Мовсур Ибраһимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мовсур Ибраһимов latin yazuında])
Мовсур Ибраһимов
Туган 5 февраль 1958(1958-02-05) (66 яшь)
Марзой-Мохк[d], Гунинское сельское поселение[d], Ведено районы[d], Чечен-Ингуш АССР[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Чечен дәүләт университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Чечен дәүләт педагогика институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: член-корреспондент[d]


Мовсур Муслиевич Ибраһимов (1958 елның 5 феврале, Марзой-Мохк, Ведено районы, Чечен-Ингуш АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия галиме, тарих фәннәре докторы, Чечен Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Чечен Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

4 сыйныфка кадәр туган авылы Марзой-Мохкта укый. Ведено авылындагы 8 нче номерлы мәктәп-интернатта 8 сыйныф тәмамлый. Шул ук авылда 2 нче урта мәктәпне тәмамлый. Аннан армиядә хезмәт итә. 1979 елдан 1984 елга кадәр Чечен-Ингуш дәүләт университетының филология бүлегендә белем ала[1]. Уку елларында факультетның комсомол оешмасы секретаре булып эшли.

Университетны тәмамлаганнан соң, Чечен-Ингуш дәүләт педагогика институтында укытучы булып эшли. Бер үк вакытта институтның комсомол комитеты секретаре вазыйфаларын да башкара. Педагогика университетында эзлекле рәвештә Чечен-Ингуш дәүләт педагогия институтының ассистенты, өлкән укытучы, аннары тарих кафедрасы доценты вазыйфаларын башкара. 1986 елда аспирантурага укырга керә. 1989 елда Ленинград дәүләт университетында кандидатлык диссертациясен яклый.

1995—1999 елларда Чечен-Ингуш дәүләт педагогия институтының тарих кафедрасы мөдире була. 1999 елда Мәскәү дәүләт педагогика университетында «Бөек Ватан сугышы елларында хакимият һәм җәмгыять (Төньяк Кавказның милли республикалары мисалында)» темасына докторлык диссертациясе яклый. 2000 елда аңа профессор исеме бирелә.

Төрле югары уку йортлары, вузара һәм халыкара конференцияләрдә катнаша. Кайбер китаплар һәм монографияләр авторы. Чечня тарихы буенча ике томлык басмасы җитәкчесе. 2004 елның 20 маеннан алып 2007 елның 9 ноябренә кадәр Чечен Республикасының милли сәясәт, матбугат һәм мәгълүмат министры була[2]. Чечен дәүләт университетының Россия тарихы кафедрасы мөдире, Х.И. Ибраһимов исемендәге Россия Фәннәр академиясе Комплекслы фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре, Чечен дәүләт педагогика институтының Ватан тарихы кафедрасы профессоры, Кунта-Хаҗи Кишиева исемендәге Ислам дәүләт университеты профессоры.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1986)[1];
  • Михаил Лермонтов медале;
  • «Бөек Пётрның мактаулы билгесе»;
  • Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре;
  • Чечен Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2005).

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Ибрагимов Мовсур Муслиевич - Чеченский Государственный Университет. www.chesu.ru. әлеге чыганактан 2018-01-27 архивланды. 2018-05-14 тикшерелгән.
  2. Министр печати Чеченской Республики Мовсур Ибрагимов (рус.). 14 май 2018 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]