелә.

Швециядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елдан Лунд шәһәрендә хатыны Надежда Сергеевна Найденко (Курск губернасы Черняки авылыннан) һәм кызы Ирина белән яши.

Лунд университетында рус һәм чит телләр укыта, анда рус әдәбиятын сөючеләр җәмгыятен төзи (1922), рус язучыларының (бигрәк тә М.Ф. Достоевский, Н.М. Шмелёв) әсәрләрен швед теленә тәрҗемә итә, рус язучылары (И. Бунин, А. Толстой, Ф. Сологуб, В. Мережковский һ.б.) белән хат алыша[2].

Үзенең студентларына да рус язучыларының (Аверченко, Зощенко) кыска әсәрләрен тәрҗемә иттерә.

1933 елда рус язучысы Иван Бунинны Нобель бүләгенә тәкъдим итүдә Хандамировның зур эш башкаруы мәгълүм: күп тапкырлар Швеция академиясенә хатлар яза, профессор Сигурд Агрелльдән (Бунинны швед теленә тәрҗемә итүче) Бунин намзәтен яклавын сорый. Бу уңыштан соң, М. Хандамировның Мережковский намзәтен Нобель бүләгенә тәкъдим итүе дә билгеле[3].

М. Хандамировның студентлары арасында билгеле шәхесләрдән: Рут Ведин Ратштайн (язучы, тәрҗемәче), Гуннар Ярринг (танылган төрки телләр белгече, Швециянең ССРБдагы илчесе (1964-1973). . Швеция хөкүмәте М. Хандамировка персональ пенсия билгели.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Арцви Бахчинян. Редкостная для нашего времени закваска. «Иные берега», 2009 ел, 1(13) саны.
  2. «Күпмилләтле Швеция» (җыентык, швед телендә). Стокһольм, 1988 ел. Швециядә яшәүче күренекле руслар исемлеге.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Метрическая книга от 1883 года Армянской церкви Св. Богородицы. Национальный исторический архив Армении
  2. Хатлар Slavica Lundensia (Лунд, 1973 ел) да басылган
  3. Рус әдәбияты белгече Магнус Юнгренның «Свенска Дагбладет» газетасында (2008 елның ахыры) чыккан мәкаләсеннән