Молдовада ислам
Молдовада ислам | |
Дәүләт | Молдова |
---|
Молдовада ислам (молдав. Islamul în Republica Moldova) — Молдова Республикасы территориясендә ислам дине. Мөселманнар илдә дини азчылык вәкилләре булып тора: Молдова халкының (4 043 000 кеше) 0,40 % ы (15 мең кеше) ислам дине тарафдары (2020) [1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XIII гасыр ахырында Молдованың көньягы Алтын Урда составына кертелә[2]. Беренче тапкыр Молдавия кенәзлеге территориясендә даими яшәүче күчмә төркиләр-мөселманнар XV гасырда, 1812 елга кадәр дәвам иткән Госманлы империясенә бәйлелек чорында, барлыкка килә. Нигездә, болар нугайлар, Кырым татарлары һәм төрекләр була. Мөселманнар Бессарабиянең көньягында урнашкан, анда Буҗак Урдасы[калыпны мәкаләдән алып куярга] барлыкка килгән. Мөселманнарның шактый өлеше Тигин, Измаил, Аккирмән шәһәрләрендә яшәгән. Бессарабия территориясе Россия империясе составына кергәннән соң (Бухарест солыхы (1812)), мөселманнарның күбесе мөһаҗир булып, Дунай аръягына, 1878 елга кадәр госманлынар кулында булган Добруҗага күчеп китә (хәзерге вакытта бу өлкә Румыния составында, анда мөселман җәмгыяте 70 мең кеше тәшкил итә)[3].
Археологик эзләнүләр вакытында хәзерге Молдова Республикасы үзәгендә (Иске Орхей, Бравичены, Требужены, Костешты) Ислам мәдәнияте эзләре: гыйбадәт биналары, кунакханә, җәмәгать мунчалары хәрабәләре табыла. Аларның кайберләре урынында христиан дине биналары торгызылган.
Яңа заман
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гамәлдәге законнар нигезендә, Молдова — дөньяви дәүләт. Ил Конституциясе (32нче маддә) ватандашларына дин иреген гарантияли[4].
1930-елларда Молдавия ССР территориясендә 100 мөселман кешесе исәпкә алынган.
2004 елгы халык санын алу нигезендә, Молдова Республикасында 1 667 мөселман булган (шул исәптән, башкалада 995, Бэлцьта 166, Гагаузиядә 82), мөселманнарның күпчелеге — татарлар, дунай татарлары[5]. Шулардан 1 075 ир-ат һәм 592 хатын-кыз; 339 15 яшькә кадәрге балалар. Шәһәр тибындагы торак пунктларда 1 353; авыл җирендә 314 мөселман яши.
АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елда православие динендәгеләр 90,1 %, православиедән башка христианнар 2,6 %, башка диннәр тарафдарлары 0,1 % булган[6].
Молдова ислам лигасы (LIM) мәгълүматлары нигезендә, ислам дине тарафдарларының саны 17 000 — 20 000 кеше тәшкил итә. Аларның 3000 – 4000 е — молдаваннар, калганнары — икътисади, сәүдә, мәдәни, дипломатик эшчәнлек алып бару өчен яки укырга Молдовага килгән мөселманнар. Мөселман илләреннән (Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Иордания, Иран, Марокко, Сүрия, Судан, Тунис, Төркия, Үзбәкстан, Йәмән) килгән студентларның күбесе Николай Тестемицану исемендәге дәүләт медицина университетында укый.
Молдова ислам лигасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2005 елда Молдова хөкүмәте, ОБСЕның Молдовадагы миссиясе үтенеченә карамастан, Рус православие чиркәвенең Молдова митрополиясе руханилары кискен каршы чыгу сәбәпле[7], Молдова мөселманнарының Тәлгать Машаев җитәкчелегендәге Диния җәмгыятен (молдав. Organizatia Spirituala Musulmanilor din Moldova), шулай ук Үзәк диния нәзарәтенә караучы мөфти Альбер(т) Бабаев җитәкчелегендәге мөселман җәмгыятен теркәүдән баш тарта[8][9].
2011 елның 14 мартында Молдова Республикасы Юстиция министрлыгы Молдова Республикасы ислам лигасын (молдав. Liga Islamiсa din Republika Moldova, LIM) терки. Хәзерге вакытта Молдова Республикасы ислам лигасы рәисе — мөфти Серджиу Сокиркэ (Sergiu Sochircă). Ислам динен тотучылар күмәк рәвештә догалар укый, шулай ук мәчетләр төзи ала[10]. Аңа кадәр Кишинев мөселман җәмгыяте җомга намазларын үткәрү өчен өч урынны арендага алып тора. Өч урында да дин тотучылар дәүләт тарафыннан эзәрлекләнә, аларның шәхесләрен тикшерәләр һәм намазга җыелган мөселманнарны фотога төшерәләр. 2002 ел башында аларның икесе ябылган [11].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Молдова Республикасы ислам лигасы сайты. twitter
- Владислав Мальцев. Ислам возвращается в Молдавию. ng.ru, 24.04.2011(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Istoria Islamului in Moldova.Калып:Ref-mo
- ↑ Бухарестский мирный договор между Россией и Турцией. 2020 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган. Российское военно-историческое общество(рус.)
- ↑ Конституция Республики Молдова в Monitorul Oficial Nr. 1 2012 елның 8 декабрь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Религиозный состав населения Молдовы по районам республики по данным переписи 2004 года, человек. demoscope.ru, № 249 – 250 5 - 18 июня 2006(рус.)
- ↑ Europe: Moldova. 2019 елның 7 гыйнвар көнендә архивланган. cia.gov, 5.02.2020(ингл.)
- ↑ Православные верующие устроили в центре Кишинева акцию протеста. 2020 елның 26 октябрь көнендә архивланган. publika.md, 23.09.2011(рус.)
- ↑ MOLDOVA: Government "should register Muslims", says OSCE (Молдова: правительство "должно зарегистрировать мусульман", считает ОБСЕ). forum18.org, 26.07.2005(ингл.)
- ↑ Aurelia Felea. Islamul în Republica Moldova. 2020 елның 29 гыйнвар көнендә архивланган. Jurnal de ChișinăuКалып:Ref-mo
- ↑ Liga Islamică: Mitropolia Moldovei se teme că odată cu legalizarea Islamului oamenii vor avea o altă alegere. 2016 елның 2 февраль көнендә архивланган. unimedia.info, 30.04.2011Калып:Ref-mo
- ↑ BRIEFING: MOLDOVA’S UNOFFICAL MUSLIMS. Islamic Human Rights Commission, 13.04.2013(ингл.)
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |