Моратов
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Моратов (Моратова) – төрки (татар, башкорт, казакъ, үзбәк һ.б.) халыкларда һәм урысларда киң таралган фамилия, гарәп сүзе «морад»тан алынган «Морат» кеше исеменнән ясалган.
- Морадов язылышы да кулланыла.
Татарча Википедиядә әлеге фамилия кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган:
- Зиннәт Моратов (1905, Яңа Калмаш, Чакмагыш – 1988, Мәскәү) – татарлардан беренче фирка өлкә комитеты башлыгы булган шәхес: КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе (28.12.1944-06.06.1957)
- Равил Моратов (30.08.1949, Төрнәс, Октябрь районы) ) – сәясәтче, Татарстан хөкүмәтенең беренче вице-премьеры (2010 елның 22 апреленә кадәр), икътисад фәннәре докторы
- Газинур Морат (Моратов) (18.08.1959, Зур Сәрдек, Кукмара) – язучы, шагыйрь, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый (2000) премияләре иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001)
- Раднэр Моратов (1928, Ленинград-2010, Мәскәү) – кино һәм театр артисты, РСФСР халык артисты (1986), Зиннәт Моратовның улы
- Каранай Моратов – Пугачёв гаскәре хәрби башлыгы булган татар яугире/
- Кира Моратова (1934-2018), кино режиссеры.
![]() |
Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге. Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш. |