Феликс Мотль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Феликс Мотль latin yazuında])
(Мотль Феликс битеннән юнәлтелде)
Феликс Мотль
Туган 24 август 1856(1856-08-24)[1][2][3][…]
Unter Sankt Veit[d][4]
Үлгән 2 июль 1911(1911-07-02)[1][2][3][…] (54 яшь)
Мүнхен, Алман империясе[5][4]
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Вальдфридһоф зираты[d]
Ватандашлыгы  Австрия
Һөнәре композитор, дирижёр, университет профессоры
Эш бирүче Баварская государственная опера[d]

 Феликс Мотль Викиҗыентыкта

Мотль Феликс (алман. Felix Josef von Mottl - (24 август 1856) [6] - 2 июль 1911, Мюнхен) — Австрия дирижёры һәм композиторы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалык елларында Феликс Венаның малайлар хорында җырлый. Ул Вена консерваториясендә Антон Брукнердан музыка теориясен, композицияны Феликс Дессофтан, дирижёрлыкны Йозеф Хельмесбергердан, фортепианода уйнарга Антон Доордан өйрәнгән

1876 елда Байрёйтта беренче Вагнер фестивален әзерләүдә актив катнаша. 1903 елдан - Калып:Мюнхен операсында генеральмузикдиректор, бер үк вакытта Байрёйттә Р.Вагнерның (1886 елда «Тристан һәм Изольда»), Лондонда (1898 елда «Нибелунг божрасы» - «Ковент-Гарден театрында ) концерт дирижёры буларак чыгыш ясый.

Яшь чагыннан үк үзен Рихард Вагнер музыкасы интерпретаторы буларак таныта. Студент елларында ук Вена Вагнер җәмгыятенең дирижёры була. 1876 ел Ганс Рихтерга ноталарга корректор, төзәтмәләр кертүче коррепетитор була. Байрёйт фестивалендә "Нибелунг боҗрасы" тетралогиясенең беренче тулы куелышында ярдәм итә.Аннары ул фестивальдә дирижёр булып гел чыгыш ясый. (1886 - 1906 елларда 69 спектакль, 1903 елда Метрополитен-Операда америка "Парсифаль" премьерасын алып бара, шулай ук ​​Лондонда , Мәскәүдә һәм Санкт-Петербург сәхнәләрендә һ.б. чыгышлар ясый.

1881 елдан Карлсруэдагы театрда һәм филармония хорында дирижёр, 1893 елда генеральмузикдиректор булып китә.

1907 елданМюнхенда генеральмузикдиректор.

Берничә опера, кыллы квартет, җырлар авторы.

1911 елның 21 июнендә Вагнерның «Тристан һәм Изольда» операсы белән дирижёрлык иткәндә инфаркт кичерә, хастаханәдә үлә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Венаның Дёблинг районында бер урам Мотль (алман. Felix-Mottl-Straße) исеме белән атала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Encyclopædia Britannica
  3. 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Archivio Storico Ricordi — 1808.
  5. 5,0 5,1 Мотль Феликс // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  6. В источниках начала XX века встречаются и другие варианты даты рождения.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Frithjof Haas: Der Magier am Dirigentenpult. Felix Mottl. Info Verlag, Karlsruhe 2006, ISBN 3-88190-424-7, (Hoepfner-Bibliothek).
  • Clarissa Höschel: Der Nachlass Felix Mottls. Neue Einsichten zum New Yorker Aufenthalt 1903/04. In: Musik in Bayern, Nr. 74 (2009), S. 97-115.