Мосул

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мосул
Мосул (Җир)
Мосул
Ил Гыйрак (ИГИЛ тарафыннан басып алынган)
Мөхәфәзә Нәйнәвә
Координатлар 36°22′00″ т. к. 43°07′00″ кч. о.HGЯO
Беренче телгә алу БЭК 700
Мәйдан 204,2 км²
Мәркәз биеклеге 223 м
Халык саны 1 475 000 кеше
Милли состав көрдләр, гарәпләр, ассүриялеләр, әрмәннәр, яһүдләр, төрекмәннәр
Дини состав шигый, сөнни, язид, христиан, яһүд
Сәгать кушагы UTC+3, җәен UTC+4
Телефон коды 60
Мосулның Зур мәчете
2014 елда ИГИЛ җимергән Йоныс пәйгамбәр мәчетенең манарасы

Мосул яки Әл-Мүсил (гарәпчә الموصل‎, Әл-Мүсил, көрдчә Mûsil) — Гыйракның төньяк өлешендә, Тигр елгасында урнашкан шәһәр. Багдадтан 396 км ераклыкта.

Борынгы заманда шәһәр Тигр елгасының көнбатыш ярында, Ниневия каласы каршында барлыкка килгән.

Хәзерге вакытта Мосул ике ярда зур мәйдан били, көнчыгыш өлеше - "Сул яр", көнбатыш өлеше - "Уң яр" дип аталган. Нәкъ Сул ярда борынгы Ассүрия башкаласы Ниневия урнашкан булган.

XXI гасыр башында Мосул халкының күпчелеге гарәпләр, ә азчылыгы ассүриялеләр, төрекмәннәр, язидләр, көрдләр булды.

2004 елда халык саны 1 846 500 кешегә җитә.

Мосулда туган кешеләр мәсләви дип йөртелә.

2014 елның 10 июнендә Мосул ИГИЛ тарафыннан яулап алынган, елның ахырына ярты миллион кеше шәһәрдән качкан.

Мосул шәһәрендә иң мөһим ресурслар - мәрмәр һәм нефть чыгару.

ИГИЛ, Мосул шәһәрен басып алганнан соң, нефть, автомобиль бензины, нефтепродуктлар сатып, күп акча туплый.

Шәһәрдә Мосул университеты һәм медицина көллияте урнашкан. ИГИЛ яулап алуга карамастан, әле дә эшли.

2014 елга кадәр Мосул несториан христианлык үзәге булды һәм Тәүрәт китабында тасвирланган берничә пәйгамбәр кабере урнашкан, шул исәптән Иона пәйгамбәр, ләкин 2014 елда ИГИЛ аның каберен җимерде.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мосул шәһәре беренче мәртәбә Ахәмәнид фарсы нәселе хакимлек иткән чорда БЭК 401 елда Ксенофонт китабында телгә алына.

Мосул, ә дөресрәк Мәүшил - "тоташтыру урыны" яки "юл чаты" дип тәрҗемә ителә.

Мосул шәһәрен каршында урнашкан булган Ассирия башкаласы Ниневия белән бутарга ярамый. Ниневия Куйҗик (Куй үре, Сарык үре, төрекчә Куюнҗик) калкулыгында урнашкан булган, әлеге өлкә Наби-Юнус (Йоныс пәйгамбәр) дип йөртелә һәм көрдләр яшәгән Мосулның районы булып тора. Анда Тәүрәтнең пәйгамбәре Иона (Йоныс) кабере булган.

БЭК 612 елда Ниневия Вавилон һәм Мидия гаскәре тарафыннан җимерелгән, шуңа күрә БЭК 401 елда Ксенофонт аны телгә алмаган.

Мосул шулай ук al-Faiha ("Оҗмахлы"), al-Khaḍrah ("Яшел"), al-Hadbah ("Бөкре"), "Көньяк Энҗе", "Миллион гаскәри шәһәре" дип атала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ гаскәрие Мосулга һөҗүм итә, 2004

Борынгы чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казылмалар нәтиҗәләре буенча кешеләр Мосул урынында 8000 ел элек торганнар инде.

Тәүрәт буенча Ниневия Нимрод Куш улы тарафыннан салынган булган.

БЭК 850 елда Ассүрия патшасы Ашшурнасирпал II бүгенге Мосулда 30 км арада урнашкан Нимруд шәһәрен башкаласы итеп сайлаган.

БЭК 700 елда патша Сеннахериб Ниневия шәһәрен Ассүрия башкаласы итеп игълан иткән.

БЭК 612 елда Мидия патшасы Бөек Увахшатра һәм Вавилон патшасы Набопаласар Ниневия шәһәрен яулап алганнар.

БЭК 332 елда Искәндәр Зөлкарнәйн Мосулны яулап алып Селевкид дәүләтенә кертә.

БЭК 129 елда Парфия патшасы Фраат II Селевкид хакиме Антиох VII не җиңеп Мосулны яулап алган.

225 елда шәһәр Сасанид дәүләтенә керә, анда христианлык тарала башлый.

Мөселман дәүләтләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

637-641 елда хәлифә Гомәр ибн әл-Хәттәб идарә иткән чорда Мосул Гадел Хәлифәткә кушылган.

VIII гасырда Өмәвиләр хәлифәте чорында Мосул - Месопотамия башкаласы булган.

XI гасырда Мосул сәлҗүк гаскәре тарафыннан яулап алына.

1127 елдан Зәнгиләр нәселенең башкаласы.

1182-1186 елларда Сәләхетдин Әюби берничә тапкыр Мосул шәһәрен камалышка алган, тик 1186 елда яулаган.

XIII гасырда хан Хулагу җитәкләгән татар-монгол гаскәре шәһәрне алган, ләкин җимерелмәгән, чөнки Мосул хакиме ханга Сүриядә булышкан.

1535 елда Госманлы солтаны Сөләйман I Кануни Мосул шәһәрен үз империясенә куша. Шул вакыттан Мосулда паша идарә иткән.

Госманлы империясен бүлгәлү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1916 елда Британия һәм Франция яшерен Сайксо-Пито килешүен кабул итә, аның буенча Сүрия һәм Ливан тау тезмәсе Франция контроле астына, ә Месопотамия (соңрак Фәләстин дә) Бөекбритания гаскәре контроле астына эләгә.

1918 елда яңа сөйләшүләрдән соң Мосул Британия зонасына керә.

Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Мосул һәм Месопотамия мандатлы территориясе (1920-1932) Британия контроле астына керә.

Төркия Британия мандатлыгына каршы чыга һәм карар Милләтләр Лигасына тапшырыла.

1926 елда Милләтләр Лигасы Госманлы вилаяте Мосулны Гыйракка тапшыруны раслый.

1920 елларда Мосул янында нефть булуы ачылган.

1991 елда көрдләр баш күтәрүеннән соң Мосул өстеннән очышсыз зонасына керә.

Һөҗүм астында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елда АКШ Гыйракка һөҗүм итеп, Мосулны яулап ала, анда Сәддам Хөсәен улларын үтерә.

2014 елның 4 июнендә Мосул ИГИЛ тарафыннан басып алынган.

2016 елның 16 октябрендә Гыйрак гаскәре көрдләр, АКШ, Британия ярдәмендә Мосул шәһәрен ИГИЛдан азат итү чарасын башлый.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  • Густерин П. В. Города Арабского Востока. — М.: Восток—Запад, 2007. — 352 с. — (Энциклопедический справочник). — 2000 экз. — ISBN 978-5-478-00729-4