Монополия
| Монополия | |
|---|---|
| Кайда өйрәнелә | икътисад |
| Ярдәм итүче фактор булып тора | патин, яшеренлек[d], consolidation[d], көндәшлелеккә каршы гамәлләр[d], сәүдә киртәләре[d], керү киртәсе[d], предшествование[d] һәм контроль[d] |
| Моның каршысы | монопсония[d] |
Монополия (бор. грек. μόνος «бер» + πωλέω «сатам») — базардагы тәкъдим бәясен һәм күләмен контрольдә тотучы һәм шуңа күрә тәкъдим күләмен һәм бәясен<[1], яки авторлык хокукы, патент, сәүдә маркасы яки дәүләт тарафыннан ясалма монополия булдыру белән бәйле эксклюзив хокукны сайлау юлы белән табышны максимальләштерә алучы оешма.[2]
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә икътисадчылар, мәсәлән, Австрия мәктәбе вәкилләре, бәя һәм тәкъдим күләмен контрольдә тотуны монополиянең характерлы билгеләре дип санамыйлар[3][4].
Базар монополиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Базар монополиясе — билгеле бер товар базарында сатучыларның яки сатып алучыларның берсенә гомуми сату, яки сатып алуның шактый зур кулэме туры килгәндә, аның шушы базарда бәяләр һәм килешуләр шартлары формалашуга башка катнашучыларга караганда зуррак йогынты ясый алуы.
Кайсы фирма базарда сатып алучыларга үз товарларына «бәя/сыйфат» нисбәтенең иң отышлы вариантын тәкъдим итә, шул икътисади өстенлеккә ирешә. Гадәттә, мондый өстенлекнең нигезе — камилрәк җитештерү технологияләре яки товарларны җитештерү һәм сатуны оештыру ысуллары кертү.
Фирма шундый эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә базарның күпчелек өлешен яулап алса да, монда куркыныч бернәрсә дә юк. Бу очракта базар механизмы үзенең төп бурычын уңышлы хәл итә — ул чикләнгән ресурсларның иң яхшы бүленешен тәэмин итә. Чынлап та, мондый хәлдә ресурсларның иң зур өлеше конкурентлык көрәшендә чикләнгән иң яхшы ресурсларны куллану һәм шуның нигезендә аз чыгымнар тотуга ирешү исәбенә җиңгән фирмага эләгә.[5][6]
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Артамонов Владимир Сергеевич, Попов Александр Иванович, Иванов Сергей Александрович, Уткин Николай Иванович, Алексеик Евгений Борисович, Махлаев Александр Николаевич. Микроэкономика: Учебное пособие. — Издательский дом "Питер", 2008. — С. 227. — 320 с. — ISBN 5388006891. — ISBN 9785388006899.
- ↑ Основы экономики — § 6. Монополия. be.economicus.ru.
- ↑ Machlup F. The Political Economy of Monopoly. — The Johns Hopkins Press, 1952. — С. 6—7, 11.
- ↑ Hoppe H. The Great Fiction. — Mises Institute, 2021. — С. 380.
- ↑ Мендельсон Л. А. Теория и история экономических кризисов и циклов. — Рипол Классик, 2013. — С. 17. — 534 с. — ISBN 5458438930. — ISBN 9785458438933.
- ↑ Международные экономические отношения / Под ред. Н. Н. Любимова. — Рипол Классик, 2013. — С. 164. — 448 с. — ISBN 5458485130. — ISBN 9785458485135.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Блюмин И. Г. Общая характеристика буржуазных «теорий» монополии // Критика буржуазной политической экономии: В 3 томах. — М.: Изд-во АН СССР, 1962. — Т. III. Кризис современной буржуазной политической экономии. — С. 206—212. — 379 с. — 3200 экз.
- Познер Р. Теория монополии // Экономический анализ права / Пер. с ингл. под ред. В. Л. Тамбовцева. — СПб.: Экономическая школа, 2004. Т. 1. С. 367—382.
- Алекс Моазед, Николас Джонсон. Платформа. Практическое применение революционной бизнес-модели = Alex Moazed. Modern Monopolies: What It Takes to Dominate the 21st Century Economy. — М.: Альпина Паблишер, 2019. — 288 с. — ISBN 978-5-9614-1245-1.