Миңлегәрәй I

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңлегәрәй I latin yazuında])
(Миңле I Гәрәй битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Миңлегәрәй I
Mengli bayezid.jpg
Кырым ханы
Аңа кадәр Нурдәүләт
Дәвамчысы Нурдәүләт
Кырым ханы
Вазыйфада
1469 – 1475
Аңа кадәр Нурдәүләт
Дәвамчысы Нурдәүләт
Кырым ханы
Вазыйфада
1478 – 1515
Аңа кадәр Нурдәүләт
Дәвамчысы Мәхмәд I Гәрәй
Сарай ханы
Аңа кадәр Мортаза-хан
Дәвамчысы Ибак
Туган 1445(1445)
Кырым
Үлгән 17 апрель 1515(1515-04-17)
Бакчасарай
Әти Хаҗи I Гәрәй

Миңлегәрәй I (кырымтат. I Meñli Geray, I Менъли Герай, ١ منكلى كراى‎; 14451515) — Кырым ханы (1467, 14691475, 14781515). Гәрәйләр нәселеннән. Кырым ханлыгы нигезлүчесе Хаҗигәрәйнең кече улы. Җирле халкының ярдәменә һәм Кәфәдәге генуя колонистларына таянып, Хаҗигәрәйнең олы улы Нурдәүләтне тәхеттән бәреп төшергән. Хаҗигәрәй дәверендә Кырым ханлыгы Алтын Урда составыннан тәмам чыккан (1441), Миңлегәрәй дәверендә исә ул Төркиядән вассаллык бәйлелеккә эләгә (1475 елдан). Миңлегәрәй Олы Урда ханы Әхмәд һәм аның уллары белән озак вакыт сугыш алып барган, ә 1502 елда ул аны тәмам җимерә. Миңлегәрәй Польшага каршы сугышкан һәм Төркияненң Молдавиягә каршы сугышында катншкан. Хакимлекнең азагында Русиягә берничә мәртәбә яу чапкан.