Мишәл Гаун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мишәл Гаун latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мишәл Гаун
Michel Aoun (cropped).jpg
Ливан президенты
Вазыйфага керешкән
2016 елның 31 октябре
Аңа кадәр Сәләм Тәммам, в.б.
Туган 18 февраль 1935(1935-02-18) (84 яшь)
Харәт-Херәек[d], Лөбнан яки Бәйрут, Лөбнан
Сугышлар/бәрелешләр Лөбнан ватандашлар сугышы[d]

Мишәл Гаун, Мишәл Нәгыйм Гаун, (гарәп. ميشال نعيم عون‎ (1935 елның 18 феврале, Бәйрут) — Flag of Lebanon.svg Ливанның 2016 елның 31 октябрендә сайланган президенты. Ливан кораллы көчләре генералы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 18 февралендә Бөек Ливанның Бәйрут шәһәрендә католик-маронетларның дини гаиләсендә туган. Хәрби укуханә (1958), Шалон-сюр-Марн хәрби мәктәбен (1959, Франция) тәмамлаган. АКШның Оклаһома штатындагы Форт-Сил артиллерия мәктәбендә (1966), Франция югары хәрби мәктәбендә (1976-1980) укыган. Инглиз, француз, итальян, испан телләрен камил белә.

Хәрби карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ливан армиясендә артиллерия офицеры булып хезмәт итә. 1970 еллар уртасында башланып киткән Лөбнан ватандашлар сугышында үзәк хакимият яклы була.

  • 1980 ел башында Көнчыгыш һәм Көнбатыш Бәйрутны аеручы «Яшел сызык»та урнашкан Саклану бригадасына җитәкчелек итә. Сүрия кораллы көчләре белән бәрелешләрдә катнаша.
  • 1982 елда Исраил һөҗүме вакытында Ливан президенты сараен саклый.
  • 1982 елда төрле диндәге гаскәриләрдән тупланган 8нче бригада командиры, Ливан хөкүмәтенә һәм Ливан гаскәренә каршы булган друз фиркасе хәрби төркемнәренә каршы көрәш алып бара.
  • 1984 елдан Ливан гаскәре сәргаскәре.

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елның 22 сентябреннән Ливан премьер-министры һәм чираттагы президент сайлауларына кадәр президент в.б. Ливаннан Сүрия кораллы көчләрен чыгару тарафдары була.

Мөһаҗирлектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөһаҗирлектә күпчелек Марсель шәһәрендә яши, Сүриягә каршы «Ирекле ватандарлык хәрәкәте» оештыра. 2005 елгы Кедр инкыйлабыннан соң, Сүрия гаскәре Ливаннан чыккач, илгә кайту мөмкинлеге ала.

Ливанга кайту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елның июнендә Ливан парламентына сайлауларда ул җитәкләгән «Реформалар һәм алгарыш» фиркасе 128 урынның 21ен алуга ирешә, ләкин коалициягә керми, оппозициядә кала.

Президент сайлаулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 31 октябрендә, 2,5 ел барган президент сайлаулары нәтиҗәсендә, Ливан президенты итеп сайлана.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]