Мишель Барнье
Мишель Барнье | |
---|---|
Франция премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2024 елның 5 сентябре | |
Президент | Эммануэль Макрон |
Аңа кадәр | Габриэль Атталь |
Франция тышкы эшләр министры | |
Вазыйфада 2004–2005 | |
Президент | Жак Ширак |
Аңа кадәр | Доминик де Вильпен |
Дәвамчысы | Филипп Дуст-Блази |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 5 гыйнвар 1951 (73 яшь) Франция, Ла-Тронш |
Сәяси фирка | Халык хәрәкәте өчен берлек Республикага ярдәмгә берләшү «Республиканнар»[d] |
Җефет | Изабель Альтмайер[d][1] |
Әни | Дениз Барнье[d] |
Әти | Жан Барнье[d] |
Белем | Югары коммерция мәктәбе[d] |
Мишель Барнье (фр. Michel Barnier; 1951 елның 5 гыйнвары, Франция, Ла-Тронш) ― францияле консерватив сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, 2024 елның 5 сентябреннән Франция премьер-министры. Голлист.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1951 елның 9 гыйнварында Изер департаменты Ла-Тронш коммунасында туган, гаиләдә өч улның берсе. 1972 елда Парижда Югары коммерция мәктәбен[d] тәмамлаган[2].
Сәяси карьерасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1973 елда Савойя департаменты Советының иң яшь депутаты була һәм бу мандатны 1999 елга кадәр саклый (1982 елдан 1999 елга кадәр Совет рәисе була)[3].
1978 елда Милли җыелышка[d] сайлана һәм 1993 елга кадәр сайланып килә.
Барнье 1992 елда Альбервильдә кышкы Олимпия уеннарын оештыручыларның берсе була.
1993―1995 елларда Эдуар Балладюр кабинетында әйләнә-тирә мохитне саклау министры һәм 1995―1997 елларда Ален Жюппе кабинетында Европа эшләре буенча дәүләт сәркатибе була. 1999 елдан алып 2004 елның 31 мартына кадәр ул Жан-Пьер Раффарен хөкүмәтендә Франция Тышкы эшләр министры урынын алган вакытта Романо Проди җитәкләгән Европа комиссиясенең төбәк сәясәте буенча Европа комиссары була[4]. Ул министр урынын 2005 елның 2 июненә кадәр, Доминик де Вильпенның яңа хөкүмәте формалашканнан соң аның урынына министр вазифасына Филипп Дуст-Блази килгәнче биләгән.
2006 елның мартында ул өч елга Европа Халык фиркасе (EPP) вице-председателе итеп сайлана. Парламент сайлауларыннан соң Ален Жюппеның отставкага китүе белән бәйле Франция хөкүмәтен үзгәрткәндә 2007 елның 19 июнендә Барнье авыл хуҗалыгы министры булачак, дип игълан ителә. 2009 елның 23 июнендә, Европарламентка сайлануы сәбәпле, Франциянең авыл хуҗалыгы министры вазыйфасыннан китә.
2010 елның 9 февралендә эчке базар буенча еврокомиссар итеп расланган.
2016 елдан алып 2021 елга кадәр чорда Барнье Бөекбританиянең Европа Берлегеннән чыгу мәсьәләсе буенча төп сөйләшүче булган[5].
2022 елның 2 декабрендә 2022 елгы президент сайлауларында «Республиканнар» фиркасеннән кандидат итеп күрсәтелү өчен көрәшне оттырган, 23,93% тавыш җыйган һәм Эрик Сьоттидан (25,59 %) һәм Валери Пекресстан (25%) соң өченче урында калган[6]..
Франция премьер-министры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2024 елның 5 сентябрендә 73 яшендә Франция премьер-министры итеп билгеләнә[7]. Барнье Бишенче республика чорында Франциянең иң өлкән премьер-министры (элек хөкүмәт башында 70 яшьтән өлкәнрәк беркем дә булмаган), Барнье алдагы премьер-министр Габриэль Аттальдән 38 яшькә өлкәнрәк. Барнье 2012 елдан башлап Франция хөкүмәте башында «Республиканнар»[d] фиркасе вәкиле булган (ул вакытта хөкүмәтне «Республиканнар»га кадәр булган Халык хәрәкәте өчен берлектән Франсуа Фийон җитәкләгән).
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2008 елда Украина Оборона министрлыгы бүләгенә ― күкрәккә тагыла торган «Почет билгесе»нә лаек булган[8].
Барнье ― Шәрәфле легион ордены[d] офицеры.
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән. Өч баласы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Média P. Isabelle Altmayer-Barnier
- ↑ Michel Barnier. Gala. 2024-09-06 тикшерелгән.
- ↑ Jean-François Casanova (2024-09-06). Les proches de Michel Barnier témoignent : « Il a toujours été tenté par Matignon ». Le Progrès. 2024-09-06 тикшерелгән.
- ↑ Jean Quatremer (2013-12-01). Michel Barnier, le chou de Bruxelles. Liberation. әлеге чыганактан 2019-07-12 архивланды. 2019-07-12 тикшерелгән.
- ↑ Dalal Mawad, Stephanie Halasz, Sophie Tanno and Emmanuel Miculita (2024-09-05). Michel Barnier named as new French prime minister. CNN. 2024-09-05 тикшерелгән.
- ↑ Le Figaro (2022-04-11). Présidentielle 2022 : la biographie de Michel Barnier. Le Figaro. 2024-09-06 тикшерелгән.
- ↑ Владимир Воропаев (2024-09-05). Во Франции назначили нового премьер-министра. Газета.ru. 2024-09-05 тикшерелгән.
- ↑ «ІнтерАГРО 2009» — ЕФЕКТИВНИЙ КРОК ДО УСПІХУ! 2015 елның 17 апрель көнендә архивланган..
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- BARNIER Michel. Sénat. 2024-09-06 тикшерелгән.
- M. Michel Barnier. Assemblée nationale. 2024-09-06 тикшерелгән.
Дебре (1959—1962) • Помпиду (1962—1968) • Кув де Мюрвиль (1968—1969) • Шабан-Дельмас (1969—1972) • Мессмер (1972—1974) • Ширак (1974—1976) • Барр (1976—1981) • Моруа (1981—1984) • Фабиус (1984—1986) • Ширак (1986—1988) • Рокар (1988—1991) • Крессон (1991—1992) • Береговуа (1992—1993) • Балладюр (1993—1995) • Жюппе (1995—1997) • Жоспен (1997—2002) • Раффарен (2002—2005) • Вильпен (2005—2007) • Фийон (2007—2012) • Эро (2012—2014) • Вальс (2014—2016) • Казнёв (2016—2017) • Филипп (2017—2020) • Кастекс (2020—2022) • Борн (2022—2024) • Атталь (2024) • Барнье (2024 — х. в.) |
- 5 гыйнвар көнне туганнар
- 1951 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Франциядә туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- Франция премьер-министрлары
- Франция сәясәтчеләре
- Гамәлдәге дәүләт башлыклары
- Республикачылар фиркасе (Франция) әгъзалары
- Франция тышкы эшләр министрлары
- Почетлы легион ордены офицерлары
- Югары коммерция мәктәбен тәмамлаучылар