Молекуляр-кинетик теория нигезләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Молекуляр-кинетик теория нигезләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Translational motion.gif

МКТнең төп кануннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX нчы гасыр ахырында инглиз галиме Д. Дальтон матдәнең молекуляр төзелешен фәнни нигезли. Ә инде XX нче гасыр башына матдә төзелешенең МКТ се тәмам төзелә һәм тәҗрибәдә исбатлана. Теләсә нинди матдәләр молекулалардан торалар. Латинчадан "молекула" – "молес" (масса), "кула" (кечкенә). Молекула дип мөстәкыйль яши алучы һәм матдәнең химик үзлекләрен саклаучы иң кечкенә кисәкчегенә әйтәләр. Молекулалар атомнардан торалар. Нинди атомнардан торуына карап, молекулалар билгеле бер матдә хасил итәләр. Молекула таркалганда яки төзелеше үзгәргәндә, матдә дә үзгәрә. Гадирәк матдәләргә бүленмәүче матдәләрне химик элементлар дип атыйлар (мәсәлән, әче тудыргыч, азот, аккургаш һ.б.).

Атомнарның төркемнәргә берләшүе матдә молекуласын тәшкил итә. Бердәй молекулалар берлеге мәгълүм төр матдә төзи. Бу матдәнең химик һәм физик үзлекләре аның молекулаларындагы атомнарның саны һәм төре белән билгеләнәләр. Матдә үзлекләре, шулай ук атомнарның бер-берсенә карата эчке урнашуына да, бәйлеләр.

МКТ нең төп кануннары (фикерләре):

  • барлык төр матдәләр дә араларында ераклык булган молекулалардан торалар;
  • теләсә-нинди матдәдә молекулалар өзлексез һәм хаотик (тәртипсез) хәрәкәт итәләр;
  • (атомнар) арасында ераклык зур булмаганда, тартылу һәм этешү көчләре тәэсир итәләр. Бу көчләр электромагнитик табигатьле.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гершензон Е.М., Малов Н.Н., Мансуров А.Н., Эткин В.С. Гомуми физика курсы: Молекуляр физика. – М.: Мәгариф, 1982.
  • Савельев И.В. Гомуми физика курсы: том 1. Механика. Молекуляр физика. – М.: Фән, 1982.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]