Михил Янс ван Миревелт
Михил Янс ван Миревелт, шулай ук Миревелд (нидерланд телендә: Michiel Jansz van Miereveld, 1566 елның 1 мае, Делфт, Голландия графлыгы —1641 елның 27 июне, Делфт) — һолланд живописецы, рәсем ясаучысы һәм гравёры, XVII гасырның иң күренекле портретистларының берсе. Гаага штатгальтеры принц Вильгельм II Оранлының рәсми портретисты. Аның уллары: Pieter van Mierevelt (1596—1623) һәм Ян (1604—1633) шулай ук мәшһүр живописецлар булган[24].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Михил Янс ван Миревелт Делфтта 1566 елда көмеш эшләре остасы һәм зәркән остасы Михелс ван Миревелд гаиләсендә туган. Әтисе улын бакыр буенча гравёр Иероним Вирикска өйрәнергә биргән. Якынча 1578 елдан 1581 елга кадәр живописецлар Виллем Виллемс (Willem Willemz) һәм Огюстейн Делфтлы (Augusteyn van Delft) өйрәнчеге булган. “Рәссамнар турында китап” (нидерланд телендә: Het Schilder-Boeck, 1604) авторы, тәрҗемәи хәл язучысы Карел ван Мандер сүзләре буенча сигез яшендә Михил күп остазларыннан яхшырак итеп ясый белгән. “Нидерланд ир-ат һәм хатын кыз рәссамнары” (De Groote Schouburgh der Nederlantsche Konstschilders en Schilderessen, 1718—1721) тормыш тасвирламалары авторы Арнольд Хоубракен мәгълүматы буенча Антонис ван Блоклант (Антони ван Монфорт) Миревелтның ике иртә гравюрасы “Гайсә һәм самаритянин” һәм “Юдифь һәм Олоферн” белән сокланган булган һәм Михил ван Миревелтны Утрехтта аның мәктәбенә керергә чакырган [25].

1587 елда ул Делфтта Изге Лука Гильдиясе әгъзасы булган. Ул 1589-1590 һәм 1611-1612 елларда гильдия деканы булган. 1625 елда Миревелт Гаага Изге Лука Гильдиясе әгъзасы булып теркәлгән булган. Ул зур художество остаханәсен тоткан. Үзен башта натюрмортларга багышлап вакыт узу белән портрет живописе белән шөгыльләнә башлаган һәм анда шулкадәр уңышка ирешкән ки күп заказлар шулар белән бергә йөзләрчә рәсми портрет барлыкка китерелгән күпсанлы ярдәмчеләрне таләп иткән. Хәзер рәссам һәм аның остаханәсенә биш йөздән артык картина карый дип санала. Аның репутациясе шулкадәр бөек булган ки, аны күп илнең король гаиләләре әгъзалары яклаган. Швеция короле һәм Нойбург пфальцграфы аңа алтын чылбырлар бүләк иткән; ә король Карл I аны юкка инглиз сараена килергә чакырган. Ван Миревелт Гаага штатгальтеры принц Вильгельм II Оранлының рәсми рәссамы булган һәм анабаптистларга якынлыгына карамастан Испан Нидерландлары наместнигы эрцгерцог Альбрехт VII Австрияледә хезмәттә булган, аның сарае янында Делфтта яшәгән һәм ул аңа пенсия билгеләгән. 1607 елда ул Нассау графы штатгальтер Маурицның портретын ясаган. 1617 елда улы Питер белән “Виллем ван дер Меер анатомия сабагы” картинасын барлыкка китергән. 1625 елда принц Фредерик Хендрик Оранлы аны сарай яны рәссамы итеп билгеләгән. Миревелт ике мәртәбә өйләнгән булган, 1589 һәм 1632 елда. Беренче мәртәбә рәссам Кристина ван дер Паска өйләнгән булган, бу никахта аның сигез баласы булган, шул исәптән ике кызы (олысы Якоб Виллемс Делфтка кияүгә чыккан булган), уллары Питер (1596—1623) һәм Ян (1604—1633) шулай ук живописецлар булган. Сәнгать тарихында алар тарафыннан күп ясалган картиналар Миревелт Олысына карый дип ялгыш саналган. Аның беренче хатыны авырып киткән һәм 1628 елда үлгән. 1629 елда ул Де Гекрунде Нетельдокта Гроте Маркт, 27-дә торган булган. Соңрак ул Ауде Делфт, 71-гә күчкән. Аның икенче никахы баласыз калган.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Михил Янс ван Миревелт бик күп санда портретлар ясаган, аларның күбесе мөгаен остаханәсе ярдәмчеләре эшенә күрә шактый механик итеп ясалган. Немец рәссамы һәм сәнгать тарихчысы Иоахим фон Зандрарт фаразынча рәссам ун мең картина иҗат иткән. Ягъни һәр атна аның остаханәсеннән өч яки дүрт картина чыккан. Арнольд Хоубракен, киресенчә, портретлар санын биш мең итеп фаразлаган. Соңрак авторлар рәссам мирасын берничә мең картина итеп фаразлаган. 629 портрет сакланып калган[30].
Рәссам шулай ук тарихи һәм мифологик сюжетларга картиналар ясаган. Аның живопись портретларының күбесе шул вакытның әйдәп баручы гравёрлары тарафыннан кабатланган булган.
Аның әсәрләре кызының ире Виллем Якобс Делфф репродукцион гравюраларына рәхмәтле киң мәгълүм булган. Якынча 1620 елга кадәр рәссам картиналарын «M. Mierevelt», аннан соң «M. Miereveld» дип имзалаган.
Күренекле живопись тарихы белгече А. Н. Бенуа үзенең мәшһүр
«Император Эрмитажы картина галереясе буенча юл күрсәткеч китабы»нда (1910) шулай дип язган:
Миревелт үзе белән типик һолланд портретистлары рәтен ача. Бу яңа формалашкан штатлары бәйсезлеге өчен сугышта һәм эшләрен идарә итүдә масса яңа шәхесләр алга чыккан вакыт булган. Шул ук вакытта әле шәһәр җәмгыять катламнарының феодаллар белән урта гасыр сугышы заманында ук туган бюргерларның корпоратив гоноры коточкыч үскән... Җиңүләре белән горурланып алар ниндидер үзләрен мәңгеләштерүгә дәрт белән нык бирелгән булган... Миревелт “азат ителгән һолландлыларның” беренче буынының баш портретисты булган ... Аның портретларында күрсәтмәле башлангыч юкка чыга. Бюргерлар, принцлар, гаскәриләр һәм дамалар аңа позалаган купшы бәйрәм костюмнарына карамастан аның әсәрләре – гадилек, аеклык үзе[31]
Санкт-Петербург Эрмитажы хезмәткәре Ю. И. Кузнецов язганча Миревелт гадәттә “тышкы охшашлыкны тапшырудан ераграк бармаган” һәм “берникадәр идеализация”гә бирешүчән булган [32]. Эрмитажда Михил Янс ван Миревелт эше өч портреты бар[33]. Миревелтның күп өйрәнчег е булган, алар арасында Антони Паламедес, Хендрик Корнелис ван Влит һәм Даниэль Мейтенс булган. Ян ван Равестейн Миревелтның тарафдары булган. Соңыннан живопись портреты сәнгате иң югары дәрәҗәгә Франс Халс һәм аның даирәсе рәссамнары тарафыннан күтәрелгән булган.
Миревелт портреты Антонис ван Дейк тарафыннан ясалган һәм Якоб Делфф тарафыннан гравирланган булган[34].
Михил Янс ван Миревелт портрет галереясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
Джордж Виллерс, Букингем герцогы. 1625—1626. Агач, май. Көньяк Австралия художество галереясе, Аделаида
-
Курфюрст Фридрих V Пфальцлы портреты. 1628 һәм 1632 арасында. Киндер тукыма, май. Шәхси туплама, Гаага
-
Дама портреты. Агач, май. 1631. Нәфис сәнгатьләр музее, Лион
-
Карада яшь хатын-кыз портреты. 1612. Киндер тукыма, май. Шәхси туплама
-
Франсуа ван Эрсен портреты. 1636. Агач, май. Рейксмюсеум, Амстердам
-
Амалия ван Солмс портреты. 1632 һәм 1641 арасында. Агач, май. Рейксмюсеум, Амстердам
-
Амброджо Спинола портреты. 1609. Киндер тукыма, май. Рейксмюсеум, Амстердам
-
Сэр Дадли Карлтон. 1628. Киндер тукыма, май. Ашмол музее, Оксфорд, Бөекбритания
-
Филипс Виллем, Оран принцы. 1608. Киндер тукыма, май. Рейксмюсеум, Амстердам
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 ECARTICO
- ↑ 2,0 2,1 Michiel van Mierevelt
- ↑ Artists of the World Online, Allgemeines Künstlerlexikon Online, AKL Online / Hrsg.: A. Beyer, B. Savoy — B: K. G. Saur Verlag, Verlag Walter de Gruyter, 2009. — ISSN 2750-6088 — doi:10.1515/AKL
- ↑ Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ KulturNav — 2015.
- ↑ Union List of Artist Names — 2018.
- ↑ 7,0 7,1 7,2 7,3 RKDartists
- ↑ 8,0 8,1 Sophia Hedwig — 1631.
- ↑ Philips Willem (1154-1618) — 1610.
- ↑ kmska.be — KMSKA.
- ↑ Hugo de Groot, olieverf op paneel, 1631
- ↑ Frederik Hendrik ( 1584-1647 )
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/van-mierevelt-michiel-jansz-1
- ↑ Portret "Prins Maurits" op hout door Michiel van Mierevelt, circa 1615
- ↑ Portret van Johanna Barbara de la Kethulle
- ↑ Maurits Prins van Oranje (1567-1625) — 1748.
- ↑ Portet van Maurits, prins van Oranje (1567-1625) — 1605.
- ↑ Portret van Filips Willem
- ↑ Portret van Willem van Oranje — 1600.
- ↑ Portret van Willem Lodewijk — 1600.
- ↑ https://www.lakenhal.nl/nl/collectie/5724-14
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/2014_GRO0019_657_III
- ↑ Portret van stadhouder Frederik Hendrik in medaillon op 48-jarige leeftijd
- ↑ Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
- ↑ Michiel Mierevelt biography in De groote schouburgh der Nederlantsche konstschilders en schilderessen (1718) by Arnold Houbraken, courtesy of the Digital library for Dutch literature [1] 2024 елның 8 февраль көнендә архивланган
- ↑ MARIEKE HENDRIKSEN (2013-11-24). Two anatomy exhibitions: models and lessons.
- ↑ Anatomy Lesson of Dr. Willem van der Meer.
- ↑ Emile Michel. Rembrandt, His Life, His Work and His Time. — W. Heinemann, 1895. — Т. 1. — С. 128.
- ↑ Claudio Pescio. Rembrandt. — 2008. — С. 35. — 64 с. — ISBN 9781934545027.
- ↑ Jansen A. De portretfabriek van Michiel van Mierevelt (1566—1641), 2011. — Р. 50
- ↑ А. Н. Бенуа. Путеводитель по Картинной галерее Императорского Эрмитажа (1910). — М.: Изобразительное искусство, 1997. — С. 142
- ↑ Кузнецов Ю. И. Голландская живопись XVII—XVIII веков в Эрмитаже. Очерк-путеводитель. — Л.: Искусство, 1984. — С. 19
- ↑ Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. — Каталог 2. — Л.: Искусство, 1981. — С. 148
- ↑ Mierevelt, Michiel Jansz van // Encyclopædia Britannica. Vol. 18 (11th ed.). — Cambridge University Press. — Рp. 424—425 [2] 2024 елның 8 февраль көнендә архивланган
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Joseph Eduard Wessely: Mierevelt, Michiel Jansz. In: Allgemeine Deutsche Biographie (ADB). Band 21, Duncker & Humblot, Leipzig 1885