Мридангам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мридангам latin yazuında])
Мридангам/Таннумай. Кагып уйный торган музыка уен коралы. Көнчыгыш Һиндстанның балчык ике башлы барабаны. Беренче мәртәбә "таннумай" буларак Классик Тамил Әдәбиятының Унсигез Төп Антология Серияләрендә Эттутокайның Нариннаенда очрый. Моңа охшаш уен кораллары: пахаваҗ, хол, табла, аккомпанемент уен кораллары: гхатам, канҗира. Музыкантлар: Мирас - Палгхат Мани Иер, Палани Субраманиам Пиллай, Палгхат Р.Рагху, Мавеликкара Велуккутти Наир, Веллор Г. Рамабхадран, хәзерге заман: Т.К.Мурти, Умаялпурам К.Сивараман, Т С Нандакумар, Караикуди Мани, Тричи Санкаран, Маннаргуди Эасваран, Гуруваюр Дорай, Тируварур Вайдьянатхан. Мәкаләләр: Карнатака музыкасы.

Мридангам/Таннумай ул Һиндстаннан борынгы килеп чыгышлы кагып уйнау уен коралы. Ул Карнатака музыка ансамбленда һәм Дхрупадта беренчел ритмик акомпанемент, анда ул Пахаваҗ буларак билгеле.
Кагып уйнау җыелуы вакытында, мридангамга еш гхатам, канҗира һәм морсинг аккомпанемент бирә.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамил мәдәниятендә ул таннумай дип атала. Мридангамның Тамил әдәбиятында иң элек искә алынуы, мөгаен, Сангам әдәбиятында, анда уен коралы "таннумай" дип атала. "Мридангам" сүзе Санскрит телендә "mŗt" (балчык яки җир) һәм "анга" (Eng."limb") сүзләренең Сандхисы булып тора (фарсы телендәге идафәгә охшаш), моның сәбәбе иң элек Мридангамнарның каткан балчыктан ясалуы.

Риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Һинд дине сынчылыгында, рәсемендә һәм динендә мридангам еш Ганешаны (киртәләрдән арындыручы) һәм Шиваның йөртүче хайваны һәм иярүче Нанди үгезне кертеп бер төркем Ходайларның сайланган коралы. Мридангамны Нандиның Шиваның иң элек "тандава" биюе вакытында уйнаган коралы дип әйтәләр, моның нәтиҗәсендә илаһи ритм күкләрдә яңгыраган. Шулай итеп, мридангам шулай ук "дэва ваадьям" яки "Илаһи уен коралы" буларак билгеле.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Еллар дәвамында, мридангам төрле агачлардан ясалган булып үзгәргән, һәм хәзерге вакытта аның җисеме джекфрут агачыннан ясала. Мридангамның Һиндустани классик музыка хезмәттәше табла беренче мәртәбә мридангамны икегә ярып ясалган дигән киң таралган ышану бар. Мридангамның үзгәрүе белән тала (ритм) системасы барлыкка килгән.
Мридангамның Нева музыкасында роле зур. Музыка буенча Непал Бхасада иң элек манускриптларның берсе бу корал турында трактат - ул Мриданга анукаранам дип атала.[1] Кагып уйнауның әһәмияте еллар дәвамында үзгәргән. Элеккеге көннәрдә, кагып уйнаучылар җитәкче уйнаучыга вокалист кебек итеп аккомпанемент бирсәләр, әмма хәзер аларның үзгәрүе аккомпанемент буларак кына түгел, ә шулай ук бер уйнау кораллары тамашаларында уйнауга китергән.

Тамил мәдәнияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамил мәдәниятендә ул "таннумай" дип атала.[2] Тамил мәдәниятендә иң элек искә алулар Сангам мәдниятендә очрый, анда уен коралы "таннумай" буларак мәгълүм. Соңрак эшләрдә, мәсәлән, Силаппадикарамныкында Натьяшастрадагы кебек үк аның тасвирламасын таба алабыз.[3] Сангам чоры вакытында ул мурасу (முரசு), "туди" (துடி) һәм "параи" (பறை) белән беррәттән сугыш башлануны игълан итүче төп бәрү коралларның берсе иде. Моның сәбәбе аның изге тавышы дошман укларын читкә кагачак һәм Патшаны саклаячак дигән ышануда.[4] Пост-Сангам чорында ул Силаппадикарам (சிலப்பதிகாரம்) эпосында искә алына, ул "антаракотту"ның (அந்தரக்கொட்டு) өлешен тәшкил иткән [5][6] бу соңрак Бхаратханатьямга әвереләчәк драма тамашалары башында музыка башкаруы.[7] The player of this instrument held the title tannumai aruntozhil mutalvan (தண்ணுமை அருந்தொழில் முதல்வன்).[8]

Конструкциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мридангам ике яклы барабан, аның җисеме гадәттә бер дюйм калынлыгындагы куыш джекфрут агачы кисәгеннән ясала. Барабанның ике авызы яки апертурасы кәҗә күне белән капланган һәм бер-берсенә тиредән баулар белән барабан тирәли бәйләнгән. Бу баулар нык тартылган халәткә китерелә, бу корпусның һәр ягындагы мембраналарны тарту өчен, бу аларга какканда резонанс бирергә ярдәм итә. Бу ике мембрана бер-берсенә охшамаган киңлектә, бу бер үк барабаннан түбән һәм югары тавышлар чыгару өчен кулланыла.
Бас апертурасы "тхоппи" яки "эда бхаага" буларак мәгълүм, ә кечерәк апертура "валантхалай" яки "бала бхаага" буларак мәгълүм. Кечерәк мембранага какканда металлик тембрлы нечкә тавыш чыгара. Кечерәк апертурага үзәктә дөге оны, тимер әчемәсе порошогы һәм крахмал ягалар. Бу кара паста "сатхам" яки "каранай" буларак мәгълүм һәм ул мридангамга аның хасиятле металлик тембрын бирә.
Гомоген булмаган ике түгәрәк мембрананың комбинациясе уникаль һәм аермалы гармоникалар чыгарырга мөмкинчелек бирә. Бу гармоникалар математикасы буенча беренче ачу эше Нобель бүләген алган Чандрасехара Венката Раман тарафыннан алынган.[9][10]

Куллану ысуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкаруга кадәр бераз гына алдан, киңрәк апертураның каплаучы күнен дымландыралар һәм семолина (рава) һәм судан ясалган пастаны үзәккә ягалар, бу сул мембрананың югары тавышын түбәнрәк итә һәм резонанслаучы куәтле басс тавышын бирә. Хәзерге вакытта мембрананы җибәрү өчен резин сумаласы да шулай ук кулланыла, моның уңайлы ягы булып, семолинадан аермалы буларак ул кулларга ябышмаячагы тора. Музыкант уен коралын мридангамның корпусын әйләндереп тире бауларының тартуларын үзгәртеп көйли. Моның өчен мридангамны зуррак ягы аста булган итеп куеп, уратучы бауларга авыр әйбер белән (мәсәлән, таш) сугалар. Көйләү дәвамында мридангам һәм таш арасында еш агач таяк куялар, бу көч кирәк булган урында куелачак өчен эшләнә. Уң мембрананың перифериясен корпуска таба юнәлештә сугу югары тавышларны күтәрә, шул ук вакытта каршы яктан периферияне сугу югары тавышларны баса. Югары тавыш валантхалай әйләнәсендә униформаль булырга тиеш, бу тавышның дөрес резонанславы өчен. Югары тавышны югары тавыш көпшәсе яки танпура ярдәмендә көйләргә мөмкин. Зуррак мембрананы охшаш ысул белән көйләргә мөмкин, әмма моны еш эшләмиләр. Тире баулар кечкенә дә, зур апертура да арасында бәйләнгәнгә күрә, бер якта тартылуны көйләү икенче якта көйләүгә тәэсир итә ала.

Позиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мридангам идәнгә парралель итеп куелып уйнала. Уңагай мридангам уйнаучысы кечерәк мембранада уң кулы белән уйный, ә зуррак мембранада сул кулы белән уйный. Мридангада аны уң аякка һәм тубыкка куеп уйныйлар, уң аякны бераз сузалар, шул ук вакытта сул аякны барабанның корпусына һәм уйнаучының торсына каршы бөгәләр. Сулагай музыкант өчен кул һәм аяк торышлары капма-каршыга алыштырына. Соңгы вакытта мридангамда озак уйнаучыларның (көненә берничә сәгатьтән артык) йөреше һәм балансы үзгәрүе турында мәгълүмат булган. Моның сәбәбе өске тәннең ике яклары арасында көч балансы корсак, күкрәк читлеге, арка һәм өске буыннар ярдәмендә ясалуында. Моның нәтиҗәсендә эффектив йөгерүдә авырлыклар булырга мөмкин һәм шулай итеп, музыкантларның киләчәктә спорт белән шөгыльләнүенә тәэсир ала. Бөтен яктан мускулларны күнектерү бу пробеманы йомшарта аламы икәне билгеле түгел. Шулай итеп, яшь уйнаучылар өчен регуляр рәвештә мускулларын язылырга, күнегү һәм спорт ясарга киңәш ителә.

Кагулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мридангамның төп кагулары:

  • Тха: Сул кул ягы белән бөтен уч белән вибрацияләмәгән тон белән уйнала.
  • Дхи: Уң кул ягының үзәк кара өлешендә урта, атсыз һәм чәнти бармаклар белән вибрацияләмәгән тон белән уйнала.
  • Тхом: Сул кул ягының тышкы ягында уйнала торган вибрацияләнгән тон.
  • Нам: Кара өлешнең вибрациясен урта яки атсыз бармак белән минимальлештереп, уң кул якның тышкы катламында имән бармак белән уйнала торган тон, өченче бармак боҗрадагы арада урнаштырыла, ә икенче бармак Мирутхангамның ("Саатхам" дип аталган) уң кул ягының тышкы катламына кага.

("Солкатту" дип аталган) ритмик соль-фа өземтәләр бар, алар мридангамның тавышын мимикалау өчен кулланыла. Бу сәнгатьне камил белү өчен өйрәнчекләр бармак белән кагуларны да, соль-фа өземтәләрен дә өйләнергә һәм гайрәтләнеп практикаларга тиеш.

Югарырак дәрәҗә кагулары: Өйрәнү тагын да югарырак дәрәҗәгә күчкәч, күп башка кагулар өйрәнелә алар уйнаганда эстетик бизәкләр буларак кулланыла. Боларга гумки (яки гамакам) һәм чаапу керә. Бу бармак кагуларның комбинациясе катлаулы математик өлгеләрне китереп чыгара, моның эстетик та, теоретик мөрәҗәгате дә бар. Мридангам уйналганда катлаулырак исәпләүләр (канакку) һәм үлчәмнәр (надаилар) кулланылырга мөмкин.

  • Та: Мридангамның уң якның кара өлешенең уртасында имән бармагы белән уйнала торган кискен яссы нота.
  • Гумукки: Сул кул ягының түбән очының эчке катламында уйнала торган үзгәрүче түбән тон. Тавыш махсус паста ягылган булганда гына чыгарыла.
  • Тулы Чапу: Уң кул ягында кара каплам һәм тышкы катлам арасында чәнти бармак белән уйнала торган вибрацияләүче тон. Тавыш тамбураның тонына көйләнә.
  • Ара Чапу: Чапуга охшаш нота, әмма бер октавага югарырак һәм күбрәк кулның яны белән, ә чәнти бармак белән түгел уйнала.
  • Дхим: Мридангамның кара өлешендә уйнала торган намның вибрацияле тон юрамасы.

Классик рәвештә, өйрәтү дхарма өйрәнүе аша алып барыла һәм аңа барабан төзелешенең йогасы һәм мридангам тонының эчке дисциплинасына һәм ритмга иҗек һәм лингвистик яктан да игътибар бирелә, бу гади башкару түгел, ә Ригведа буенча эшләнелә.

Хәзерге заман кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге заманда мридангам киң рәвештә Карнатака музыка башкаруларында кулланыла. Бу тамашалар бөтен Көньяк Һиндстанда була һәм хәзер бөтен дөнья буенча популяр. Төп ритмик аккомпанемент ("паккавадьям") буларак, мридангам бик әһәмиятле, ул төп артистка ярдәм иткәндә башка артистлар вакытны үлчәүне тәэмин итә. Хәзерге Карнатака музыка концертларының хасияте булып соло кагып уйнау тора ("тхани авартханам"), монда мридангам музыканты һәм башка кагучылар, мәсәлән, канҗира, морсинг һәм гхатам видваннар төрле катлаулы ритмик өлгеләрне алыштыралар, соңыннан төп артистлар нәтиҗә уйнау башкалар һәм китәләр.
Мридангам Якшагана Химмела (орекстрында) аккомпанемент коралы буларак кулланыла, анда ул Маддале дип атала. Шулай да, Якшаганада кулланылган Мридангам Карнатака музыкасында кулланылганнан структурасы һәм акустикасы буенча аерылып тора.
Хәзерге заманда әһәмиятле уйнаучылар булып Т.К.Муртхи, Умаялпурам К. Шивараман, Веллор Г. Рамабхадран, Т С Нандакумар, Караикуди Мани, Тричи Санкаран, Маннаргуди Эасваран, Елла Венкатешвара Рао,[11] Тхируварур Бактаватсхалам булып тора, алар уннарча ел буена уйнаганнар һәм техникалар камилләштергәннәр.

Мридангамела[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мридангамела ул музыкантлар төркеме тарафаннан синхрон мридангам башкаруы. Мридангамела концепциясе Корамбу Субрахманиан Намбудири тарафыннан эшләнгән булган һәм хәзерге вакытта Корамбу Викраман Намбудири тарафыннан популярлаштырыла.[12] Мридангамела хәтта балалар төркеме тарафыннан да җиңел башкарыла торган итеп уйлап чыгарылган. Музыкантларның яше гадәттә өч һәм шуннан күбрәк була. Күпчелек Мридангамелалар балалар тарафыннан аларның мридангамны уйнауга кабул ителүдән соң башкарыла. Мридангамела өчен өйрәтүнең эшләнгән ысулы аның популярлыгына кертем ясаган.[13] Иринджалауда, Кудалманикьям Гыйбадәтханәсендә традиция буларак 3 яшь һәм шуннан олырак балалар уйныйлар, бу Утсавамны билгеләгәндә була.[14] Бу Кудалманикьям Гыйбадәтханәсенең Ходае, Ходай Бхаратага тәкъдим итү буларак башкарыла.[15] 2014 елда, Чембай Сангитхолсавамда Мридангамела 75 бала тарафыннан башкарыла, бу Гуруваюр Девасвом тарафыннан Гуруваюрда Карнатакада билгеләнгән ел саен уза торган музыка фестивале. Мридангамела Корамбу Мриданга Калари оркестрлыгы астында соңгы 35 елда Чембай Сангитхолсавамда башкарыла.[16]

Уйнаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Еллар буена һәм бигрәк тә 20-енче гасыр башында, шулай ук мридангамның бөек маэстролары барлыкка килгән, алар котылгысыз мридангамның хасиятле уйнау стильләре белән "мәктәп"ләрен эшләгәннәр. Мисалларга Пуддукоттай мәктәбе һәм Тханджавур мәктәбе керә. Виртуозлар Палани Субраманиам Пиллаи, Палгхат Мани Иер, C.S. Murugabhupathy һәм Шри Махадеву Радха Кришна Раджу бу сәнгатькә зур кертем ясаганнар.

Элеккеге уйнаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге уйнаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Book: Nepalbhasa sahitya ya itihaas, Author: Prof. Premshanti Tuladhar, Publication: Nepalbhasa Academy, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-99933-56-00-4]]
  2. Cuntaram, Pi. Em., Kalākēndra, T. (2010). Great layavadyakaaraas of Karnatak music. Percussive Art Centre. https://www.google.com/search?client=opera&q=tannumai+mirudangam&sourceid=opera&ie=utf-8&oe=utf-8&channel=suggest#client=opera&hs=hRi&channel=suggest&tbm=bks&sclient=psy-ab&q=in+the+ancient+Tamil+Classics+as+%27Tannumai%27.+Though+it+gained+some+other+names+such+as+%27Mridangam%27&oq=in+the+ancient+Tamil+Classics+as+%27Tannumai%27.+Though+it+gained+some+other+names+such+as+%27Mridangam%27&fp=1. 
  3. Kalakshetra vol 8. p. 49. https://www.google.com/search?client=opera&q=%22find+detailed+references+to+it+as+in+the+Natyasastra.%22&sourceid=opera&ie=utf-8&oe=utf-8&channel=suggest#q=find+detailed+references+to+it+as+in+the+Natyasastra.&hl=ta&safe=off&client=opera&hs=97f&channel=suggest&source=lnms&tbm=bks&sa=X&ei=MectUdLnOami0QXl-YCoAg&ved=0CA4Q_AUoAQ&bav=on.2,or.r_gc.r_pw.r_cp.r_qf.&bvm=bv.42965579,d.d2k&fp=d9e1c081248d9e&biw=1067&bih=589. 
  4. Surabhi: Sreekrishna Sarma felicitation. Prof. E.R. Sreekrishna Sarma Felicitation Committee. 1983. p. 90. https://books.google.com/books?id=acgNAAAAIAAJ&q=%22battle+was+started,+for+it+was+believed+that+their+holy%22&dq=%22battle+was+started,+for+it+was+believed+that+their+holy%22&hl=en&sa=X&ei=6iYtUdfmJJS10QXZjoD4BA&ved=0CC4Q6AEwAA. 
  5. T.S. Parthasarathy. BHARATANATYAM IN HISTORY. Carnatica.net. 26 February 2013 тикшерелгән.
  6. Iḷaṅkōvaṭikaḷ, Daniélou A. (1965). Shilappadikaram: (The Ankle Bracelet). New Directions Publishing. p. 14. ISBN 0811200019. https://books.google.com/books?id=Uu3QelRpmsgC&pg=PA14&dq=Antarakkottu&hl=en&sa=X&ei=5SktUYHwEYbI0QX17oCYCQ&ved=0CDoQ6AEwAg#v=onepage&q=Antarakkottu&f=false. 
  7. Viswanathan, Lakshmi (1984). Bharatanatyam, the Tamil heritage. Sri Kala Chakra Trust. p. 23. https://books.google.com/books?id=60XkAAAAMAAJ&q=%22This+was+followed+by+an+instrumental+chorus+called+the%22&dq=%22This+was+followed+by+an+instrumental+chorus+called+the%22&hl=en&sa=X&ei=gyotUcjIM9Cp0AWh5ICIDA&ved=0CC4Q6AEwAA. 
  8. Tamil Studies, Volume 3. International Institute of Tamil Historical Studies. 1983. p. 36. https://books.google.com/books?id=iiDjAAAAMAAJ&q=Tannumai&dq=Tannumai&hl=en&sa=X&ei=xCstUcWPFurK0QXuloHQCw&ved=0CC4Q6AEwADgU. 
  9. Raman and Kumar 1920, Musical drums with harmonic overtones. Nature (London) 104 500, 453-454
  10. Raman 1935, The Indian musical drums. Proc. Indian Acad. Sci. A1 179-188
  11. Padma Shri Awards (2000–09)
  12. http://www.ibnlive.com/news/india/mridangam-concert-at-christ-nagar-school-384267.html
  13. http://www.newindianexpress.com/magazine/article38922.ece
  14. http://www.mathrubhumi.com/thrissur/news/3564723-local_news-Thrissur-%E0%B4%87%E0%B4%B0%E0%B4%BF%E0%B4%99%E0%B5%8D%E0%B4%99%E0%B4%BE%E0%B4%B2%E0%B4%95%E0%B5%8D%E0%B4%95%E0%B5%81%E0%B4%9F.html(үле сылтама)Калып:Dead link
  15. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2018-05-14 
  16. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-23, retrieved 2018-05-14 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]