Эчтәлеккә күчү

Михраб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михраб latin yazuında])
Михраб
гарәп. محراب
Сурәт
 Михраб Викиҗыентыкта

Михраб (гарәп. مِحْراب — «доганың юнәлеше») ― мәчетләрнең мулла намаз укыр өчен аерым, уемлы итеп эшләнгән урыны, түре (күчермә мәгънәдә «Изге урын, трибуна»)[1] [2]. Мәчет диварындагы Мәккәгә (кыйблага)[3] юнәлеш күрсәтүче куыш (ниша[d])[4].

Гадәттә, ảрка формасында була, бизәкләр, сырлар белән бизәлә. Коръәндә искә алына (3:37)[5]. Михрабның өске өлешендә Коръән аятьләре урнаштыралар.

Мөхәммәд пәйгамбәр заманында мәчетләрдә хәзерге аңлавында михраб булмаган, Кыйбланы күрсәтү өчен аерым билгеләр белән ташлар (яки башка тамгалар) куела торган булган[6].

Михрабны төзү традициясен беренче булып кем керткәнлеге турында фикер каршылыклары бар. Тик шунысы гына билгеле: 709 елда, хәлифә Әл-Вәлид ибн Габделмәлик[d] (668—715) идарә иткән чорда, Пәйгамбәр мәчетен реконструкцияләгәндә, михраб төзелгән[7].

Михраб еш кына мәчетнең түрендә, кыйблага караган дивары уртасында урнашкан була[8]. Тавыш акустикасы тигез таралсын өчен уйланылган. Намаз башында торучы һәм аңа җитәкчелек итүче имам михрабка йөзе белән карап гыйбадәт кылсын өчен билгеләнгән, чөнки намаз вакытында имам барлык башка гыйбадәт кылучылардан алда булырга тиеш.

Михрабны кайвакыт христиан храмы апсидасы белән чагыштыралар, ләкин аның мәзбәх (алтарь[d]) белән бернинди уртаклыгы юк.

Михраблар Гарәп архитектурасында VII гасыр ахырында барлыкка килгән, VIII гасырда киң тарала башлаган. Иң борынгы үрнәге — ясалма уксыман ảрка рәвешендә ― Иерусалимдагы Храм тавындагы[d] Куббат әс-Сахрада сакланган (691)[9]. Тора-бара михрабларны як-ягына колонналар, кәрәзле гөмбәзле (сталактит, мукарнас[d]), дагасыман ảркалар белән бизи башлаганнар, бизәкле архивольтлар[d], кафель белән тышлаганнар, смальта[d] һәм асылташлар белән инкрустацияләгәннәр. Михраб эченә утлы лампа элгәннәр, ул яктылыкны символлаштырган: «Аллаһ ― җир вә күкләрнең яктысы. Диндар кешенең күңелендә аның яктысы шәм урнашкан куышка охшаган» (Коръән, 24:35)[10].

Әдәбиятта куллану

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Габдулла Тукай
  • «Иптәшең шагыйрь генә бассын аяк михрабыңа» (Г. Тукай. ...гә (Ядкяр)) [11]
  1. Михраб. Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
  2. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — Б.263
  3. Кибла / Энциклопедия Корана. Академия Корана
  4. «Михраб» атамасы «хәраб» («көрәш») сүзеннән килеп чыккан һәм дин тотучының һәм гыйбадәт кылучының эчке дошманы буларак шайтанга каршы рухи көрәшен символлаштыра дигән версия бар
  5. Михраб в мечети. medinaschool.org
  6. Михраб // Исламский энциклопедический словарь. — 2007. Источник.
  7. Мечеть / Энциклопедия Корана. Академия Корана
  8. Мәчет / Ислам (белешмә-сүзлек, төзүче Заһид Шәфигый). К.: ТКН, 1993. – Б.104. ISBN 5-298-00949-2
  9. Власов В. Г. Михраб // Власов В. Г. Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства: в 10 томах. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. V, 2006. — С. 546.
  10. Коръән, 24:35)
  11. Г. Тукай. ...гә (Ядкяр)