Мостафа Кырымал
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Төркия |
Туу датасы | 1911[1][2] |
Туу урыны | Бакчасарай, Акмәсҗит өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе |
Үлем датасы | 22 апрель 1980 |
Үлем урыны | Мүнхен, Федератив Алмания Җөмһүрияте |
Җирләнгән урыны | Zıncırlı mädräsäse |
Туган тел | кырымтатар теле |
Һөнәр төре | сәясәтче, тарихчы |
Әлма-матер | Мүнстер университеты[d] һәм Вилнүс университеты[d] |
Академик дәрәҗә | докторлык дәрәҗәсе[d] |
Мостафа Кырымал Викиҗыентыкта |
Мостафа Эдиге Кырымал (кырымтат. Mustafa Edige Qırımal (Szynkiewicz); 1911 ел, Бакчасарай, Кырым — 1980 ел, Мюнхен, Алмания) — диаспорада яшәүче кырым татарлары лидерларының берсе, кырым татар һәм татар җәмәгать эшлеклесе һәм тарихчысы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтисе Мостафа Синкевич липка татарларыннан булган. Гаиләсе Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Кырымда яши. Ул Ялтадан ерак булмаган Дерекөе авылында яшәп Ялтада рус урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Акмәсҗит (Симферополь) педагогика институтында югары белем ала.
Совет басымы көчәйгәч, ул башта Әзербайҗанга, аннан Иранга күченә. 1932 елда Иран аша Истанбулга килгәч, ике елдан соң үзенең абыйсы, мөфти Якуп Синкевич янына китә.
1939 елда Вильнюс университетында сәяси фәннәр буенча укуын тәмамлаган Мостафа Эдиге Кырымал янә Польша аша Берлинга китә. Кырым, Украина алман оккупациясе чорында (1941-1944) кырым, татар хәрби әсирләре белән кызыксынган.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, ул Алманиядә кала һәм Кырым төрекләренең милли көрәше диссертациясе белән Мюнстер университетында фәлсәфә докторы исемен ала.
Аймелек ханымга өйләнгән Эдиге Бәк 1980 елда Мюнхенда үлә һәм совет оккупациясе аркасында Алманиядә җирләнә.
Җирләнүе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2007 елга кадәр Мюнхенда яшәгән, хәзер Канадада яшәүче туганы Аслан Бей ышанычнамәсе буенча, Көнбатыш Европа Кырым мәдәни үзәге генераль директоры Рафет Каранлык һәм Кырымның Көнбатыш Европа Кырым мәдәни үзәге вәкиле Куршад Өрнәк, Кырымга "Көнбатыш Европа Кырым мәдәни үзәге" тарафыннан Стамбул аша Кырымга китерелеп җирләнә.[3]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Edward Allworth. The Tatars of Crimea: Return to the Homeland : Studies and Documents. — Duke University Press, 1998. — С. 342. — 404 с. — ISBN 978-0-8223-1994-8.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «1917 ihtilalinden sonra Kirim-Turk ailesiyle kadinin durumu» [The status of Crimean-Turk family and womanhood after the 1917 revolution]. Dergi 3 (1955): 13-30.
- «Kirim Turklerinin 1917—1920 ihtilal yillarinda milli kurtulus hareketi» [Crimean Tatar national liberation movement during the revolutionary years of 1917—1920]. Dergi 48 (1967): 55-69