Монголия гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Монголия гимны latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Оркестр башкаруында

“Өндөр төрийн минь сүлд ивээж өргөн түмний минь заяа түшиж” — Ил туграсын хөрмәт итеп, ил язмышына таян
Монголия гимнының 1950 елгы тексты
Монголия гимны һәйкәле, Улан-Батор

Монгол Иленең дәүләт җыры (Монгол Улсын Төрийн дуулал, ᠮᠣᠩᠭᠣᠯ ᠤᠯᠤᠰ ᠤᠨ ᠲᠥᠷᠥ ᠶᠢᠨ ᠳᠠᠭᠤᠯᠠᠯ) — бүгенге Монголиянең дәүләт гимны. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә аның тексты күп тапкыр — сәяси җилләр һәм иҗтимагый-икътисадый мөмкинлекләр алмашынган саен — төзәтмәләр кичергән, әмма көе үзгәрешсез калган. 1950 елдагы башлангыч версиясенең дә, соңгы 2006 елгысының да рәсми авторы бер үк дип билгеләнгән — Цэндийн Дамдинсүрэн, гәрчә монгол халкының олы әдибе “совет чорында”, 1986 елда вафат булган булса да.[1] Гимн көе авторлары икәү: Билэгийн Дамдинсүрэн һәм Лувсанжамбын Мөрдорж.

Язылу һәм үзгәртелү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цэндийн Дамдинсүрэнның 1950-1961 елларда гамәлдә булган шигыре тулысынча советчыл рухта язылган: аңарда Ленин, Сталин, Сухэ-Батор, Чойбалсан исемнәре һәм, әлбәттә, Советлар Берлегенең Монголия язмышындагы роле күкләргә чөеп мактала. 1962-1991 елларда монголлар, күрше Кытай коммунистлары фикеренчә, “ревизионизмга кереп баткан” Советлар Берлегенең “бөек мирас”ыннан баш тарталар һәм элекеге музыкага Цэвэгмидийн Гайтав белән Чойжилын Чимид язган алты куплетлык шигырьне ялгыйлар. 1991 елда, СССР таркалгач һәм КПСС юкка чыккач, демократик инкыйлаб кичергән Монголия яңадан, бу вакытта инде мәңгелеккә күчкән Дамдинсүрэн текстына әйләнеп кайта. Аңлашыла ки, коммунизм һәм совет рухының эзе дә калмый. 2006 елда сәяси вазгыять кабат үзгәрә, һәм гимн текстын гомумдөнья таләпләренә тагын да ныграк якынайтырга туры килә. Шул ук вакытта монголлар үзләренең борынгы баганалап язуларын да искә төшерделәр һәм, тигезлек булсын өчен, латин әлифбасын да куллана башладылар.
Гимн текстының соңгы вариантында элек кулланылмаган төшенчәләр ил-дәүләт тормышында һәм тышкы дөньяда барган үзгәрешләрне чагылдыра:
өндөр — бөек, биек; сүлд — тугра, символ, эмблема; ивээх — хөрмәт итү, кадерләү, яклау; кайгырту; өргөн — ирекле, иркен, киң; түмний — гавамның, гавамныкы; заяа — язмыш, тәкъдир; түшиж — таянырга; үндэс, язгуур — милләт, тамырлар, нигез; хэл — тел; соёл — мәдәният; үрийн үрдээ — яшь буыннарга; өвлөн — мирас итеп; бадрах — таратырга; эрэлхэг — кыю; зол — бәхет, уңыш; ард — гади халык, хезмәтчәннәр; эрх — хакимият, хокук; чөлөө — ял вакыты.

монголча татарча классик язуда (2006 ел тексты)
Соңгы версиясе

1. Дархан манай тусгаар улс
Дайар Монголын ариун голомт
Далай их дээдсийн гэгээн үлс
Дандаа энхжиж, үүрд мөнхөжнө
Хамаг дэлхийн шударга улстай
Хамтран нэгдсэн эвээ бэхжүүлж
Хатан зориг, бүхий чадлаараа
Хайртай Монгол орноо мандуулъя

2. Өндөр төрийн минь сүлд ивээж
Өргөн түмний минь заяа түшиж
Үндэс язгуур, хэл соёлоо
Үрийн үрдээ өвлөн бадраая
Эрэлхэг Монголын золтой ардууд
Эрх чөлөө жаргалыг эдлэв
Жаргалын түлхүүр, хөгжлийн тулгуур
Жавхлант манай орон мандтугай.

1991-2006 еллар версиясе
Дархан манай хувьсгалт улс
Даяар монголын ариун голомт
Дайсны хөлд хэзээ ч орохгүй
Дандаа энхжин үүрд мөнxжинө
Хамаг дэлхийн шударга улстай
Хамтран нэгдсэн эгнээг бэхжүүлж
Хатан зориг бүхий чадлаараа
Хайрт Монгол орноо мандуулъя

Зоригт Монголын золтой ардууд
Зовлонг тонилгож, жаргалыг эдлэв
Жаргалын түлхүүр, хөгжлийн тулгуур
Жавхлант манай орон мандтугай
Хамаг дэлхийн шударга улстай
Хамтран нэгдсэн эгнээг бэхжүүлж
Хатан зориг бүхий чадлаараа
Хайрт Монгол орноо мандуулъя.

Тәрҗемәсе

1. Бәйсез олы Ватаныбыз —
Монголның саф учагы,
Киң колачлы гамәлләрдә
Мәңгегә үскән чагы.
Дөньяның гадел илләре
Белән бердәмлек өчен,
Үстерик Ватанны биреп
Йөрәк дәртен, кул көчен.

2. Милли тел, мәдәниятне
Мирас итеп тапшырыйк,
Эшчән, кыю Монгол илен
Бәхет-уңышка юллыйк.
Ил туграсын хөрмәт итеп,
Ил язмышына таян.
Алгарышта чәчәк атсын,
Яшәсен бөек Ватан!

Тәрҗемәсе
Инкыйлаби Ватаныбыз —
Монголның саф учагы,
Һичкем аны җиңә алмас,
Мәңгегә үскән чагы.
Дөньяның гадел илләре
Белән бердәмлек өчен,
Үстерик Ватанны биреп
Йөрәк дәртен, кул көчен.

Турылыклы, кыю халык
Үз бәхетен кабат тапкан.
Алгарышта чәчәк атсын,
Яшәсен бөек Ватан!
Дөньяның гадел илләре
Белән бердәмлек өчен,
Үстерик Ватанны биреп
Йөрәк дәртен, кул көчен.

ᠳᠠᠷᠬᠠᠨ ᠮᠠᠨᠠᠶ ᠲᠤᠰᠠᠭᠠᠷ ᠤᠯᠥᠰ ᠳᠠᠶᠠᠭᠠᠷ ᠮᠤᠩᠭᠣᠯ ᠤᠨ ᠠᠷᠢᠭᠤᠨ ᠭᠤᠯᠤᠮᠲᠠ ᠳᠠᠯᠠᠢ ᠶᠡᠬᠡ ᠳᠡᠭᠡᠳᠦᠰ ᠤᠨ ᠭᠡᠭᠡᠨ ᠦᠢᠯᠡᠰ ᠳᠠᠩᠳᠠ ᠡ᠊ᠩᠬᠡᠵᠢᠵᠦ᠂ ᠡᠭᠦᠷᠢᠳᠡ ᠮᠦᠩᠬᠡᠵᠢᠨ᠎ᠠ᠃

ᠬᠠᠮᠤᠭ ᠳᠡᠯᠡᠭᠡᠢ ᠢᠨ ᠰᠢᠳᠤᠷᠭᠤ ᠤᠯᠤᠰ ᠲᠠᠢ ᠬᠠᠮᠲᠤᠷᠠᠨ ᠨᠢᠭᠡᠳᠦᠭᠰᠡᠨ ᠡᠪ ᠢᠶᠡᠨ ᠪᠡᠬᠢᠵᠢᠭᠦᠯᠵᠦ ᠬᠠᠲᠤᠨ ᠵᠤᠷᠢᠭ ᠪᠦᠬᠦᠶᠢᠯᠠ ᠴᠢᠳᠠᠯ ᠢᠶᠠᠷ ᠢᠶᠠᠨ ᠬᠠᠢᠢᠷᠠᠲᠠᠢ ᠮᠣᠩᠭᠤᠯ ᠤᠷᠤᠨ ᠢᠶᠠᠨ ᠮᠠᠨᠳᠤᠭᠤᠯᠤᠢ᠎ᠠ᠃

ᠦᠨᠳᠦᠷ ᠲᠦᠷᠦ ᠢᠨ ᠮᠢᠨᠢ ᠰᠦᠯᠳᠡ ᠢᠪᠡᠭᠡᠵᠦ ᠦᠷᠭᠡᠨ ᠲᠦᠮᠡᠨ ᠦ ᠮᠢᠨᠢ ᠵᠠᠶᠠᠭ᠎ᠠ ᠲᠦᠰᠢᠵᠦ ᠦᠨᠳᠦᠰᠦ ᠢᠵᠠᠭᠤᠷ᠂ ᠬᠡᠯᠡ᠂ ᠰᠤᠶᠤᠯ ᠢᠶᠠᠨ ᠦᠷ᠎ᠡ ᠢᠨ ᠦᠷ᠎ᠡ ᠋ᠳ᠋ᠡᠭᠡᠨ ᠦᠪᠯᠡᠨ ᠪᠠᠳᠠᠷᠠᠭᠠᠶ᠎ᠠ᠃

ᠡᠷᠡᠯᠬᠡᠭ᠌ ᠮᠣᠩᠭᠤᠯ  ᠤᠨ ᠵᠤᠯ ᠲᠠᠢ ᠠᠷᠠᠳ ᠦᠳ ᠡᠷᠬᠡ ᠴᠢᠯᠦᠭᠡ ᠵᠢᠷᠭᠠᠯ ᠢ ᠡᠳ᠋ᠯᠡᠪᠡ ᠵᠢᠷᠭᠠᠯ ᠤᠨ ᠲᠦᠯᠬᠢᠭᠦᠷ᠂ ᠬᠦᠭ᠍ᠵᠢᠯ ᠦᠨ ᠲᠤᠯᠭᠠᠭᠤᠷᠢ ᠵᠢᠪᠬᠤᠯᠠᠩᠲᠤ ᠮᠠᠨᠠᠶ ᠤᠷᠤᠨ ᠮᠠᠨᠳᠤᠲᠤᠭᠠᠢ᠅

Хор башкаруында

  1. https://mn.wikipedia.org/wiki/%D0%9C%D0%BE%D0%BD%D0%B3%D0%BE%D0%BB_%D1%83%D0%BB%D1%81%D1%8B%D0%BD_%D1%82%D3%A9%D1%80%D0%B8%D0%B9%D0%BD_%D0%B4%D1%83%D1%83%D0%BB%D0%B0%D0%BB