Михаил Чванов
Михаил Чванов | |
---|---|
![]() Михаил Чванов | |
Тугач бирелгән исеме: | Михаил Андреевич Чванов |
Туу датасы: | 25 июль 1944 (76 яшь) |
Туу урыны: | Салават районы, Малаяз авылы |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1973-хәзергәчә |
Юнәлеш: | проза, публицистика |
Жанр: | роман, повесть, хикәя, очерк |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | ««Башкирия: 13 бәхетле юл» » (1973) |
Премияләр: | Г. Сәләм премиясе (1982) |
Бүләкләр: | ![]() |
Яшәү җире | Уфа |
Михаил Чванов (Михаил Андрей улы Чванов, рус. Михаил Андреевич Чванов) – язучы, Русия (2002) һәм БР (1994) атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1982). «Аргамак. Татарстан» журналының мөхәрририят әгъзасы[1].
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1944 елның 25 июлендә БАССР Салават районы Иске Михайловка (Малаяз) авылында туган. Уфада Башкорт дәүләт университетын (1967) тәмамлый. Салават районы Гусевка мәктәбендә укыта (1961-1962). Уфада «Ленинец» газетасында бүлек мөдире (1967-1975), китап нәшриятында хезмәткәр (1975-1978), БАССР язучылар берлегендә әдәби киңәшче (1978-1982), С.Т. Аксаков музее (Уфа) директоры (1992 елдан) булып эшли.
- Спелеологлар экспедиция төркеме белән Кутук-Сумган мәгарәсен тикшерүдә катнаша. Көньяк Урал, Камчатка, Чукотка, Якутия, Памир, Ключевский, Безымянный, Толбачиков вулкан-кратерларына сәяхәттә катнаша.[2]
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Беренче китабы - «Башкирия: 13 бәхетле юл» (Башкирия: 13 счастливых дорог) (1973) очерклар җыентыгы. «Штурман Альбанов мәсьәләсе» (Загадка штурмана Альбанова) (1981), «Балачакка билет» (Билет в детство) (1980), «Хушлашмый китәм» (Ухожу, не прощаюсь) (1980), «Сомнения бухтасыннан Вера» (Вера из бухты Сомнения) (1987), «Җир шатлыгын алып китмәм..» (Не унесу я радости земной) (1978), «Ертылган меридиан» (Разорванный меридиан) (1989), «Таулар белән ялгыз дүртәү » (Четверо наедине с горами) (1977) җыентыклары басылып чыга. «Замана Елгасы буйлап югарыга» (Вверх по Реке Времени) (2009) китабында милли рус рухияте мәсьәләләрен күтәрә.[3] М.Чванов әсәрләрен В.Ф.Байбулатов тәрҗемә иткән.
Аксаков фонды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уфада С.Т. Аксаков фондын оештыручы һәм рәисе (1992 елдан). Рус язучысы С.Т. Аксаковка һәм аның улларына багышланган «Башкириядә Аксаков урыннары» (Аксаковские места в Башкирии) (1976), «Балалар кебек булмасагыз...» (Если не будете как дети) (1990), «Тамырлар һәм ябалдаш» (Корни и крона), «Мин Аксаковода булдым» (Я был в Аксакове) (1991) китапларын нәшер итә. М. Чвановның С.Т. Аксаков исемен югары күтәрүе мәсьәләсендә фикерләр бер төрле генә түгел.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Г. Сәләм премиясе (1982)
- В.П. Бирюков премиясе (1980)
- К. Симонов премиясе (2000)
- С.Т. Аксаков премиясе (2002)
- Русиянең Зур әдәби премиясе (2006)
- Александр Невский премиясе (2010)
- Э. Володин (Империя мәдәнияты) премиясе (2009)
- Хөрмәт ордены (2010)
- III дәрәҗә Преподобный Сергий Радонежский ордены (РПЧ)
- Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)
- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1994)
- ССРБ җир асты байлыклары разведкасы отличнигы (1967)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 25 июль көнне туганнар
- 1944 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Салават районында туганнар
- Хөрмәт ордены кавалерлары
- Югары уку йортларын тәмамлаучылар
- Уфа уку йортларын тәмамлаучылар
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Журналистлар
- Башкортстан журналистлары
- Язучылар
- Роман язучылар
- Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Г. Сәләм премиясе лауреатлары
- Русиянең Зур әдәби премиясе лауреатлары