Музыка фәннәре дәүләт институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Музыка фәннәре дәүләт институты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Музыка фәннәре дәүләт институты
Сурәт
Нигезләнү датасы 1921
Административ-территориаль берәмлек СССР
Урын Мәскәү
Гамәлдән чыгу датасы 1931

Музыка фәннәре дәүләт институтымузыка гыйлеменең төрле өлкәләрендә фундаменталь академик тикшеренүләр үткәрүгә юнәлтелгән, 1921 елдан алып 1931 елга кадәр Мәскәүдә эшләп килгән институт. Мәскәү, Мясницкая урамы, 49 адресы буенча, элекке сәүдәгәр хатын Н. И. Аплаксина йортында урнашкан булган[1].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның 1 ноябрендә ачылган музыка фәннәре дәүләт институты Наркомпрос һәм Мәскәү Пролеткультының музыкаль бүлекләренә караган музыкаль-фәнни оешмалар базасында оештырыла. Аның төп максаты — акустика, музыка белеме, этномузыка белеме, яңа музыкаль инструментлар булдыру һәм башка мәсьәләләрне үзәкләштереп тикшерү.[2][3]

Музыка фәннәре дәүләт институты директоры итеп Н. А. Гарбузов сайлана.[3] Институтның структурасы берничә тапкыр үзгәрә; вакыт-вакыт аның эчендә музыка фәненең аерым проблемалары буенча вакытлы комиссияләр төзелә. Шулай ук институтта музыка теориясе китапханәсе, акустик лаборатория, музыка уен кораллары остаханәсе һәм лабораториясе булдырыла. Институтта төрле фәнни эзләнүләр уздырыла, эксперименталь музыка инструментлары булдырыла, мәкаләләр басыла. Институт исә музыка фәненең төрле өлкәләрен мөмкин кадәр тулы итеп һәм һәрьяклап колачлавы белән билгелелек алган. Аның әгъзалары Леонид Сабанеев, Лев Термен, Николай Бернштейн, Эмилий Розенов һәм башкалар кебек күп кенә күренекле галимнәр һәм уйлап табучылар булган.[2]

1923 елның 10 февраленнән 10 ноябренә кадәр Музыка фәннәре дәүләт институты Русия сәнгать фәннәре академиясе белән вакытлыча берләшкән, аннары ВУЗ яңадан мөстәкыйль статус алган. Әмма институт штаты кыскартыла, ә аның структурасында чираттагы үзгәртүләрдән соң биш бүлек: физик-техник, физиологик психология, этнография бүлекләре һәм ике эксперименталь-педагогик бүлек калган. Үзгәртеп коруда Николай Гарбузов, Арсений Авраамов һәм Михаил Гнесин катнашкан. Шулай булуга карамастан, иститутны оештыручы Авраамов исеме рәсми документларда телгә алынмый[3][2].

1931 елның 6 октябрендә музыка институты таркатыла. 1933 елда Н. А. Гарбузов, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында, соңыннан Музыкаль акустика лабораториясе буларак танылачак яңа Фәнни-тикшеренү музыка институты оештыра.[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Русская духовная музыка в документах и материалах. Том V. Александр Кастальский. Статьи, материалы, воспоминания, переписка / С. Г. Зверева — М: Знак, 2006. — 1032 б.
  • Андрей Смирнов, Любовь Пчёлкина Поколение Z. Пионеры музыкальных технологий в России 1910-1930-х // Политехнический музей. — 2011.
  • Пионеры звука // Центр современного искусства ВИНЗАВОД. — 2015.
  • Федосюк Ю. А. Москва в кольце Садовых. Путеводитель — М: АСТ, 2009.