Мосо халкы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мосо халкы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мосо
Mosuo symbols.jpg
Мосо халкының борынгы символларын тасвирлаучы язма такта, кытай телендә
Үз аталышы: На
Гомуми саны: 40,000
Таралышы: Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүриятеның Сычуань һәм Юньнань провинцияләрендә, Тибет автономиясе чигендә, Һималай тауларындагы Лугу күле буенда
Тел: наси диалекты
Дин: Донгба, Тибет буддачылыгы, даочылык
Раса төре: монголоидлар
Бүтән халыкка керүе: наси милли төркеменә керә
Якын халык: наси
Көньяк Кытайдагы Лугу күле — мосо халкының мәдәни үзәге, ул Ганьму таулары итәгендә урнашкан,.

Мосо (кытайча 摩梭, пиньинь: Mósuō, үзатамалары — на) — наси милли төркеменә керүче халык, Кытайның Сычуань һәм Юньнань провинцияләрендә, Тибет автономиясе чигендә, Һималай тауларындагы Лугу күле буенда яши.[1].

Мосо милли үзаңы
Мосо кабиләләренең культурасы наси төркеменең башка халыкларыныкыннан аерылып торса да, КХР хакимияте аларның барысын да бер милләт дип саный.
Чынбарлыкта мосолар үзләрен башка насиларга охшаш булмаган мөстәкыйль милли төркем дип таный. Һәм бу аерымлану мосо җәмгыяте төзелешенең һәм иҗтимагый тормышының бөтен тармакларында да чагылыш таба.

Яшәү һәм хуҗалык итү рәвеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мосо тукучысы (ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы)
Мосо халкы яшәгән урын КХР харитасында
2005 елда төшерелгән сурәт: милли кием кигән мосо хатыны Лугу күле янында кыр эшләрен башкара.

Мосо кабиләләре Һималай тауларының көньяк өлешендә, Мьянманың төньяк ноктасыннан көнчыгыштарак яши. Алар башлыча натураль нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә: бөртекле ашлык һәм бәрәңге үстерәләр, як, буйвол, сарык, кәҗә асрыйлар, тавык-каз тоталар. Суыткычлар булмау сәбәпле, итне тозлыйлар яки ыслыйлар. Ашлыктан “сулима” дип аталган исерткеч эчемлек әзерлиләр, аны төрле бәйрәмнәрдә, йолалар үтәгәндә һәм шулай ук рәсми сәбәп булмаганда да эчәләр, бу шәраб белән кунакларын сыйлыйлар.

Җирле икътисад бартер сәүдәсенә нигезләнгән, ләкин башка халыклар йогынтысында акчалата алыш-биреш тә таралып килә. Кайбер мосо авылларына электр уты үткәрелгән, ләкин күбесе әле һаман да электрлаштырылмаган килеш. Суны коелардан алалар.

Мосо халкында, крәстиян көн саен җиде сәгать, ә ел дәвамында җиде ай эшли, дигән әйтем бар. Борынгы заманнарда мосо кабиләләре солы, карабодай һәм җитен генә үстергәннәр. Соңрак, һань-кытайлылар йогынтысында, кукуруз, көнбагыш, кытай борчагы, бәрәңге, кабак, кузаклылар кебек культураларны да үзләштергәннәр. Бәрәңге хәтта XX гасыр уртасына кадәр төп ризыкларның берсе булып торган, шуннан дөге үстерә башлаганнар. Бүген инде дөге тулаем уңышның яртысын тәшкил итә.

Лугу күлендә

XX гасыр башыннан бирле мосо кабиләләре буйвол, ат һәм кәҗә асрыйлар, ләкин борынгы заманнардан ук килгән дуңгызчылык җирле халыкның яраткан шөгыле булып кала. Дуңгыз ите мосо җәмгыятендә зур роль уйный: аның белән кунакларны сыйлыйлар, аны мәетләрне яндыру-җирләү йолаларында кулланалар. Дуңгыз ите иркен тормыш һәм байлык билгесе дип санала, аны хәтта алыш-бирештә акча алмашы буларак та кулланалар.[2]. Елга бер мәртәбә терлек ярминкәләре үткәрелә.

Мосо халкы күлдә балык тоту белән дә шөгыльләнә, ләкин бу очракта моторлаштырылган техника кулланудан баш тарта, чөнки мондый кәсеп зур гөнаһ дип санала.

Җәмгыять һәм гаилә төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заманча матриархат
Мосо халкын еш кына матриархаль халык дип тә саныйлар.[3][4]. Әлбәттә, мондый гадиләштерелгән караш чынбарлыкка туры килми. Хатын-кыз гаилә һәм нәсел башлыгы булып тора, хуҗалык һәм икътисад мәсьәләләрен хәл итә, ләкин сәяси хакимият ир-ат кулында кала.[5]

Мосо гаиләсе

Мосо кызлары һәм хатыннары — искиткеч гүзәл затлар.[6] Мосо кызларын бөтен өй эшләрен башкарырга өйрәтәләр. Элегрәк мосо кешеләре үзләре җитештергән тукымалардан кием-салым тегә торган булган, ләкин XXI гасырда халык мондый тауарларны читтән сатып ала башлады.

Кайбер этнографик “тикшеренүләр”дә, мосо ирләренең хуҗалык эшләрендә бернинди бурычлары юк, дигән караш алга сөрелә: имештер, көне буе ашап-эчеп, көч туплап яталар, төнлә хатын-кыз белән “шөгыльләнер” өчен. Ләкин бу уйдырма гына. Чынбарлыкта көтү көтү, терлек карау, балык тоту, җир сөрү кебек авыррак хезмәт ир-ат җилкәсендә. Ирләр шулай ук гыйбадәт кылу һәм корбан чалу белән дә мәшгуль.

Туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләре һәм гомумән нәселдәнлек хатын-кыз ягыннан исәпләнә, чөнки кайвакыт балалар үз аталарының кем булуын озак вакыт яки бөтенләй белми кала. Мосо кабиләләрендә патриархаль халыкларга хас булган никахлашу гадәте юк, һәм ир-ат белән хатын-кызның бу халыктагы бергәлеге “кунаклык никахы” (тисесе) дип атала. 

Балигълыкка ирешү

Мосо кызлары
Мосо яшүсмерләре

Балигълыкка ирешү тантанасы — мосо яшүсмерләре тормышында бик мөһим вакыйга. Аны бала 13 яшен тутыргач үткәрәләр. Моңа кадәр мосо балалары — малайлар да, кызлар да — бертөрлерәк кием киеп йөри торган була һәм дини чараларда катнашмый. Бала балигъ булганчы ук үлеп китсә, аны күмгәндә бернинди дини йолалар башкарылмый.

Балигълыкка ирешү мәрәсименнән соң кызлар юбка һәм итәкле күлмәк, ә малайлар ыштан-чалбар кия башлый. Кызларга аерым йокы бүлмәсе бирәләр, һәм алар, җенси яктан да тулысынча өлгереп җиткәч, биредә үзләре чакырган кунакларны, булачак балаларының аталарын кабул итә башлый. 

Гаилә тормышы
“Кунаклык никахы” шартларында җенси аралашучыларның һәркайсы үз гаиләсе йортында яши, уртак балалар хатын-кыз гаиләсендә кала. Хатын-кызның үз балалары булмаса, читтән асрауга алалар. Асрауга алынган балалар хатын-кыз гаиләсендәге башка кешеләр белән тигез хокуклы, аларны берничек тә аермыйлар һәм кимсетмиләр. Асрамага кыз бала алсалар, үсеп җиткәч, аның гаиләдә матриарх булып китүе дә мөмкин.

Җенси мөнәсәбәтләр бары тик “кунаклык никахы”на һәм егет белән кызның бер-берсенә мәхәббәтенә генә нигезләнә. Җенси кушылу тәкъдимен егет тә, кыз да ясый ала, ләкин кайчан очрашу һәм җенси мөнәсәбәткә керү вакытын бары тик кызлар гына билгели, егетләр аларның рөхсәтеннән узып төн кунарга килә алмый. Төнге очрашуларны гадәттә сер итеп тоталар, ир-ат үз сөяркәсе янына караңгы төшкәч кенә килә һәм таң атканчы ук үз өенә кайтып китә. Хатын-кыз, үзе теләсә, берничә ир белән дә җенси мөнәсәбәттә тора ала, ләкин гадәттә үзе сайлаган ир белән озак вакытлы аралашуны кулайрак күрә.

Чынбарлыкта мосо халкын тулысынча полиандрик халык дип атап булмый, аны “чагыштырма моногамия”гә тартым дип санарга кирәк. Шулай да, кайбер хатыннарның үз гомерендә иллегә кадәр ир белән җенси аралашканы билгеле. Ләкин мосо хатыннары турында, болар җенси яктан тотнаксыз икән, дип әйтеп булмый. Киресенчә, мондый ирек аларга җаваплылык кына өсти.

На телендә, “ата”, “әти” дигән сүзләр булмаган кебек, “көнчелек” һәм “хатын-кызны көчләү” төшенчәләре дә юк.

Әлбәттә, хатын-кыз үз баласын кемнән тапканын белә яки, һич югында, чамалый, балалары атасын белмәүне үзе өчен оят дип тә саный. Шуңа да карамастан, ул мондый мәгълүматны күпмедер вакыт сер итеп тотуны кулайрак күрә. Әти булырга тиешле кеше үзе яралткан баланың туган көненә һәм көнчыгышча яңа ел бәйрәменә бүләкләр алып килә һәм аның балигълыкка ирешү тантанасында да катнаша.

Ир белән хатын мөнәсәбәтләре озак вакытлы, хәтта гомерлек тә булырга мөмкин. Ләкин ир-ат беркайчан да хатын-кыз өенә “утрак тормышка” күчеп китми, бары тик кунак рәвешендә генә килә ала. Һәм киресенчә. Бер генә парның да уртак милке булмый. Ата кеше үзе яралткан балаларны түгел, ә үз гаиләсендәге кече туганнарын карау-тәрбияләү белән мәшгуль. Балалар һәрвакыт үз анасы фамилиясен йөртә.

Ике як та җенси мөнәсәбәтләрдә тулысынча ирекле һәм аларны теләсә кайсы вакытта өзә ала. Ирнең яки хатынның ниндидер сәбәпләр аркасында җенси якынлык кыла алмый торган булып китүе, табигый ки, аларның мөнәсәбәтләрен өзә, ләкин бу очракта бернинди низаг тумый. Һәм тагын, гаилә матриархының үз карамагындагы кешеләрне үзе кирәк түгел дип санаган җенси мөнәсәбәтләрдән читләштерергә хакы бар. 

Мәетләрне яндыру һәм җирләү
Үлем-җитем мәсьләләре һәм мәетләрне яндыру-җирләү — ир-ат карамагында. Бу очракта гаилә әгъзалары һәм кунаклар өчен ризык-сыйны ирләр үзләре әзерли, авылдагы гаиләләрнең күбесе ярдәмгә кимендә бер ир кеше җибәрә. Үлгән кешенең өенә руханиларны чакыралар, алар анда мәрхүмнең күккә ашкан җаны хөрмәтенә бон һәм Будда дине догаларын укыйлар. Мосо халкы, бон дине догаларыннан гайре җан бөтенләй юкка чыга, ә Будда дине ламнарының гыйбадәтеннән башка яңадан туа алмый, дип саный. Артык зур булмаган табутларны дүрткел рәвешендә ясыйлар. Мәетнең гәүдәсен табутта ана карынындагы шәкелдә урнаштыралар — бу кеше яңадан туа һәм кабат яши алсын дип. Аннары табутны яндыралар. Учак тирәсендә махсус бизәлгән ат йөртәләр, ул мәрхүмнең җанын алып китәргә ярдәм итә дип санала. Шуннан соң гаилә әгъзалары һәм кунаклар бергә җыелып дога укыйлар, үлгән кешегә ата-баба җиренә уңышлы сәяхәт телиләр. 

Мосо өйләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мосо өйләре дүрткел яки дүртпочмаклык рәвешендә төзелә, шундый берничә корылма уртасында ишек алды барлыкка килә. Өйләрнең беренче катында мал-туар асрыйлар, ашарга әзерлиләр һәм кунаклар кабул итәләр. Икенче катта азык-төлек һәм башка кирәк-ярак саклана, җитлеккән хатын-кызның йокы бүлмәләре дә шунда ук. Ирләр һәм балигъ булмаган балалар барысы бергә аерым бүлмәләрдә йоклый.

Иң өлкән яшьтәге хатын-кыз (ул кытайча һәм җирле на телендә “а ми” дип атала) гадәттә гаилә башлыгы булып тора. Теләсә нинди мәсьәләләр дә “гаилә шурасы”нда каралырга мөмкин. Бәхәсләр гадәттә барысы да уртак фикергә килгәнче дәвам итә. “Консенсус” табылмаса, хуҗабикә фикере — соңгы сүз. Акча-милек тә аның кулында, гаилә әгъзаларына эш бирүче, йомыш кушучы да — бары ул гына. Картайган матриарх үз вәкаләтләрен гаиләдәге башка хатын-кызга бирергә теләсә, ул аңа амбар-келәт ачкычларын тапшыра, шуның белән бөтен хакимлек хокуклары да яңа хуҗабикәгә күчә.

Мосо гаиләләрендә берничә буын яши, әби-баба, ата-ана булып саналырга тиешлеләр, ир-ат заты һәм балигъ булмаган туганнар ишек алдындагы өйләрнең берсендә-икесендә урнашкан була. Аерым йокы бүлмәләре бары тик бала табу яшенә җиткән хатын-кызга гына тиешле.

Этләр мосо гаиләсе әгъзасы дип санала, Көнчыгышның башка культураларыннан аермалы буларак, аларны үтерергә һәм эт итен ашарга ярамый. Мосо халкы, элек кешеләр 13 ел гына яшәгәннәр, ә этләр 60 яшькә җитә торган булганнар, дип саный. Аннары этләр үз гомерләрен кешегә бүләк иткәннәр, ди, үзләрен тукландыру һәм гаиләдә изге җанвар итеп тоту бәрабәренә. Шуңа күрә 13 яшькә җитеп балигъ булу тантанасында барча ир-ат этләргә багышлап гыйбадәт кыла. 

Мосо диннәре һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин мосо халкы тормышының үзәгендә тора, дисәң дә була. Мосо инанулары берьюлы һәм синкретик бон диненең, һәм Тибет буддачылыгының асылын чагылдыра.

Борынгы бон дине
Бон дине меңнәрчә ел дәвамында мосо культурасының рухи тоткасы булып торган. Ул анимизм, ата-баба культы һәм алиһә-анага табыну йолаларын берләштерә.
Төрле явыз рухлар йогынтысыннан шаманнарча арындыру һәм үлгән кешеләренең җаннарына ахирәткә ирешүдә ярдәм итү — бон руханиларының төп вазифасы. Транс халәтенә кереп, теге дөнья рухлары белән аралашу өчен, алар махсус исерткеч эчемлекләр кулланалар. Мосо теленең үз әлифбасы юк, шуңа күрә бон дине тәгълиматы китап рәвешендә язылмаган. Руханиларның барысы да — ир-ат затыннан.

Бон дине хәзерге вакытта, балаларга исем бирү, балигълыкка ирешү, мәетләрне озату, милли бәйрәмнәрдә һәм кеше чирләп киткән очракта гына кулланыла. Кытай коммунистларының озак еллар дәвамында динне тыеп килүе сәбәпле, бон руханилары да күп түгел инде. Хәзерге шартларда Кытайда да диннәрне тыю, инанулар иреген инкарь итү галәмәте юк.

Үзенчәлекле буддачылык
Буддачылыкның мосо тормышындагы роле торган саен арта бара. Ләкин бу халыкның буддачылары — ит ашый торганнар. Руханилар вафат булганнарның рухына багышлап гыйбадәт кыла һәм халыкка бу диннең башлангыч нигезләрен җиткерә. Гаиләдә берничә малай булса, аларның берсен гадәттә буддачылык монахы итеп җибәрәләр.

Мосоларның үз “тере Буддасы” бар, аны Тибет изгеләренең берсе реинкарнациясе дип саныйлар. Ул үзе Лицзянь шәһәрендә яши, ләкин кайвакыт, Будда дине бәйрәмнәренә барам дип, Тибеттагы Юннинь шәһәренә китә. Гадәттә мосо өйләренең түрендә, учак янында, буддачылык аллаларының берсенә багышлап санәм-сын тора.

Мосо (на) теле
Мосолар сөйләшә торган на теле диалекты Тибет-Бирма телләре асгаиләсенә керә, аның үз әлифбасы юк. Хәзерге вакытта “Лугу күле төбәгенең мәдәни үсеш ассоциациясе”[7] дигән оешма мосо язуын булдыру эше белән мәшгуль.

Заманча үзгәрешләр
Мосо культурасына инде күптәннән бирле юкка чыгу куркынычы яный. Мосо җирләрен һань-кытайлылар Мин династиясе заманында ук басып алганнар иде. Мосолар Будда динен үз инануларына яраклаштырып кабул итәргә мәҗбүр булганнар.

Мосо халкы туристлык өчен күренекле урында яши. Килмешәкләр, әлбәттә, мосо культурасына да тискәре йогынты ясый. Әйтик, “кунаклык никахы” заманча фәхешне аклау өчен сылтау була башлады. Шул сәбәпле мосо кешеләре элек беркайчан да булмаган венерик чирләрдән интегә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Lugu Lake Mosuo Cultural Development Association (2006). The Mosuo: Daily Life. Retrieved on: 2011-07-11.
  2. Hua, Cai. A Society without Fathers or Husbands: The Na of China, p. 42. Asti Hustvedt, trans. New York: Zone Books, 2001.
  3. York, Geoffrey (2004) «Mother Land», Globe & Mail, 24 September 2004. Калып:Dead link
  4. Житейское счастье наси
  5. Lugu Lake Mosuo Cultural Development Association (2006). The Mosuo: Matriarchal/Matrilineal Culture. Retrieved on: 2011-07-10.
  6. http://www.kulturologia.ru/files/u12645/mosuo-3.jpg
  7. http://www.mosuoproject.org/main.html