Миңневасыйк Абдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңневасыйк Абдуллин latin yazuında])
(Миңневасик Абдуллин битеннән юнәлтелде)
Миңневасыйк Абдуллин
Туган телдә исем Миңневасыйк[1] Гатаулла улы Абдуллин
Туган 14 февраль 1946(1946-02-14) (78 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Рәтамак
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (йөгерү), тренер, педагог
Бүләк һәм премияләре СССР спорт мастеры (1977)
Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре (1999)
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]
Сайт Миннивасик Абдуллин. OK.RU

Миңневасыйк Абдуллин, Миңневасик Гатаулла улы Абдуллин (1946 елның 14 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Рәтамак) – ветеран спортчы (йөгерү), педагогика фәннәре кандидаты, доцент, СССР спорт мастеры (1977), Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре (1999), җиңел атлетика буенча ике тапкыр СССР, алты тапкыр Россия чемпионы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 14 февралендә Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туган. 1977 елда Ленин һәм Кызыл Байрак орденлы П. Ф. Лесгафт исемендәге дәүләт физик культура институтын тәмамлаган.

1991 елдан – М. Акмулла исемендәге БДПУда укыту эшендә, доцент, 2001 елдан — физик культура кафедрасы мөдире, БДПУ Гыйльми советы әгъзасы, җиңел атлетика буенча Башкортстан Республикасы җыелма командасы консультанты.

Хәзерге вакытта Кырмыскалы районында яши[2].

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миңневасик Абдуллин. Яшь вакыты

Һөнәри спорт белән 1970-еллардан Уфада Гастелло исемендәге спорт клубында шөгыльләнә башлаган. 1970 елда спорт мастерлыгына кандидат, бер елдан — спорт мастеры нормасын үти (исем 1977 елда бирелә).

Тбилисидә «Правда» газетасы призына ел саен үткәрелә торган массакүләм җиңел атлетика кроссында Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе хезмәткәре буларак чыгыш ясап, җиңү яулаган[3].

1974-1977 елларда җиңел атлетика буенча СССР җыелма командасы әгъзасы.

Йөгерүче үзенең спорт карьерасында экватор озынлыгыннан 1,5 тапкыр озынрак дистанцияне узган.

Башкорт АССРның дүрт рекордын куйган: 1000, 1500, 3000 һәм 5000 метрга йөгерүдә җиңүче. 3 километрлы дистанциядәге рекордны – 7 минут 51,2 секунд – 49 ел беркем дә җиңә алмый.

«Гастелло» спорт клубында тренер булганда, биш спорт мастеры һәм сигез спорт мастерлыгына кандидат тәрбияләгән. Башкорт дәүләт педагогика институтында 12 ел эшләү дәверендә йөзләгән квалификацияле физкультура укытучысы әзерләгән [4].

Һәр ел саен Ярмәкәйдә районда бик популяр булган чара – «Сәламәтлек йөгереше» (Забег здоровья) үткәрә [5][6]

Библиография, фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Физик тәрбия проблемалары буенча 60 тан артык фәнни хезмәт авторы.

  • Бег — моя жизнь / М. Г. Абдуллин; [Лит. запись В. Н. Голова], 115,[2] с. портр. 17 см, Уфа: Башк. кн. изд-во 1988[7]
  • Комплексная программа по профилактике здоровья детей дошкольного и школьного возраста : Метод. пособие / Л. М. Аллакаева, М. Г. Абдуллин ; Башк. институт развития образования, 33 с. ил. 21 см, [2-е изд., стер.] Уфа. Изд-во БИРО 1998

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1975 ел – БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы
  • 1977 ел — «Хезмәт казанышлары өчен» медале
  • 1999 ел — «БР атаклы спортчысы» билгесе
  • 1977 ел – СССР спорт мастеры
  • 1999 ел – БР атказанган физик культура хезмәткәре
  • 2022 ел – Ярмәкәй районының мактаулы гражданы[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сахайлылар скандинавча атлый.
  2. «Забег здоровья».(үле сылтама) Ермекеевская централизованная библиотечная система
  3. Марсель Гафуров. Мы застряли в Тбилиси. // Из журналистской жизни. Бельские просторы, № 4, 2004
  4. Сегодня в моей постоянной рубрике #ЖЗЛ_Башкортостан – знаменитый легкоатлет Миннивасик Гатауллович Абдуллин. Одноклассники
  5. Легкоатлетический кросс на призы Миннивасика. Администрация Ермекеевского района
  6. «Забег здоровья».(үле сылтама) Ермекеевская централизованная библиотечная система
  7. Абдуллин, Миннивасик Гатауллович - Бег - моя жизнь
  8. Татьяна Сергеева. Присвоено почетное звание. Ермекеевские новости, 10.06.2022(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]