Монгол империясенең таркалуы
| Монгол империясенең таркалуы | |
|---|---|
| Дәүләт | Монгол империясе |
| Башлану вакыты | 1259 |
| Тәмамла(н)у вакыты | 1294 |
Монгол империясенең таркала башлавы 1259 елга карый. Шул елны Дяоюй ныгытмасын[ru] камау вакытында Мункэ хан[ru] варисын игълан итмичә вафат була. Бу Толуй[ru] нәселе әгъзалары арасында каһан титулы өчен көрәш кузгата һәм кыска вакыт эчендә гражданнар сугышына әверелә. Әлеге гражданнар сугышы, шулай ук Бәркә белән Хулагу арасындагы сугыш һәм аннан соң Хайду[ru] белән Хубилай арасындагы каршылыклар бөек (бердәм) ханның бөтен Монгол империясенә булган хакимиятен нык какшата. Нәтиҗәдә империя дүрт мәмләкәткә таркала: Көнчыгыш Европада — Алтын Урда, Үзәк Азиядә — Чагатай олысы, Көнбатыш Азиядә — Илханлык[ru] һәм Көнчыгыш Азиядә — Юань империясе. Юань императорлары номиналь рәвештә «Монгол империясенең бердәм каһаны» титулын йөртсәләр дә, бу дүрт дәүләтнең һәрберсе үз мәнфәгатьләрен һәм максатларын кайгырткан, һәм алар да соңрак, төрле вакытта таркалган.

Варислык хокукы өчен низаг
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хубилайга бөек Мункэ ханның үлеме турында Кытайның үзендә, Хуайхэ елгасы[ru] янында билеге була. Башкалага кире кайту урынына, ул Янцзы елгасы буенда урнашкан Учан[ru] каласына таба үз хәрби хәрәкәтен дәвам иттерә. Толуйның[ru] иң яшь улы Ариг-Буга[ru], Хулагу белән Хубилайның юклыгыннан файдаланып һәм башкалада үз хәлен кулланып, бөек хан (каһан) титулын алырга омтыла. Каракорымда узган корылтайда ыругның төрле тармакларыннан килгән вәкилләр Ариг-Буганы бөек хан итеп игълан итә. Моңа җавап буларак, 1260 елда Хубилай да үз корылтаен җыя. Анда Манҗурия һәм төньяк Кытай олысларының кенәзләре һәм нойоннары Хубилайны кануни варис дип таныйлар. Шулай итеп, империядә ике каһан «сайлана», һәм низаг ачык хәрби бәрелешкә әверелә.
Гражданнар сугышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тиздән Хубилай һәм аның кардәше Ариг-Буга гаскәрләре арасында бәрелешләр башлана. Бу армияләр составына элекке Мункэ хакимиятенә тугры булган көчләр кергән. Хубилай гаскәре Ариг-Буга тарафдарларын бик җиңел генә тар-мар итте һәм Монголиянең көньягында гражданлык идарәсен кулга алды. Ләкин хәл Чагатай олысында катлаулана башлый. Хубилай үзенә тугры булган Чагатай кенәзе Абишкәне Чагатай олысында хакимлек итәргә җибәрде, әмма Ариг-Буга Абишкәне кулга алды һәм җәзалап үтерде, ә аның урынына тәхеткә үз кешесен — Алгу[ru] ханны утыртты. Хубилайның яңа идарәсе Монголиягә азык-төлек китерү юлларын ябып, Ариг-Буганы камалышта калдырды, бу исә ачлыкка китерде. Каракорым тиз арада Хубилай хакимиятенә буйсындырылды. Хәер, соңыннан, 1261 елда Ариг-Буга башкаланы кире яулап ала.
Илханлыкта (Фарсы илендә) идарә иткән Хулагу үзенең кардәше Хубилайга тугры булып кала. Ләкин 1262 елда Хубилай һәм Хулагуның икетуган энесе — империянең төньяк-көнбатышында урнашкан Алтын Урда ханы Бәркә белән каршылыклар башланып китә. Хулагу хезмәтендә булган Җучи нәселе кенәзләренең сәер үлемнәре, хәрби табышны гаделсез бүлү һәм Хулагу тарафыннан мөселманнарны күпләп үтерү Бәркәнең ачуын тагын да көчәйтте. Ул хәтта 1259—1260 елларда Хулагу хакимиятенә каршы күтәрелгән Гөрҗистан патшалыгына ярдәм күрсәтү турында уйлана. Бәркә шулай ук Хулагуга каршы Мисыр мәмлүкләре белән союз төзеде һәм Хубилайга каршы чыккан тәхеткә дәгъва кылучы Ариг-Буганы хуплады.
Хулагу 1264 елның 8 февралендә вафат була. Бәркә моны үз файдасына кулланырга тырышып, Хулагу биләмәләренә бәреп кермәкче була, ләкин юлда үзе вафат була, ә берничә айдан соң Чагатай ханлыгыннан Алгу-хан да үлә. Хубилай Хулагуның улы Абаканы[ru] яңа илхан (Илханлык хакиме) дип игълан итә. Абака чит илләрдән союздашлар эзли башлый, Мисыр мәмлүкләренә каршы Европа дәүләтләре белән франк-монгол берлеген[ru] төзергә омтыла. Хубилай Батуның оныгы Мәнгүтимерне Алтын Урда ханы итеп билгели. Ариг-Буга 1264 елның 21 августында Шанду[ru] каласында Хубилайга бирелә.
Дүрт ханлыкка таркалу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1269 елда Талас[ru] елгасы үзәнлегендә корылтай оештырыла. Җучи, Чагатай һәм Угэдэй[ru] олысларының хакимнәре булган Менгүтимер, Борак һәм Хайду бер-берсен мөтәкыйль дәүләт башлыклары итеп таныйлар һәм, әгәр дә Хубилай хан аларның бәйсезлеген кире кагарга маташса, аңа каршылык күрсәтү өчен союз төзиләр. Корылтайда шулай ук ике яңа олыс таныла: Хулагу олысы һәм Хубилай олысы. Аларның барлыкка килүе Чыңгызхан васыятенә туры килмәгән һәм моңа кадәр рәсми рәвештә көйләнмәгән була.
1304 елда ханлыклар арасындагы солых килешүе көнбатыш ханлыклар өстеннән Юань империясенең номиналь өстенлеген раслый. Әмма шуңа да карамастан, чик буе бәрелешләре кебек хәрби низаглар дәвам итә. Моңа мисал итеп 1310-нчы елларда булган Эсен-Бука белән Аюрбарибада сугышын китерергә мөмкин. Дүрт ханлык аерым дәүләт буларак яшәвен дәвам итә һәм төрле вакытта үзенең таркалуын кичерә.