Мозамбикта ислам
Мозамбикта ислам | |
Дәүләт | Мозамбик |
---|---|
Мозамбикта ислам Викиҗыентыкта |
Мозамбикта ислам (порт. Islamismo em Moçambique, гарәп. الإسلام في موزمبيق) ― тарафдарлары саны буенча (христианлыктан соң) икенче урында торучы дин. Ил халкының (30,1 млн кеше, 2020 елга) 17,9 % ы ― мөселманнар [1]. Мозамбик мөселманнарының күбесе сөнниләр. Ислам дине җәмгыяте, нигездә, төп мозамбиклылардан, шулай ук Көньяк Азия (Һиндстан һәм Пакистан) ватандашларыннан һәм аз санлы Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш мөһаҗирләреннән тора.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ислам Мозамбикта гарәп сәүдәгәрләре белән бергә VIII гасырда барлыкка килә [2]. Ислам иң беренче Көнчыгыш Африка яр буенда сәүдә шәһәрләрендә таралыш алган. X гасырда Килва солтанлыгына (957–1513) нигез салынганнан бирле, ислам Мозамбикның яр буе полосасының төп диненә әверелә. XV гасырга солтанлык үзенең хакимлеген кыйтга эчендә, Мономотапага кадәр урнаштыра.
1505 елда Франсишку де Алмейда җитәкчелегендә португалиялеләр отряды Килва солтанлыгын яулап ала. 1505 елда алар Софалада форт, 1508 елда Мозамбик утравында ныгытма, 1530-елларда Замбези елгасы ярында Сена һәм Тета фортларын төзегәннәр. 1558 елда Сан-Себастьян фортына нигез салына, анда Һиндстанга баручы суднолар тукталган. 1572 елга кадәр Португалия Көнчыгыш Африкасы территориясе белән Гоа губернаторы идарә иткән.
XVII гасыр урталарында Оман гарәпләре португалиялеләрне Һинд океанының көнбатыш өлешеннән кысрыклый башлый. Әл Сәид династиясе идарә иткән чорда Мозамбик ярының төньяк өлеше Оман солтаны биләмәләренә кушыла. Яр буе шәһәрләре коллар белән сәүдә итүче гарәп сәүдәгәрләренең Африканың эчке төбәкләренә һөҗүме вакытында терәк пунктларга әверелә.
Башта Мозамбик мөселманнары суфичылык тарафдары булса, Оман хакимлеге чорында гыйбадияләрнең көчле йогынтысы астында кала. 1600-елларда Мономотапада ватандашлар сугышы башланып китә, аның барышында Торвадан барлык мөселман сәүдәгәрләре куып чыгарыла.
1752 елда Көнчыгыш Африкадагы Португалия биләмәләре рәсми рәвештә Мозамбик колониясе дип игълан ителә. Колония чорында Мозамбикта католиклык өстенлек итүче дингә әверелә. Колонизаторлар, мөселманнар азатлык таләп итүче хәрәкәт белән берләшмәсен өчен, дини төркемнәрне талаштыруга ирешә [3].
Яңа заман
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Португалиядә Канәфер инкыйлабы буларак танылган хәрби түнтәрелештән соң, Мозамбик 1975 елның 25 июнендә бәйсезлек ала. Бәйсезлек алгач, ФРЕЛИМО сул радикаль сәяси оешмасы илдә бердәнбер сәяси көчкә әверелә. ФРЕЛИМО марксистлары диннәргә дошманлык белән карый. Алар дини уку йортларын ябып, атеизм пропагандасын башлап җибәргән.
1989 елда Мозамбикта социалистик чор тәмамланганнан соң, мөселманнар үз диннәрен ирекле рәвештә тоту һәм яңа мәчетләр төзү мөмкинлегенә ия була. Шулай ук мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре парламентка сайлана.
Мозамбикта Күвәйттан финанслана торган Африка мөселман агентлыгы әгъзалары актив эшли. Мозамбик Ислам хезмәттәшлеге оешмасының актив әгъзасы булып тора.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2020-08-31 архивланды. 2017-05-09 тикшерелгән.
- ↑ Islam in Mozambique - Some Historical and Cultural Perspectives | Mozambique. Scribd. 2017-05-09 тикшерелгән.
- ↑ Eric Morier-Genoud {{{башлык}}}(ингл.).