Модификатор-төймәләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Модификатор-төймәләр latin yazuında])
(Модификатор төймәләр битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Модификатор-төймәләр (ингл. modifier keys) — санак төймәсарының төймәләре, алар үзләре берни дә эшләмиләр, әмма башка төймәләр белән тиңдәшлектә шушы төймәләрнең тәртипләрен үзгәртәләр.

Мәсәлән, күп төрле төймәсар җәеменәрендә A төймәсенә басу «а» хәрефен кертә, ә  Shift + A төймәләр тиңдәшлегенә басу — баш хәрефен: «А». F4 төймәсенең нинди эшкә билгеләнүе программадан карый, ә Alt + F4 төймәләр тиңдәшлеге — агымдагы тәрәзәне яба. Shift һәм Alt төймәләрнең үзләренә генә басу бернәрсә дә эшләми (яисә ярдәмче вакыйгалар эшләргә мөмкин әле).

Джеф Раскин (интерфейслар буенча белгеч), режимнарны чын күчерүдән аермалап, модификатор-төймә басылган чакны «квази-режим» («quasimode») дип атый.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язу машинкаларындагы чүкеччеккә икешәр литера урнаштырып була икәнлеге ачыкланган. Бер литера белән, аннары икенчесе белән алмаш-тилмәш бастыру өчен, каретканы аз гына өскә күчергәннәр — шушыннан  Shift төймәсенең исеме чыккан: «күчерү».

Видеотерминалларның беренче көннәрендә андагы гади челтәрләр беркетмәләрен (протоколларын) кул белән маташтырырга кирәк булган — ә моның өчен идарә итү символларын кертергә кирәк иде. Моның белән Ctrl төймәсе шөгыльләнгән (ингл. control — «идарәче»).

Эшлекле санакларга күп төрле төймәләр тиңдәшлекләре кирәк икәнлеге ачыкланган — шуңа күрә төймәләр тиңдәшлекләренә махус итеп IBM PC-га (1981) Alt төймәсен өстәгәннәр.

ZX-Spectrum дигән шактый очсыз дешевом йорт санагында 40 төймә генә булган. Аның үзенең модификатор-төймәсе булган — Symbol Shift, символларны кертү.

Ауропаның төймәсар җәемнәрендә Alt төймәләренең берсе AltGr (альтернатив график) сыман эшли башлаган.

График интерфейсларда беренче юл салучы булган IBM-га ярашлылыксыз төрле санаклар — Apple, Sun, Amiga — операцион система функцияларын гына эшли торган төймәләрне өстәделәр: Meta, Cmd, Amiga. Мода артыннан куып Microsoft 1995 елда үзенең система төймәсен ясады — Win.

 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)CtrlKB Eng-Rus QWERTY(ЙЦУКЕН).svg
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,

Персональ санакларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төймә Сүзгә-сүз тәрҗемә Санак(лар) Нинди эшкә билгеләнгән Мөстәкыйль басу
Shift Күчеш Барысы да диярлек Зур хәреф белән язарга Кайчагында — Caps Lock-ны сүндерү
Ctrl Идарәче символлар Күбесе Идарәче символларны кертү
Хәзерге заман ОС-ларда — «кайнар төймәләр» тиңдәшлеге
Кайчагында — телне күчерү, тычкан курсорын эзләү
Alt, Option Өстәмә функцияләр PC, Mac «Кайнар төймәләр» тиңдәшлеге; ассызылган хәреф буенча күчү Менюга күчү (F10 белән беррәттән)
AltGr Альтернатив язылыш Ауропага исәпләнгән аерым ПК-лар
(заманча ОС-ларда булырга да, булмаска да мөмкин, төймәсар җәеменә карый)
Аурупа телләренең өстәмә символларын кертү
Command Команда Mac «Кайнар төймәләр» тиңдәшлеге
Symbol, Symbol Shift Символ ZX-Spectrum һ. б. чикләнгән төймәсар белән санаклар һәм телефоннар Тыныш билгеләрен, махсус символларны кертү Кайбер җайланмаларда (Nokia Asha) — символлар менюсы
Система төймәләре: Meta, Win, Super, Amiga...) PC, Sun һ. б. график ОС-лы санаклар  ОС-ның тәрәзәле менедеджерының функцияләре ОС-ның башлаугыч менюсы
Fn Функция Ноутбуклар, кечкенә һәм мультимедиа төймәсарлар Стандарт төймәсарнын ике төрле төймәләре, яки төймә һәм санакның өстәмә функциясе.
Graph График Кайбер 1980-нче елларның өй санаклары Псевдографик символларын кертү

Башка җайланмаларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Модификатор-төймәләр санлы фотоаппаратларда киң кулланылалар. Мәсәлән:

  • Төшерү төймәсенә башка төймәләр белән тиңдәшлектә яртыбасу — экспозицияне яки фокусны теркәли.
  • Дискны әләндерү — экспозицияны алмаштыра; «ISO» төймәсенә басу + дискны әйләндерү — фотоаппаратның сизгерлеген алмаштыра.
  • Җыйнак фотоаппаратларда «MF» төймәсенә басу + дискны әйләндеру — кул белән фокусировка.

Кайбер фотографлар тәнкыйтьләйләр бу төзелешне, башкалар — рәхәтләнеп төймәләр белән файдаланалар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]