Монакода ислам
Монакода ислам (фр. Islam à Monaco) — Монако Кенәзлеге территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Монако халкының (38 964 кеше) 0,80 % ы (280 кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Монакода рәсми дин булып католик дине санала, башка диннәрнең (протестантлык, англикан җәмгыяте, грек православиесе, яһүд дине, ислам һ. б.) иреге ил Конституциясе белән гарантияләнә. Монакода биш католик приход чиркәве һәм бер кафедраль собор бар, ул Монако архиепискобы резиденциясе булып тора. Христианнар Монако халкының 82,6 % ын тәшкил итә.
Монаконың мөселман халкы 280 кеше исәпләнә, аларның күбесе ил гражданлыгы алмаган кешеләр. Мөселманнарның күпчелеген гарәпләр тәшкил итә, шулай ук азрак санда төрекләр дә бар. Монакода рәсми мәчет юк. Мөселманнар Франциянең күршедә генә урнашкан, мөһаҗирләр (Филиппиннардан, Португалиядән һ. б. илләрдән) күп булган Босолей[калыпны мәкаләдән алып куярга] шәһәрендәге (элекке исеме Монте-Карло-Супериор) мәчеткә йөри. 2030 елга Монакода мөселман халкы 1 меңгә җитәргә мөмкин, дип фаразлана [2].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Muslim Population By Country 2020(ингл.)
- ↑ Muslim populations by country: how big will each Muslim population be by 2030? theguardian.com(ингл.)
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Русия • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |