Миңнулла Гыйззәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Миңнуллла Гыйззәтуллин
Гизатуллин М.С.jpg
Туу датасы 10 ноябрь 1925(1925-11-10)
Туу урыны ТАССР Лаеш кантоны, Күки авылы
Үлем датасы 26 сентябрь 1993(1993-09-26) (67 яшь)
Үлем урыны Казан
Иялек РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Гаскәр төре Пехота пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, рядовой
Бүләкләр һәм премияләр

Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыКызыл Йолдыз ордены

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1947

Миңнулла Гыйззәтуллин, Миңнулла Сөнгать улы Гыйззәтуллин, рус. Гизатулин Минулла Сунгатович (1925 елның 10 ноябре, ТАССР, Лаеш кантоны, Күки1993 елның 26 сентябре, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (23.09.1944), танк бригадасы автоматчысы, гвардия рядовое.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М.С. Гыйззәтуллин

1925 елның 10 ноябрендә ТАССР Лаеш кантоны (хәзерге Балык Бистәсе районы) Күки авылында крәстиян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә алты сыйныф тәмамлаган. Күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1943 елның апреленнән Кызыл гаскәрдә. Әтисе Сөнгатулла Бөек Ватан сугышында һәлак булган[1].

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 1нче Украина, 1нче һәм 2нче Беларус фронтлары составында Беларусны, уң ярдагы Украинаны, Польшаны азат итү, Берлинны яулау сугышларында катнаша. Башта гвардия механикалаштырылган бригада, 2нче мотоукчы батальонда разведчик булып хезмәт итә. Соңрак сугышны 1нче Украина фронты 1нче гвардия танк армиясе 8нче гвардия механикалаштырылган корпусы 20нче гвардия механикалаштырылган бригадасында автоматчы буларак дәвам итә.

1944 елның 30 июлендә Польшада Баранув-Сандомерски шәһәре янында Висла елгасын кичеп, Сандомир плацдармын яулаганда каһарманлык күрсәтә. Көчле ут астында елганы кичеп, дошман траншеяларына граната ыргытып, автоматтан атып, сугышчан иптәшләренең елга аша кичеп чыгуын тәэмин иткән[2].

1944 елның 23 сентябрендә Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елда хәрби хезмәттән азат ителә. Казанда яши. Тимер-бетон төзелмәләр заводында электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли.
1993 елның 26 сентябрендә вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каһарманнар Аллеясы. Балык Бистәсе
  • 1997 елда Балык Бистәсендә Советлар Берлеге Каһарманнары аллеясында бюсты куелган. Авторы — М.М. Ахунов.
  • Күки авылында сугышта катнашучыларга багышлап һәйкәл ачылган.
  • Күки төп гомуми белем бирү мәктәбенең балалар оешмасы (пионер дружинасы) каһарман исемен йөртә[3].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963.
  2. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]