Морат Кумпилов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Морат Кумпилов latin yazuında])
Морат Кумпилов
адыг. КъумпIыл Мурат
Адыгея Республикасы башлыгы
Вазыйфада
2017 елның 10 сентябреннән
(ввб 12 гыйнвар — 10 сентябрь 2017)
Президент Владимир Путин
Аңа кадәр Аслан Тхакушинов
Туган 27 февраль 1973(1973-02-27) (51 яшь)
Уляп[d], Красногвардейский район[d], Адыг айрат өлкәсе[d], Краснодар крае, РСФСР, СССР
Белем Расту дәүләт икътисад университеты[d]

Морат Кумпилов, Морат Каральбиевич Кумпилов (адыг. КъумпIыл Мурат; 1973 елның 27 феврале, Уляп, Краснодар крае) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2017 елның 10 сентябреннән Адыгея Республикасы башлыгы (2017 елның 12 гыйнварыннан 10 сентябренә кадәр Адыгея Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы). 2019 елның 7 ноябреннән «Бердәм Россия» партиясенең Адыгей региональ бүлекчәсе секретаре[1]. «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы[2].

2008 елның 28 маеннан 28 сентябренә кадәр Адыгея Республикасы премьер-министры (2008 елның 12-28 маенда Адыгея Республикасы премьер-министры вазыйфаларын башкаручы). 2016 елның 3 октябреннән 2017 елның 14 гыйнварына кадәр Адыгея Республикасы Дәүләт Советы — Хасэ рәисе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Морат Кумпилов (3 нче сулдан) Җиңү көнендә чәчәкләр салуда. Майкоп, 2016 елның 9 мае
Морат Кумпилов. Инаугурация. 2017 елның 10 сентябре, Майкоп
2022 елның 9 мае, Майкоп

Морат Кумпилов 1973 елның 27 февралендә Адыгей автономияле өлкәсенең Красногвардейский районы Уляп авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе дөге бригадасы бригадиры булып эшли, аннары «Кавказ» колхозы агрономы, рәисе була. Әнисе — физика һәм математика укытучысы. Бабасы Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышларда авыр яраланып, инвалид булып калган[3].

Адыгея Республикасы башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елда Уляп авылында 9 нчы урта мәктәпне тәмамлый.

1994 елда «икътисад һәм эшкуарлык эшчәнлеге» белгечлеге буенча Ростов халык хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елның июленнән 1994 елның июленә кадәр — Ростов-на-Дону шәһәренең «Промагрос» ассоциациясендә тәэмин итү һәм сату буенча инженер.

1994—-1997 елларда — Адыгея Республикасы буенча финанслар министрлыгының федераль казначылыкның Кызыл гвардия идарәсенең баш ревизор-контролёры. Шул вакытта ук республика парламентына сайлауларда Аслан Тхакушинов штабын җитәкләп, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Адыгеяда хезмәт карьерасын башлап, Кумпилов әтисе һәм әнисе белән туган аулда яшәгән[4].

1997 елның сентябреннән 1998 елның октябренә кадәр — казначылыкның Кызыл гвардия бүлеге башлыгы.

1998 елның октябреннән 1999 елның сентябренә кадәр — Адыгея Республикасы буенча федераль казначылык идарәсенең Кызыл гвардия бүлеге җитәкчесе.

1999 елның сентябреннән 2002 елның гыйнварына кадәр — Кызыл гвардия районы буенча Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар министрлыгының инспекция җитәкчесе.

2002 елның гыйнварыннан алып 2008 елның 9 апреленә кадәр — Адыгея Республикасы буенча 1 нче номерлы районара РФ ИМНС җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.

2008 елның 9 апреленнән 12 маена кадәр — Адыгея Республикасы премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы[5].

2008 елның 12 маеннан 28 маена кадәр — Адыгея Республикасы премьер-министры вазыйфаларын башкаручы[6].

2008 елның 28 маеннан 2016 елның 28 сентябренә кадәр — Адыгея Республикасы премьер-министры[7].

2016 елның 19 сентябрендә Адыгея Республикасы Дәүләт советы — Хасэ депутаты итеп сайланган. 2016 елның 28 сентябрендә Дәүләт советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә премьер-министр вазыйфсыннан азат ителә[8].

2016 елның 3 октябреннән 2017 елның 14 гыйнварына кадәр — Адыгея Республикасы Дәүләт советы рәисе.

2017 елның 12 гыйнварында Россия Президенты указы белән Адыгея Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[9][10].

2017 елның 10 сентябрендә Адыгея Республикасы Дәүләт Советы — Хәсэ утырышында Адыгея Республикасы башлыгы итеп сайланган, һәм шул ук көнне ант иткән һәм Адыгея Республикасы башлыгы вазыйфасына керешкән. Кумплов вазыйфасына керешкәндә Дәүләт Советы рәисе Владимир Нарожный аңа махсус әзерләнгән Адыгея Республикасы Конституциясе текстын, Адыгея Республикасы Дәүләт флагын һәм Адыгея Республикасы Дәүләт гербын тапшырган.

Икътисади һәм социаль тикшеренүләр институты мәгълүматлары буенча, Адыгеяда яшәүчеләрнең 53% тан артыгы Морат Кумпилов эшеннән канәгать, ә төбәк халкының 44,6% вәзгыять уңай якка үзгәрүенә ышана[11].

2018 елның 18 июленнән 28 гыйнварына кадәр һәм 2019 елның 2 августыннан 2020 елның 27 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы[12][13][14][15].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны икътисад укыта. Дүрт улы бар: Джамбот, Давлет, Джантемир һәм Демир.

Балачакта спортның төрле төрләре белән шөгыльләнгән: футбол, җиңел һәм авыр атлетика, волейбол.

Адыгея тауларында актив ял итергә ярата[16].

Instagram һәм Facebook блогларын актив алып бара.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Почёт ордены (2021 елның 2 июле) — Адыгея Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен[17].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кумпилов Мурат Каральбиевич // Единая Россия.
  2. Высший совет партии «Единая Россия».
  3. Новая газета Кубани - Мурат Кумпилов: Нам удалось консолидировать общество. ngkub.ru. 2019-03-05 тикшерелгән.
  4. Мурат Кумпилов: караван идет. ТАСС. 2019-03-05 тикшерелгән.
  5. 9 апреля 2008 года Указом Президента № 28
  6. 12 мая 2008 года Указом № 45
  7. 28 мая 2008 года Указом № 53
  8. Мурат Кумпилов покинул должность премьер-министра Адыгеи// Кавказский узел, 28.09.2016. 2020 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.
  9. Мурат Кумпилов назначен временно исполняющим обязанности Главы Адыгеи.
  10. Указ Президента Российской Федерации от 12.01.2017 г. № 7 «Об исполняющем обязанности Главы Республики Адыгея».
  11. Больше половины жителей Адыгеи довольны работой главы республики. Рамблер/новости. 2019-05-10 тикшерелгән.
  12. Распоряжение Президента Российской Федерации от 18.07.2018 г. № 192-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  13. Распоряжение Президента Российской Федерации от 28.01.2019 г. № 23-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  14. Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.08.2019 г. № 255-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  15. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.01.2020 г. № 10-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  16. Мурат Кумпилов: Руководитель всегда отвечает за свои решения. bloknot-krasnodar.ru. 2019-03-12 тикшерелгән.
  17. Указ Президента Российской Федерации от 02.07.2021 г. № 394 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Афасижев Т. И. Аульская хроника: годы, люди, события. — Майкоп: Издательство ООО «Аякс», 2004. — 397 с. УДК 930 (470.621) ББК 63.3 (2 Рос. Ады.) А 94
  • Афасижев Т. И. Мой аул: вехи истории. — Майкоп: Издательство ООО «Аякс», 2002. — 382 с., илл. ББК 63.3. (2 Рос. Ады.) УДК 930 (470.621) А 94

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]