Мостафа Ногман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мостафа Ногман latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мостафа Ногман
Туган телдә исем Мостафа Ногман улы Ногманов
Туган 22 декабрь 1912(1912-12-22)
Татарстанның Арча районы Кызыл Яр авылы
Үлгән 4 сентябрь 1976(1976-09-04) (63 яшь)
Казан

Мостафа Ногман улы Ногмановтатар шагыйре, тел галиме.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мостафа Ногман 1912 елның 22 декабрендә Татарстанның Арча районы Кызыл Яр авылында сәүдә эше белән дә шөгыльләнүче урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Казан педагогика техникумын тәмамлый, аннары берничә ел Татарстан һәм Таҗикстан мәктәпләрендә укытучы, 19351937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда сәркатип булып эшли, 1937-1941 елларда Дүшәмбе дәүләт педагогика институтының кичке бүлегендә укый, Ватан сугышы чорында (19411945) юстиция өлкән лейтенанты сыйфатында Совет Армиясендә хезмәт итә. 1945 елда армиядән демобилизаияләнгәч, Мостафа Ногман Казанга килә һәм ике елга якын «Пионерская правда» газетасының Татарстандагы үз хәбәрчесе булып эшли. 1947-1951 елларда Мостафа Ногман – Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты студенты. Институтны фарсы, төрек телләре белгечлеге буенча уңышлы тәмамлагач, ул 19531957 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле буенча аспирантурада укый. Шундагы гыйльми эзләнүләрен гомумиләштереп, 1964 елда «XVII – XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр» дигән темага диссертация яклый. Гомеренең соңгы уналты елында (19601976) ул Казан университетының тарих-филология факультетында студентларга фарсы һәм борынгы татар теле укытты.

1965 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Шагыйрь 1976 елның 4 сентябрендә Казанда вафат булды.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тел белеме өлкәсендә әһәмиятле гыйльми тикшеренүләр алып бару белән бергә, Мостафа Ногман шигърият жанрында актив эшләгән һәм үзенчәлекле эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре Бөек Ватан сугышы чорында язылалар һәм басылып чыгалар («Давыллы еллар лирикасы» җыентыгы, 1944). Сугыштан соңгы елларда ул шигърияттә үз юлын табарга омтыла: лирик һәм публицистик шигырьләр, тарихи һәм революцион үткәне, Бөек Ватан сугышы героикасын тасвирлаган поэмалар иҗат итә («Җир турында җыр», 1958; «Кокушкино таңнары», 1962; «Үлмәс чәчәк легендасы» 19671968). Ахырда, җыр жанрына тукталып, шигъри талантын аеруча шушы өлкәдә ныграк ачуга ирешә. Аның «Карлыгандай кара күзләреңә» (1945) исемле беренче җыры ук халыкта киң популярлык казана. 50нче еллардан башлап, композиторлар тарафыннан шагыйрьнең җиде дистәдән артык шигъри әсәре музыкага салына («Оныта алмыйм», «Салагыш болыннары», «Киек казлар китә», «Сагыну җыры», «Әниләр», «Актаныш таңнары», «Туган авылыма», « Арча кичләре», «Сөн буйлары бөдрә урман» «Яшь йөрәкләр җыры», «Кырлар яңарганда», «Бер егет кайтты фронттан», «Таң йолдызы», «Сибелә, сибелә алма чәчәкләр һ.б.)

Шагыйрьнең сайланма шигырьләре, поэмалары, җырлары һәм тәрҗемәләре 1982 елда басылып чыккан «Акчарлаклар оча Иделдә» исемле җыентыгында урын алган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]