Михил Кокси
Михил Кокси, Михаэль ван Кокс Олысы, Михаэль Коксиус (нидерланд телендә: Michiel Coxcie, Michiel van Coxcie, Coxius; — соң Яңарыш һәм маньеризм чоры фламанд рәсем ясаучысы, гравёр, живописец, алтарь картиналары һәм портретлары остасы, витражлар һәм шпалералар өчен рәсемнәр авторы. XVI—XVIII гасыр нәсел фламанд рәссамнарының зур гаиләсе бабасы. Император Карл V һәм Испания короле Филипп II-нең сарай яны рәссамы. Рәссам шуның кадәр популяр булган ки, остазы Бернарт ван Орлей кебек үк «фламанд Рафаэле» кушаматын алган[12].
Кокси рәссамнар гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Михил Кокси Олысының шулай ук рәссамнар булган дүрт баласы булган: Рафаэль Кокси (1540—1616), Анна (1547—1595), Виллем (?), Михил ван Кокси Икенче (як. 1569—1616). Оныгы — Михил ван Кокси Өченче (1603—1669) — шулай ук рәссам. Аның улы — мәшһүр живописец Ян Кокси. Англиядә һәм Голландиядә Гонзалес Кокс (1614—1684) эшләгән. Аталганнардан тыш Адриан Кокс (?—1701) мәгълүм — 1687 – 1701 елларда эшләгән һәм эшләнмәләрен “АС” монограммасы белән имзалаган делфт фаянслары остасы һәм бу фамилия астында күбесенчә Антверпенда эшләгән күп башка архитекторлар, живописецлар, сынчылар, декораторлар мәгълүм. Аларның туганлык мөнәсәбәтләре чыганакларда ачыкланмый[13].
Михил Кокси Олысының тормышы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәссамның иртә еллары, аның тумышы һәм өйрәнүе турында төгәл мәгълүмат юк. Соң тәрҗемәи хәл язучылары аңа укуын Италиядә дәвам итәргә киңәш иткән Бернарт ван Орлейдан өйрәнүе турында мәгълүмат бирә. 1527 елдан 1539 елга кадәр чорда Кокси Римда торган һәм эшләгән. Джорджо Вазари Коксины шәхсән белгән һәм Римда аның нидерланд рәссамнары әз белгән фреска техникасын үзләштергәне турында игълан иткән. Алай гына түгел ул Санта-Мария-дель-Анима чиркәвенең ике капелласында аңа Римда мәшһүрлек китергән фрескалар башкарган [14]. Фрескаларны бетергәннән соң тиздән 1534 елда ул Изге Лука Гильдиясенә кабул ителгән булган. Ул гильдиягә кабул ителгән беренче фламанд рәссамнарының берсе булган. Ул яңа Изге Пётр Соборы базиликасын бизәүдә катнашкан, әмма ул иҗат иткән фрескалар собор интерьерының соңрак ремонтларына күрә югалтылган булган. Италиядә булуы вакытында ул шулай ук рәсемнәрен итальян гравёрларына биргән, шул исәптән Агостино Венециано һәм “штамп остасы” тарафыннан гравирланган һәм Римда Антонио Саламанка тарафыннан 1530 һәм 1560 еллар арасында нәшер ителгән Апулей буенча Амур һәм Психея кыйссасы темасына утыз ике гравюра сериясе өчен[15]. 1539 елда Кокси Милан аша туган ягына кайткан. Миланда булып ул шпалералар өчен ике картон ясаган. Башта ул Мехеленда тора башлаган, анда 1539 елның 11 ноябрендә җирле Изге Лука Гильдиясендә теркәлгән булган. Ул тумышы белән шул вакытта Льеж кенәзлек-епископлыгында булган Лун графлыгында Хасселт шәһәреннән Ида ван Хасселтка өйләнгән. Льеж Ламберт Ломбард, Франс Флорис һәм Виллем Кей кебек мәшһүр рәссамнар эшләгән әһәмиятле художество үзәге булган. Ломбард һәм Флорис романистлар, ягъни Римга Нидерландтан килгән рәссамнар булган, анда алар итальян сәнгатенең яңа агымнарын ассимиляцияләгәннәр һәм өйгә кайткач живописьнең иске нидерланд традицияләреннән баш тарткан. Михил Кокси Льежда күпме озак калганы бик үк ачык билгеле түгел. Мөгаен, ул күпмедер вакыт Мехелен һәм Льеж арасында сәяхәт иткән[16]. 1542 елда ул Брюссельгә күчкән, ә 1546 елдан бирле Венгрия һәм Чехия королевасы Марии Венгрияленең сарай яны рәссамы булып хезмәт иткән. Михиль Кокси җимешкә мул рәссам булган. Ул портретлар һәм фрескалар ясаган, Тәүрат һәм тарихи тематика әсәрләр ясаган, чиркәүләр өчен (мәсәлән, Мехелен Изге Румольд Соборы һәм Брюссель Изге Михаил һәм Гудула Соборы) чиркәүләре өчен картиналар ясаган. Хәзерге вакытка кадәр Рогир ван дер Вейден һәм Ян ван Эйк эше картиналарының сәләтле күчермә ясаучысы буларак мәгълүм.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Амур һәм Психея кыйссасы» сериясеннән офорт. Як. 1530
- Җәннәт. Кешенең барлыкка китерелүе һәм гөнаһка чумуы. Шпалера. Як. 1550. Вавель кальгасы, Краков
- Васыять скрижальләрен алучы Муса. Шпалера. Як. 1550
- Ходайның Нух белән әңгәмәсе. 1550. Шпалера. Аррас. Вавель кальгасы, Краков
- Кристина Данияле портреты. 1545. Агач, май. Аллен мемориаль художество музее, Оберлин, Огайо, АКШ
- Гөнаһка чуму. 1510 һәм 1550 арасында. Агач, май. Сәнгать тарихы музее, Вена
- Андромеданы азат итүче Персей. 1520 һәм 1592 арасында. Агач, май. Шәхси туплама
- Изге Пётр. 1540 һәм 1592 арасында. Агач, май. Нәфис сәнгатьләр музее, Валенсия
- Благовещение. 1580-енче еллар. Агач, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
- Авельне үтерү. 1539 һәм 1559 арасында. Киндер тукыма, май. Прадо, Мадрид
- Изге Цецилия. Деталь. 1569. Киндер тукыма, май. Прадо, Мадрид
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ http://www.oberlin.edu/amam/Coxcie.htm
- ↑ SNAC — 2010.
- ↑ Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ ECARTICO
- 1 2 3 Artists of the World — B, Boston: Verlag Walter de Gruyter, 2022. — ISSN 2750-6088
- 1 2 3 4 База данных Национальной библиотеки Чешской Республики
- 1 2 3 4 5 RKDartists
- ↑ kmska.be — KMSKA.
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/coxcie-michiel-1
- ↑ https://www.boijmans.nl/en/collection/artworks/151455/christ-in-the-clouds-surrounded-by-emblems-of-the-apostles
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ Власов В. Г. Кокс, Кокси // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 429. — ISBN 5-88737-005-X
- ↑ Вазари Дж. Жизнеописания наиболее знаменитых живописцев, ваятелей и зодчих
- ↑ Carpreau Р. Michiel Coxcie (1499—1592) — De vlaamse Rafaël // OKV2013.4, 2013 — 51ste jaargang
- ↑ Jonckheere К. The life and times of Michiel Coxcie 1499—1592 // Koenraad Jonckheere, Peter Carpreau, e.a., Michiel Coxcie and the giants of his age, 2013. — Harvey Miller Publishers. — Рp. 29-49
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Michel Coxcie, pictor regis (1499—1592): internationaal colloquium, Mechelen, 5 en 6 juni 1992 / referaten bezorgd door Raphaël de Smedt. — Mechelen, 1993. — 287 S.