Мощеная

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мощеная latin yazuında])
Мощеная
Карта
Ил Украина
Регион Волын
Район Ковель
Координатлар 51°15'39"тн, 24°36'21"кнч
Башлык Андрей Борисович Федорук
Беренче телгә алу 1543 ел
Мәйдан 1,05 км²
Халык саны 581 кеше
Милли состав украиннар
Телефон коды +380 3352
Почта индексы 45030
Авылның үзәк урамы

Мощеная (укр. Мощена, пол. Moszczana) — Украинаның Волын өлкәсе Ковель районында урнашкан авыл. Район үзәге булган Ковель шәһәренә кадәр ара 9 км. Халык саны 581 кеше (2010).

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга 1543 елда[1] нигез салына. Ул вакытта ул Польша составына кергән. 1793 елда Волын өлкәсе Россия империясенә күчә. Әмма Беренче дөнья сугышыннан соң авыл Польшага күчә, ләкин Икенче дөнья сугышыннан соң ул яңадан күчә, бу юлысы Украин СССР-га.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният йорты

Авыл тигез җирдә урнашкан. Диңгез өстендә биеклеге 179 м. 1,05 км² мәйдан били.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда узган халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча авылда 546 кеше яшәгән, 2010 елда — 581 кеше. Халык тыгызлыгы — 553 кеше./км².

Җирле халык, нигездә, авыл хуҗалыгы тармагында эшли, башка тармакларда эшләүчеләр саны да байтак. Продукция, гадәттә, Ковель шәһәрендә сатыла, Польша белән дә килешүләр бар.

Инфрастуктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылдагы чиркәү

Авылда 1997 елда төзелгән «Рождества Пресвятой Богородицы» исемендәге кирпеч чиркәү бар. Анардан ерак түгел Дан обелискы (1979) һәм Билгесез солдат һәйкәле (1988) урнашканнар. Авылга керү юлында Зелинский бюсты белән хәтер билгесе урын алган (1988).

Мәктәп

Мәдәният йорты һәм мәктәп эшләп киләләр.

Берис-Киев тимер юлы авылдан 3 чакрым ераклыкта уза. 2001 елда ул электрлаштырылды.

Өстәмә мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Статистик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның совет чорындагы картасы, 1920
  • Код КОАТУУ — 0722184601.
  • Почта индексы — 45030.
  • Телефон коды — 3352.
  • Автомобиль коды — AC / 03.

Җирле совет адресы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

45030, Волын өлкәсе, Ковель районы, Мощен авылы, тел. 58-9-16.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]