Миңсылу Усманова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңсылу Усманова latin yazuında])
Миңсылу Усманова
Туган 1 май 1950(1950-05-01) (73 яшь)
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: Функциональная грамматика[d]
Эш урыны: Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

 Миңсылу Усманова Викиҗыентыкта

Усманова Миңсылу Гобәй кызы (1 май 1950 ел) — башкорт теле белгече, педагог-методист, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (2003), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2017) һәм мәгариф отличнигы (2000), Россия Федерациясенең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2010).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миңсылу Гобәй кызы Усманова 1950 елның 1 маенда Башкорт АССРның Баймак районы Ишмөхәмәт (Карамалы) авылында туган

1972 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм СССР Фәннәр Академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли башлый.

1990 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

1991 елдан — Башкорт дәүләт университетында укыта. 2002 елда докторлык диссертациясе яклый. 2008 елдан — М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында белем бирә, башкорт теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры. Башкорт филологиясе факультетында — «Туган якны өйрәнәбез» һәм «Авылымның сөйләше» исемле проектларын тормышка ашыра.

Фәнни тикшеренүләре диалектологиягә, функциональ грамматикага, башкорт теле ономастикасына, топонимикага, башкорт телен рус телле һәм милли мәктәпләрдә укыту методикасына багышланган. Якынча 360 фәнни һәм укыту-методик хезмәтләр, шулай ук мәктәп сүзлекләре һәм электрон дәреслекләр авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2002).
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2010).
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2017).

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Усманова М. Г. Топонимия бассейна реки Сакмары : автореферат дис. ... кандидата филологических наук : 10.02.02 / Башк. гос. ун-т им. 40-летия Октября. — Уфа, 1990. — 23 с.
  • Усманова М. Г. Имя отчей земли: Историко-лингвистическое исследование топонимии бассейна реки Сакмар. — Уфа: Китап, 1994. — 272 с. — ISBN 5-295-01337-5.
  • Усманова М. Г. Функционально-семантическая классификация глаголов башкирского языка. — Уфа, 2002.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Усманова Миңһылыу Ғөбәйт ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 16 февраль 2019)
  • Усманова Минсылу Губайтовна // Баймакская энциклопедия / Научно-ред. коллегия: И. Х. Ситдиков (председ.), К. И. Аглиуллина, А. З. Асфандияров и др. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2013. — С. 547. — 640 с. — 3100 экз. — ISBN 978-5-88185-084-5. (в пер.)
  • Баймакский Хәбәрче — Наши земляки 2017 елның 9 гыйнвар көнендә архивланган.
  • День автограф с авторами учебников