Моргенштерн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Моргенштерн latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Моргенштерн
Morgenshtern (3) на Видфест 2018 в Москве (cropped).jpg
Туган телдә исем рус. Алишер Тагирович Моргенштерн
Туган 17 февраль 1998(1998-02-17) (23 яшь)
Уфа, Россия
Яшәгән урын Уфа
Мәскәү
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре рэпер, көйязар, Битмейкер, автор-башкаручы, Битмейкер, телепродюсер

Commons-logo.svg Моргенштерн Викиҗыентыкта

Алишер Таһир улы Моргенштерн (туганда — Вәлиев; 1998 елның 17 феврале, Уфа, Россия) — Россия рэп-башкаручы һәм музыкант. Элегрәк видеооблогер эшчәнлеген YouTube видеохостингында алып барган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алишер Таһир улы Вәлиев 1998 елның 17 февралендә Уфада туган[1]. MTV хәбәрләренә караганда, милләте буенча — «яртылаш рус, яртылаш башкорт»[2]. Әти-әнисе аерылышкан, ә Алишерга 11 яшь тулгач, әтисе көчле эчкечелек аркасында бавыр циррозыннан үлә[3].

Рэп белән мәктәп елларында шөгыльләнә башлый. Иң беренче клип «Болытлардан югарырак» исеме астында 2010 елда төшерелгән.

Берникадәр вакыт Башкортстан дәүләт педагогика университетында укыган, соңыннан куылган. Вуз җитәкчелегендә аны «урод», ә аның иҗатын — «дерьмо» дип атаганнар[4]. Университетка әтисенең үлеме аркасында булган өстенлекләр аркасында гына керә алган[5]. Аннары Уфа дәүләт авиация техник университетына информатика белгечлеге буенча укырга керә, тик тиздән аны куып чыгаралар[6].

Беренче танылуны YouTube сайтында «#ИзиРеп» үз проекты кысаларында пародия видеороликлары ярдәмендә ала. 2018 елның 17 февралендә Hate Me дебют мини-альбомын, шулай ук «Дикий» һәм «Insomnia» трекларына видеоклип чыгара[7]. 2 сентябрь көнне «Менә шулай» видеоклипын чыгара, 4 сентябрьгә «ВКонтакте» социаль челтәренең иң популяр 8 музыкаль композициясе исемлегенә керә[8][9].

2019 елның 1 гыйнварында «Улыбнись, дурак!» альбомы чыга. Альбомда 4Teen һәм ЛСП башкаручылары, шулай ук видеоблогер Дмитрий Ларин катнашкан.

2020 елның 5 июнендә «Пососи» исеме астында сингл һәм клип чыга. Музыкаль видео 2,3 миллионнан артык дизлайк җыйган, ул YouTube та Россиядә иң күп дизлайк куелган видеога әверелгән.

2020 елның 25 июнендә Forbes журналының Россия версиясе «40 яшькә кадәр Россиянең иң уңышлы йолдызлары 2020» исемлеген бастыра, анда Алишер Моргенштерн бер ел эчендә 1,5 млн долларлык гомуми табыш белән 21 баскычны били[10].

2020 елның 8 сентябрендә «Topical Style Awards 2020» еллык 12 йолдызлы премиясендә була, анда «Ел хатын-кызы» премиясенә лаек була[11][12]. 2020 елда Моргенштерн «вДудь» интернет-шоуына интервью бирә[13].

2020 елның 13 ноябрендә Моргенштерн американың Lil Pump рэперы белән бергә язылган «Watafuk?!» җырын чыгара. Җыр чыкканнан соң бер көн узгач, Моргенштернның Youtube рәсми каналында чыгарылган анимацияләнгән видео биш миллион[14] карау җыйган һәм Россия сегментының YouTube трендларын җитәкләгән[15].

2021 елның 15 мартында рэперның Альфа-банкта яшьләр белән эшләү буенча директор вазыйфасына билгеләнүе билгеле була[16]. Тик рэперга карата наркотикларны пропагандалаган өчен административ эш кузгатылуы турында мәгълүмат пәйда булгач, Альфа-банк хәбәр иткәнчә, яңалык реклама булган һәм музыкант банк хезмәткәре түгел[17].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алишер үзе хәбәр иткәнчә, 2020 елның ноябрь аеннан Диләрә Зиннәтуллина белән якын мөнәсәбәттә торалар. 2021 елның июлендә, «NOMINALO» клипын төшергән вакытта, Алишер Диләрәгә тәкъдим ясаган, ул «Әйе» дип әйткән. 2020 елның 3 ноябрендә дөнья күргән Юрий Дудька биргән интервьюсында ул 2019 ел ахырында аңа мөнәсәбәтләрне ачык итәргә тәкъдим иткән, тик Диләрә баш тарткан, һәм пар аерылышкан.

Бизнес[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елда Моргенштернның Мәскәүдә ресторан ачарга ниятләве билгеле була. 2020 елның 25 июнендә Алишер Моргенштерн һәм Эдуард Попов («Янис Грек» тәхәллүсе астында автоблогер буларак танылган) «КАЙФ» ҖЧҖ теркиләр[18]. 26 октябрьдә Зур Дмитровка урамындагы офис бинасының соңгы катында Kaif Provenance рестораны ачыла[19].

Суд процесслары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның апрелендә рэперга карата наркотикларны пропагандалаган өчен административ эш кузгатылган[20]. 2021 елның 3 июнендә Мәскәү шәһәренең Зюзи район суды шәхси эшмәкәр Моргенштернны административ хокук бозуда гаепле дип тану турында карар чыгара[21].

Украинаның куркынычсызлык хезмәте тәкъдиме буенча, Украинаның мәдәният һәм мәгълүмат сәясәте министрлыгы 2021 елның 28 апрелендәге боерыгы белән рэп-башкаручыны һәм музыкантны Украинаның милли иминлегенә куркыныч тудыручы затлар исемлегенә кертә[22].

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студия альбомнары

  • «До того как стал известен» (2018)
  • «Улыбнись, дурак!» (2019)
  • «Легендарная пыль» (2020)
  • «Million Dollar: Happiness» (2021)
  • «Million Dollar: Business» (2021)

Бүләкләр һәм номинацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Бүләк Номинация Нәтиҗә Искәрмә
2020 Topical Style Awards 2020 Ел хатын-кызы Җиңү [11]
MTV Europe Music Awards Россиянең иң яхшы башкаручысы Номинация [23]
GQ Ел кешесе 2020 Ел музыканты Җиңү [24] [25]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Изи фейм»: Кто такой Моргенштерн и почему он уже едет в тур по стране (рус.), Афиша. 25 ноябрь 2018 тикшерелде.
  2. Кто такой Моргенштерн?
  3. Моргенштерн(үле сылтама)
  4. Алишер Моргенштерн: биография музыканта, nur.kz
  5. Моргенштерн Алишер Тагирович
  6. Приказ о зачислении № 2141-СТ от 03.08.2017
  7. Morgenshtern выпустил клип «Дикий» и дебютный EP. 2020-07-04 тикшерелде.
  8. Новый клип Morgenshtern стал хитом (рус.), Korrespondent.net. 27 ноябрь 2018 тикшерелде.
  9. Чарты, рейтинги, хит-парады (рус.), intermedia.ru (2018-09-06). 27 ноябрь 2018 тикшерелде.
  10. 40 самых успешных звезд России до 40 лет. Рейтинг Forbes (2020-06-25). 2020-09-16 тикшерелде.
  11. 11,0 11,1 Моргенштерн получил премию «Женщина года» (2020-09-09). 2020-09-16 тикшерелде.
  12. Рэпер Моргенштерн стал «женщиной года» (2020-09-10). 2020-09-16 тикшерелде.
  13. MORGENSHTERN – главный шоумен России-2020 / вДудь (3 ноября 2020).
  14. Песня Моргенштерна и Lil Pump набрала пять миллионов прослушиваний (2020-11-14). 2020-11-14 тикшерелде.
  15. Моргенштерн выпустил совместную песню с американским рэпером Lil Pump (2020-11-13). 2020-11-14 тикшерелде.
  16. Альфа-банк нанял на работу Моргенштерна.
  17. Альфа-банк отказался считать Моргенштерна своим сотрудником (2021-04-17).
  18. Моргенштерн решил кормить людей в «Кайфе». 2020-09-16 тикшерелде.
  19. Пигарев А. (2020-11-02). Каким получился ресторан Моргенштерна Kaif Provenance. РБК Стиль. 2020-11-14 тикшерелде.
  20. Моргенштерн не признал вину в пропаганде наркотиков.
  21. Суд признал виновным Алишера Моргенштерна в пропаганде запрещенных веществ и постановил оштрафовать его на 100 тысяч рублей // Вокруг ТВ : электр. изд.. — 2021. — 3 июнь.
  22. Моргенштерна включили в перечень лиц, которые угрожают нацбезопасности Украины // Украинская правда : электр. изд.. — 2021. — 29 апрель.
  23. Рэпер Niletto получил награду MTV как лучший исполнитель года в России — Газета.Ru
  24. Все победители премии «GQ Человек года» 2020 (2020-11-12). 2020-11-14 тикшерелде.
  25. Моргенштерн, Богомолов и Ко: чем запомнилась премия "GQ Человек года" (2020-11-13). 2020-11-14 тикшерелде.

Сылтамала[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]