Мишкә районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мишкә районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мишкә районы
Мишкә
Мишкә районы
Герб
Coat of Arms of Mishkino rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Mishkino rayon (Bashkortostan).png

Башкортстан

Административ үзәк

Мишкә авылы

Нигезләү датасы

1930 ел

Глава

Виталий Андреев

Халык саны (2010)

26 253[1] кеше

Мәйдан

1 689 км²

Мишкә районы харитада

Сәгать поясы

MSK+2

http://www.mishkan.ru/

Мишкә районы (чирм. Мишкан кундем) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Мишкә авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән, Бөре кантонын үзгәртү юлы белән барлыкка килгән.

Географик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мишкә районы Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Борай, Балтач, Караидел, Бөре, Благовещен районнары белән чиктәш. Район аша Бөре елгасы агып ята. Район җиренең 33%ын урманнар алып тора.

Як район
Төньяк-көнбатыш Борай районы
Төньяк Балтач районы (Башкортстан)
Төньяк-көнчыгыш Караидел районы
Көньяк-көнчыгыш Благовещен районы
Көньяк-көнбатыш Бөре районы

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мишкә районына чирмешләр 1651 елда килеп урнаша башлаганнар. Әүвәл Изимари авылына нигез салалар, соңрак Бөребаш, Рәфәнде авыллары барлыкка килә.

Татар авыллары Яңакуыш 1688 елны, Өрьяды авылы 1650 елны барлыкка киләләр Урыслар районга 1779 елда килеп урнашканнар, дип әйтелә тарихи язмаларда. Әүвәл Новотройск, Старонакаряково, Малонакаряково авыллары барлыкка килгән.[2]

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район халкының күпчелеген көнчыгыш чирмешләры тәшкил итә. Чирмешләр биредә яшәүче халыкның 70 процент чамасын тєшкил итє. Сосновка, Кәмәй, Мишкә, Иске Арзамат, Олы Сухояз, Чурай, Байморза, Тынбай — райондагы иң зур мари авыллары. Халык саны буенча, татарлар (мишәрләр) районда икенче урында – 4200дән артык кеше исәпләнә. Алар күпләп Мишкә, Татарбай, Өръяды, Бабай, Субай, Янакыш, Иштыбай авылларында яшиләр. Шул ук вакытта Олы Шады, Кыйгазытамак һ.б. татар авыллары рәсми рәвештә башкортныкы булып санала. Кыйгазытамак – Шәехзадә Бабич нәселе чыккан авыл буларак билгеле.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[3]1959[4]1970[5]1979[6]1989[7]2002[8]2010[9]2017[10]
48 83838 12037 37532 67428 50027 09925 31823 419

Район халкының милли составы

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002 Җанисәп 2010[11]
чирмешләр 19 137 / 70,62 % 18 038 / 71,2 %
татарлар 8 404 / 22,5 % 5 298 / 18,5 % 4 291 / 15,83 % 4 027 / 16,0 %
урыслар 1 754 / 6,47 % 1 788 / 7,1 %
башкортлар 1 779 / 6,56 % 1 995 / 5,3 % 1 523 / 5,3 % 1 230 / 4,9 %

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гази Заһитов исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү йорт-музее Яңакышта 2007 елда ачылган иде. Аның директоры Галимҗан Бикбулатов, каһарман якташларының истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән, Яңагош авылында һәм район үзәге Мишкәдә урамнарга Гази Заһитов исеме бирелүен әйтте. Район үзәгендә Гази Заһитовның барельеф-портреты куелды.[12]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010-11 уку елында район мәктәпләрендә 3564 бала укып йөргән. Шуларның 70,5% — чирмешләр, 13,4% — татарлар, 4,3% — башкортлар. Башкорт телендә 82 укучы белем алган (колачлау күләме – 51,27%). 7 мәктәптә 46 бала башкорт телен туган теле буларак укый. 7 мәктәптә 255 бала татар телендә белем алган (колачлау күләме 52%). Тагын 7 мәктәптә 170 бала татар телен туган тел буларак укыган. 36 мәктәптә 1706 бала мари телендә укыган (66%). Тагын 13 мәктәптә 708 укучы мари телен өйрәнгән. Чурай авылы мәктәбе мари гимназиясе статусын йөртә.

Бик кызыклы факт: районда 30 мари телен укытучы, 9 татар теле укытучысы һәм 35 башкорт теле укытучысы эшли.[13]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район гәзите марича һәм урысча чыгарыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]