Молдова гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Молдова гимны latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Limba noastra.svg
Flag of Moldova.svg
Молдова башкаласының “Классиклар аллеясы”, Алексей Матеевич бюсты
Кодру урманы, ул гимнның рәсми текстында “Limba noastră-i frunză verde, Zbuciumul din codrii veşnici” (Безнең тел — ул яшел яфрак, Кодру урманнары шавы) дип телгә алына. “Codru” сүзе татарча “карурман” дигәнне аңлата.
Нистру (Днестр) елгасы, гимнда аның турында “Nistrul lin, ce-n valuri pierde Ai luceferilor sfeşnici” (Нистру бормалары качыра йолдызлар яктысы явын) дигән сүзләр бар.

Limba noastră” (“Лимба ноастрэ”, “Безнең телебез”) — Молдова Җөмһүриятенең дәүләт гимны. Шул ук исемдәге шигырьне 1888—1917 елларда яшәгән Алексей Матеевич (Alexie Mateevici) язган булган. Көен Александр Кристя (Alexandru Cristea) иҗат иткән, заманча аранжировкасын Валентин Дынга (Valentin Dânga) эшләгән. “Limba noastră” Молдованың дәүләт гимны дип 1994 елда танылды. Моңа кадәр, 1991 елдан башлап, “Deşteaptă-te, române!” (“Уян, румын!”), ягъни бүгенге Румыниянең дәүләт гимны[1] кулланыла иде. Матеевич шигыре 12 строфадан тора, аларның бишесе генә (түбәндәге текстта калын хәрефләр белән басылганнары) рәсми рәвештә гимнга кертелгән.

Гимнның сүзләре һәм тәрҗемәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Латин язуында
Рус теленә тәрҗемәсе*
Татар теленә тәрҗемәсе

Limba noastră-i o comoară
În adîncuri înfundată
Un şirag de piatră rară
Pe moşie revărsată.

Limba noastră-i foc ce arde
Într-un neam, ce fără veste
S-a trezit din somn de moarte
Ca viteazul din poveste.

Limba noastră-i numai cîntec,
Doina dorurilor noastre,
Roi de fulgere, ce spintec
Nouri negri, zări albastre.

Limba noastră-i graiul pîinii,
Cînd de vînt se mişcă vara;
In rostirea ei bătrînii
Cu sudori sfinţit-au ţara.

Limba noastră-i frunză verde,
Zbuciumul din codrii veşnici,
Nistrul lin, ce-n valuri pierde
Ai luceferilor sfeşnici.

Nu veţi plînge-atunci amarnic,
Că vi-i limba prea săracă,
Şi-ţi vedea, cît îi de darnic
Graiul ţării noastre dragă.

Limba noastră-i vechi izvoade.
Povestiri din alte vremuri;
Şi citindu-le 'nşirate, —
Te-nfiori adînc şi tremuri.

Limba noastră îi aleasă
Să ridice slava-n ceruri,
Să ne spiue-n hram şi-acasă
Veşnicele adevăruri.

Limba noastra-i limbă sfîntă,
Limba vechilor cazanii,
Care o plîng şi care o cîntă
Pe la vatra lor ţăranii.

Înviaţi-vă dar graiul,
Ruginit de multă vreme,
Stergeţi slinul, mucegaiul
Al uitării 'n care geme.

Strîngeţi piatra lucitoare
Ce din soare se aprinde —
Şi-ţi avea în revărsare
Un potop nou de cuvinte.

Răsări-va o comoară
În adîncuri înfundată,
Un şirag de piatră rară
Pe moşie revărsată.

Наш язык, наш клад нетленный,
От безверия укрытый,
Свет жемчужин драгоценных,
Над отчизною разлитый.

Наш язык — душа живая
Пробуждённого народа.
Он воспрянул, разрывая
Сна мертвящие тенета.

В нём живут огонь и дойна,
Грусть полей и шелест хлеба,
Полыханье белых молний,
Рвущих тучу в чёрном небе.

Это боль, сердец томленье,
Тихий говор дедов наших,
Что любили эту землю
Правдой рук в труде угасших.

Наш язык — узор прекрасный,
Кодры, шорох листопада.
Плёс Днестра, в котором ясно
Догорают звёзд лампады.

Наш язык — скрижаль былого,
Голос многих поколений.
Это их святое слово
Пробуждает в нас волненье.

Словом предков мы по праву
Воспеваем в час урочный
Вековечных истин славу
В светлом храме, в доме отчем.

Потому он свят до боли,
Что на нём в отцовском крае
И оплакивают долю,
И застолье воспевают.

Нет ему в веках забвенья,
Что забыто — воскресите,
Пыль эпох с него сотрите, —
Жаждет он освобожденья.

Соберите свет жемчужин
С ярким радужным отливом —
И пред вами хлынет дружный
Новых слов поток бурливый.

Нет, роптать вам не придётся
На язык свой с укоризной, —
Он щедрее струй в колодцах
Нашей матери-отчизны.

Да пребудет он нетленным
От безверия укрытый,
Свет жемчужин драгоценных
Над отчизною разлитый.

Безнең тел — бакый хәзинә,
Бик тирәндә тамырлары,
Җиребез буйлап сибелгән
Энҗеләр, асылташлары.

Безнең тел — дөрләгән учак:
Халкым үлем йокысыннан
Уянсын тормышка сусап —
Әкияттәге батыр сыман.

Безнең телебез җырлары,
Дойналардагы сагышлар
Ача якты офыкларны,
Тарала кара болытлар.

Безнең тел — ул икмәк теле,
Җәен җилләр сызгырганы,
Бабалар, җиргә тир түгеп,
Мөбарәк иткәннәр аны.

Безнең тел — ул яшел яфрак,
Кодру урманнары шавы.
Нистру бормалары качыра
Йолдызлар яктысы явын.

Һич ачынып зарланмагыз,
Ярлы дип телегез бигрәк,
Сайланган тел ул, аңлагыз, —
Тора илебезне бизәп.

Безнең тел — ул тарихи тел,
Борынгы хәлләр дастаны.
Өйрән аны һәм танып бел
Хакыйкатьнең ни булганын.

Безнең тел ул билгеләнгән
Күкләрне мактау йөзеннән —
Өйдә, чиркәүдә бәндәләр
Тайпылмас дип Хак сүзеннән.

Безнең тел — изгелек нуры,
Аңарда ата-бабалар
Елый-елый, җырлый-җырлый
Өйдә гыйбадәт кылганнар.

Чыгарыйк телне хәяткә,
Коткарып заман явыннан,
Пакьлик пычрак-күгәректән,
Онытылу аһ-зарыннан.

Җыйыйк кояш нурларыннан
Очкын алган чакматашын, —
Ургылыр тел байлыгыннан
Яңа сүзләр булып ташкын.

Яшәячәк бу хәзинә,
Бик тирәндә тамырлары,
Җиребез буйлап сибелгән
Энҗеләр, асылташлары.

* Шигырьне рус теленә 1987 елда язучы-фантаст Дмитрий Ольченко тәрҗемә иткән.[2] Татар теленә тәрҗемәсе молдаван телендәге текстка якынрак итеп эшләнде.

Гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Безнең тел” шигыренең чын милли җыр һәм дәүләт гимны булып китүе очраклы хәл була аламы соң? Гимннарны “заказ буенча” язучылар бу темага бөтенләй диярлек мөрәҗәгать итми бит. Бу күренеш Габдулла Тукайның дүрт куплетлык “Туган тел” шигыренә халык күңеленнән чыккан көй ялганганда яки милләт язмышы ахыр чиккә килеп терәлгәндә генә хәл була ала. Тел — милләтнең алдынгы сугышчан тарафы да, аның соңгы сакчысы да ул. Һәм география (яшәгән урын мәгънәсендә) — илнең, халыкның һәм телнең мәңгелек язмышы, дип тә юкка гына әйтелмәгәндер.
Бу шигырь Беренче бөтендөнья сугышы барган вакытта, 1917 елның 21 июнендә “Кувынт молдовенеск” газетасының түләүсез кушымтасы булган журналында басылып чыккан. Рухани шагыйрь Алексей Матеевич бу шигырьне язу турында уйланып йөргәнен элегрәк, румын фронтында хәрби хезмәттә булганда хат язып хәбәр иткән булган. Ул шигырьне 17 июньдә язып тәмамлаган һәм икенче көнне үк молдаван теле укытучылар өчен курслар ачылганда халыкка укып чыккан. Соңрак шигырьне “Шкоала молдовеняскэ” һәм Прут арты Молдовасында чыга торган “Neamul Românesc” газетасында бастырганнар. Озакламый Матеевич, фронтка әйләнеп кайткач, тиф авыруы йоктырган һәм бакыйлыкка күчкән. Ә аның үз гомерендәге соңгы шигыре яшәп кала: аны шагыйрь әсәрләре кертелгән бөтен җыентыкларга урнаштырып баралар. Басып алынган Бессарабиядә дә, соңрак совет Молдавиясендә дә каршылыклар булмый.
Илне һәм халыкны яулап алу — бер нәрсә, ә алар белән идарә итү, аларны буйсындырып тоту — бөтенләй башка гамәл. Молдованың өр-яңа тарихында без моны бик ачык күрәбез. “Уян, румын!” гимнының Молдова җирендәге гомере бик кыска булды — 1917 елда Молдова Демократик Җөмһүрияте төзелгәч тә, XX гасыр азагында да. Чөнки ике очракта да “ашкынып румынлаштыру” сәясәтенең уңышсызлыкка тарыгачагы ачыкланды. Үзен чын молдаван дип санаган бер генә кешенең дә “Бөек Румыния” (România Mare) мини-империясе төзү проектына кереп китеп, өченче сортлы кеше буласы килмәде. Һәм Молдованың соңгы, иң ышанычлы тел сакчысы үзе лаеклы булган урынны алды.
Әмма... бүген халыкара Интернет киңлегендә “молдаван теле” дигән төшенчә юк. Молдаван теле сүзлекләрен дә румынлаштырдылар. “Бөек Аурупа” проекты һөҗүмнең икенче фронтын ачты. Мөһаҗирлеккә китеп кенә түгел, башка илләрнең һәм халыкларның җырларын өйрәнеп тә гыйбрәт ала аласың...

  1. https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D1%83%D0%BC%D1%8B%D0%BD%D0%B8%D1%8F_%D2%BB%D0%B8%D0%BC%D0%BD%D1%8B
  2. https://fantlab.ru/translator18472