Моси патшалыклары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Моси патшалыклары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Моси патшалыклары
Дөнья кисәге Африка
Башкала Тенкодого[d]
Гамәлдән чыгу датасы 1896
WestAfrica1530-es.svg

Моси патшалыклары (кайвакыт ялгышлык белән «Моси империясе» дип аталалар) хәзерге Буркина-Фасо территориясендә булган өч көчле дәүләт. Алар барысы да охшаш гореф-гадәтләр һәм хакимият формасына ия булган, ләкин алар бер-берсеннән бәйсез идарә ителгән. Патшалыклар үзара җирле конфликтларда катнашкан яки төньяктан ( Мали территориясеннән) мөселман агрессиясенә каршы берләшкәннәр.

Тарихы, географиясе һәм төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моси XI гасыр азагында Гананың төньягыннан Буркина-Фасога күченә. Алар Йонйонзе дип аталган тарихи ватаннарын ташлап, атлы гаскәрләргә таянган көчле гаскәрләре булган күптөрле үсешкән дәүләтләр булдырдылар. Моси, даими рәвештә Мали территориясенең күпмедер өлешен яулы й барып, мандинка һәм сонгай мөселман халыкларының һөҗүмнәрен уңышлы кире ҡаға. Алар, күпчелек очракта, йола радицион ышануларына, таяндылар һәм хәзер дә таяналар.

Тенкодого[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мосиның атлы гаскәрләре Мали һәм Сонгай территориясенә һөҗүм итүгә дә, үз җирләрен яклауга да махсуслашкан була.

Мосиның беренче патшалыгы Тенкодого булган, Тенкодогоның Иске Ватаны дигән исем белән билдәле булган[1]. Ул 1120 елда хәзерге Тенкодого территориясендә Буркина-Фасода барлыкка килгән. Аның беренче хакиме Нааба исемле булган, башкаласы Тенкодого дип аталган (бу топонимнан дәүләт исеме барлыкка килгән).

Ятенга[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мосиның икенче патшалыгы 1333 елда төньякта Мали империясенең агрессиясенә каршы булган вакытта оешкан Ятенга булган. Аның хакименең исеме Ятенга Нааба, башкаласы Вахигуя булган (аңа Ятенга Нааба нигез салган, «Кил һәм патшаны хөрмәтлә» дип тәрҗемә ителә [1] ), хәзерге шәһәр Уахигуя дип атала.

Вогодого[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче һәм соңгы бөйөк Моси патшалығы Володого (Вагадугу/Уагадугу) дип аталган, аңа Нааба Уэдраого, принцесса Йенеганың [2] улы, нигез салган. Вогодого хәзерге Буркина-Фасода 1441нче елда өстенлек итә башлай. Аның хакиме Моого Нааба хәзерге көнгә кадәр яшәп килүче Уагадугу шәһәреннән идарә итә.

Яулануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моси патшалыклары XIX гасыр ахырына кадәр, французлар яулап алганчы, яши. Тенкодого, иң борынгы патшалык, 1894 елда беренче булып яулап алына. Ятенга, 1895 елның маенда Өченче француз республикасы белән протекторат турыда килешү төзегәнлектән, Teнгодого язмышын кабатламый. Вагадугу шул ук елның сентябрендә яулап алына, һәм Франция протекоратына әверелә. Вобого, Моси халкының соңгы бәйсез Мого Набасы һәм Уагадугу хакиме рәсми рәвештә 1897 елда Зонгоирига (Алтын Яр) сөргенгә җибәрелә, һәм шунда 1904 елда үлә [3] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Список правителей государства Моси Тенкодого
  • Список правителей государства Моси Ятенга
  • Список правителей государства Моси Вогодого
  • История Буркина-Фасо

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]