Модест Киттары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Модест Киттары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Модест Киттары
Киттары Модест Яковлевич.jpg
Туган телдә исем Модест Яков улы Киттары
Туган 22 ноябрь 1825(1825-11-22)
Россия империясе, Пермь
Үлгән 28 март 1880(1880-03-28) (54 яшь)
Питырбур
Милләт поляк
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Альма-матер Пирем ирләр гимназиясе[d] һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре химик-технолог
Эш бирүче Казан импиратыр университеты[d] һәм Мәскәү импиратыр университеты[d]
Җефет Поликсения Кондырева
Ата-ана
  • Яков Киттары, поляк дворяны (әти)
Бүләк һәм мөкәфәтләре
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
I дәрәҗә Изге Станислав ордены
I дәрәҗә Изге Станислав ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены

Commons-logo.svg Модест Киттары Викиҗыентыкта

Модест Киттары, Модест Яков улы Киттары (рус. Модест Яковлевич Киттары, 1825 елның 22 ноябре (4 декабре), Пирем1880 елның 28 марты (9 апреле), Питырбур) — химик-технолог, фән докторы (1847), Казан университетының химия фәннәре укытучысы һәм профессоры (1850), Казанда шәм-стеарин җитештерү, сабын кайнату сәнагатьләренә нигез салучы - проектын төзүче (1854). Мәскәү университетының атказанган профессоры (1859).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1825 елның 22 ноябрендә (4 декабрендә) Пирем шәһәрендә, сөргенгә сөрелгән поляк асылзаты Яков Франц улы Киттары (Kittary) гаиләсендә туган. Әтисе башта Көнгер[1], аннары Пирем губернасы җир үлчәүчесе булып эшләгән.

Казан чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан чоры фотосурәте

Модест Пиремдә гимназия тәмамлагач, Казан император университетына укырга керә, анда химия фәнен кызыксынып өйрәнә (укытучысы-остазы профессор Николай Зинин (1812-1880)). 1844 елда университетны табигать фәннәре разряды буенча тәмамлый. 1844-1848 елларда университетның химия һәм технология лабораториясендә лаборант булып хезмәт итә. 1845 елда зоология буенча (мәрсиннәр турында) диссертация яклап, магистрлык дәрәҗәсе ала. 1848 елда, үрмәкүчсыманнар буенча диссертация яклап, табигать фәннәре докторы дәрәҗәсе ала. 1847 елда Питырбурга укытырга киткән Н.Н. Зинин урынына, Казан император университетында химия фәннәреннән укытучы итеп билгеләнә, 1850 елдан экстраординар, 1853 елдан ординар профессор. 1851 елда Лондонда узган Бөтендөнья күргәзмәсендә (en) эксперт (бәяләүче) буларак катнаша. Анда алган тәҗрибәсе 1852 елда Казанда узган Бөтендөнья авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен һәм 1854 елда Вяткада узган округ күргәзмәсен оештыруда файдаланыла.

Казан икътисадый җәмгыяте эшчәнлеген җанландырып җибәрә, җәмгыятнең журналын («Записки Императорского Казанского экономического общества») нигезли, 1854-1857 елларда басманың мөхәррире дә булып тора. Әлеге басмада шәм, сабын кайнату, күн сәнәгате буенча 150 дән артык мәкаләсен бастыра[2]. 1854 елда Казанда шәм-стеарин заводы проектын төзи. 1855 елда Мәскәү астында киҗе-мамык фабрикасы хуҗалары булган бертуган Александр, Василий һәм Константин Крестовниковлар туплаган капиталларын (20 мең сум ) яңа җитештерү оешмасына салалар, М.Я. Киттары төзегән проекттан файдаланып, Казанның Пләтән бистәсе Екатерина урамында (хәзерге Тукай урамы) стеарин-шәм заводы (хәзерге Нәфис холдингы (ru)) бинасы коралар. 1857 елда заводта 200 эшче 300 мең сумлык тауар җитештерсә, 1880 елда инде заводның 1 500 эшчесе 4 395 000 сумлык тауар җитештерә.

Казан император университеты профессоры кызы Поликсения Кондыревага өйләнә.

Мәскәү чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1857 елда Мәскәү сәүдәгәрләре-фабрикантлары чакыруы буенча Казаннан Мәскәүгә китә, Мәскәү университетында әлеге сәүдәгәрләр акчасына ачылган технология, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы һәм архитектура кафедрасын (ординар профессор вазифасында) җитәкләргә ризалык бирә. Бер үк вакытта Мәскәү коммерция укуханәсендә (хәзерге Н.Э. Бауман исемендәге МДТУ) химия фәненнән укыта, Мәскәү коммерция фәннәре гамәли академиясе эшчәнлеген җитәкли.

1879 елда Петербургка күчә. Анда Россия империясе хәрби министрлыгының баш интендант идарәсе каршындагы техник комитет рәисе итеп билгеләнә. 1880 елның 28 мартында (9 апрелендә) Петербургта вафат була. Мәскәү өлкәсендә хәзерге Солнечногорск районында җирләнгән.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Очистка конопляного масла по способу М. Киттары» (1860), «Публичный курс товароведения» (1860), «Лекции технологии» (1861), «Выработка крахмала» (1862), «Публичный курс винокурения» (1866) һ.б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мансур Лисевич. История Казани глазами эрудитов. К.: Издательский дом «Титул-Казань», 2011. (рус.) ISBN 5-7497-0017-8, ISBN 978-5-7497-0017-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]