Муаззез Илмие Чиг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муаззез Илмие Чиг latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Муаззез Илмие Чиг
Muazzez İlmiye Çığ in Mersin.jpg
Туган 20 июнь 1914(1914-06-20)[1] (106 яшь) яки 1914[2]
Bursa, Хюдавендигар (вилайет)[d], Госман империясе
Ватандашлыгы Flag of Turkey.svg Төркия
Әлма-матер Әнкара университеты[d]
Һөнәре ассириолог, археолог
Эш бирүче Археологический музей Стамбула[d]

Commons-logo.svg Муаззез Илмие Чиг Викиҗыентыкта

Муаззез Ильмие Чиг (тумыштан Итил; төр. Muazzez İlmiye Çığ; 1914 елның 20 июне, Бурса) — төрек шумерологы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырым татарлары гаиләсендә туа. Аның ата-бабалары Кырымнан китеп, Төркиягә эмиграцияләнгән; әтисе гаиләсе Мерзифонда, ә әнисе гаиләсе Бурсада төпләнә. Анда Муаззез Беренче бөтендөнья сугышы башланырга берничә атна кала дөньяга килгән. Аның әти-әнисе башта Измирга, соңрак, 1919 елның 15 июнендә грек гаскәрләре Измирга кергәч, Чорумга китәләр.

Чорумда ул башлангыч мәктәпкә йөри, ә соңрак Бурсада Bizim Mektep шәхси мәктәбенә йөргән, анда француз телен һәм скрипкада уйнауны өйрәнгән. 1926 елда ул Bursa Kız Muallim Mektebi (Бурсадагы хатын-кызлар педагогика училищесына) укырга керү имтиханын тапшыра. Училищены тәмамлаганнан соң, 1931 елда әтисе укыткан Искешәһәргә эшкә урнаша.

Республика рухына туры китереп, Әнкара университетының(рус.)телләр, тарих һәм география факультеты максатчан рәвештә студентлар җыйган. Муаззез Итил 1938 елда конкурс узып, археология кафедрасында урын ала. Анда ул өченче Рейхтан качкан алман-яһүд галимнәрендә, Ханс Густав Гютербокта һәм Бенно Ландсбергерда, алман телен, хеттологияне һәм шумерологияне өйрәнгән. 1940 елда укуын тәмамлый. Шул ук вакытта ул Истанбулдагы Топкапа музее директоры Кемал Чигага (1913—1983) кияүгә чыга[3], аның белән гомеренең ахырына кадәр бергә кала[4].

Шумер балчык табличкасы

Ул Истанбул археология музеенда(рус.) Сэмюэл Крамер командасында 75 000 шумер балчык табличкаларын реставрацияләү һәм күчерү өстендә эшли. 1971 елда пенсиягә чыга. Ул фән белән шөгыльләнүне дәвам итә, халыкара шумерология конгрессларында булган, Сэмюэл Крамерның «Тарих Шумердан башлана» дигән китабын төрек теленә тәрҗемә иткән һәм төрек укучылары өчен бик күп фәнни-популяр эшләр язган[5].

Яулыклар турында дискуссия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихчы буларак, ул башны томалап торган яулыкның шумерларда беренче тапкыр пәйда булуы турындагы тезисны тәкъдим иткән. Ул вакытта ул шумер храм фахишәләре дресс-кодына кергән. Бу фәнни тезис 2006 елда дини дошманлык тараткан (исламны мәсхәрәләгән) өчен аңа карата суд процессы башлануына китергән. Суд аның китабы Төркиядә нәфрәт уятмый дигән нәтиҗәгә килеп, аклау карарын чыгарган[6].

Кушадасыдагы җәмәгать паркында Муаззез Илмия Чиг бюсты

Документаль фильм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Son Sümer Kraliçesi (Соңгы шумер патшабикәсе) документаль фильмы аның тормышын тасвирлый һәм шумер тарихы турында күзаллау бирә[7].

Бүләкләр һәм хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Истанбул университетының Фәлсәфә факультетының Мактаулы докторы исеме (4 май 2000)[8];
  • Кушадасыдагы җәмәгать паркында бюст урнаштырылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Muazzez İlmiye Çığ'a armağan kitap. Cumhuriyet’e adanan bir ömür. Kaynak Yayınları, Galatasaray, İstanbul 2009, ISBN 978-975-343-554-3.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]