Казан арты керәшеннәре сөйләшенең ташкирмән урынчылыгы
| Казан арты керәшеннәре сөйләшенең ташкирмән урынчылыгы | |
| Үзисем: |
татарча |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: |
Татарстан: Лаеш районы |
| Классификация | |
| Төркем: | |

Ташкирмән урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Лаеш районы Ташкирмән авылы керәшен-татарларында таралган урынчылыгы, икенче яктан аны көнбатыш диалектның мордва-каратай сөйләшенә дә кертәләр.[1]
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ташкирмән авылында яшәүчеләр – XVII йөздә Иделнең сул ярына күченгән каратайлар, алар шул ук диалектта сөйләшәләр, ләкин мордва үзаңын югалтканнар, үзләрен керәшен татарлар дип исәплиләр.[1][2]
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу сөйләш тел үзенчәлекләре буенча мордва-картай сөйләше белән якын булса да, аңа мишә буе керәшеннәре сөйләше дә якын, әмма кайбер аермалары да бар.[2]
Фонетика. А авазы - арткы рәттәге, аскы күтәрелештәге иренсез сузык авазы, бик ачык әйтелә, мишәр диалекты сөйләшләрендәгечә. К, г – тирән-арткы тел авазлары, сүз башында бигрәк тә тирән-арткы телдә әйтелә. Кайбер сүзләр һәм иҗекләр азагында тирән арткы телдәге қ һәм арткы телдәге к авазы урынына ' (хәмзә бугаз авазы) әйтелә: Ни' чәй эчмийең? - Нигә чәй эчмисең?; И'мә' пешердем - икмәк пешердем. Җ, ч – аффрикат тартыклары сүз башында һәм уртасында очрый: дҗитен, мырдҗа, Мәрдҗә - Мария; тчилә' - чиләк.
-гач хәл фигыль аффиксында – ч~с алышына: барғас - барғач.
Морфология. 2 нче затның белдерү фигыльләрендә берлек санның -сың/-сең әдәби формасы урынына кыскартылган -ң варианты кулланыла: Тыннап тораң (торасың) əле син «Кала башы» дҗырларын.
Бу авылның сөйләмендә -тчәре бәйлеге кулланыла: өчкə тчəре саный - өчкә кадәр саный.
Лексика. Ташкирмән сөйләшенең кайбер диалектизмнары: гомбақты - көнбагыш; гөбө сөтө – май әйрәне; ылақша – токмач; дҗəшсри - нардуган; əйдегиде - уен төре; дҗағалық - муенса; эт терсəге – күзгə чыккан арпа; петчеп тегү – кисеп тегү,; тчəй түбере – чəй чүбе; тыуған-игəтч – туған-тумача; ардақлау – кадерлəү; ардақлы – кадерле.[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хәйретдинова һ.б. — Казан: Мәгариф, 2008. — 463 б.
- Баязитова Ф. С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. — М.: Наука, 1986. — 248 с. 2. Баязитова Ф. С. К истории формирования говоров крещеных татар // В кн.: Исследования по исторической диалектологии татарского языка. — Казань: Казан. филиал АН СССР, ИЯЛИ, 1979. — С.105-138.
- Баязитова Ф. С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. — Казан: Матбугат йорты, 1997. — 248 б.
- Ercan Alkaya, Zoya Kirillova. Kreşin Tatar Türkçesi (Dil, Tarih, Kültür). — İstan-bul: Kesit Yay., 2018. — 670 s.