Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия (Яр Чаллы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия (Яр Чаллы)
Директоры:

Айдар Хәкимҗан улы Гарифуллин

Төре:

урта белем бирү

Адресы:

423822, Татарстан байрагы Татарстан, Яр Чаллы, Ак. Королев ур., 20 йорт (32/20)

Телефон:

+7(855)-234-70-72

Эл. почтасы:
Сайт:

Рәсми сайт

Телләр:

рус теле, татар теле

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, тулы рәсми исеме Яр Чаллы шәһәренең «Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (рус. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова» города Набережные Челны) ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә XX гасыр башыннан гамәлдә булган, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. Укыту һәм тәрбия рус һәм татар телләрендә алып барыла.

Гимназия бинасы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920-еллар башында мәктәпкә татар революционеры Мулланур Вахитов исеме бирелә

XX гасыр башында Уфа губернасы Минзәлә өязе Чаллы авылында (1930 елдан шәһәр) бер мәчет, аның каршында мәдрәсә эшләп килә. 1906 елда сәүдәгәр Хәлфиннәр ярдәме белән җәдитчә укытучы мәктәп-мәдрәсә ачылган. Инкыйлабка кадәр әлеге уку йорты Чаллы татарларының милли-мәдәни үзәгенә әверелгән.

  • 1917-1919 елларда – башлангыч татар мәктәбе.
  • 1919 елдан – совет мәктәбе. 1920-еллар башында мәктәпкә татар революционеры Мулланур Вахитов исеме бирелә. 1924 елда пионер оешмасы оеша (беренче пионер әйдәманы ― Шәмсия Яруллина).
  • 1931 елдан – җидееллык мәктәп. 1935 елда җидееллыкның беренче чыгарылышын 13 укучы тәмамлый.
  • 1940 елдан – урта мәктәп. Бөек Ватан сугышында мәктәпнең 46 укытучысы һәм укучысы катнашкан (17 се фронтта һәлак булган). Шулар арасында М. Төхвәтуллин ― Дан орденының тулы кавалеры. 1943 елда урта мәктәпнең беренче чыгарылышын 10 укучы (барысы да кызлар) тәмамлаган.
  • 1965 елда мәктәп өченче бинага күченә.
  • 1969 елдан – татар-рус урта мәктәбе. КамАЗ заводы төзелә башлагач, Чаллыга күп кеше күчеп килә, мәктәптә балалар саны 2 меңнән артып китә, дәресләр 2-3 сменада укытыла.
  • 1969 елда Түбән Кама ГЭСы 960 урынга исәпләнгән 3 катлы, спортзалы булган, ашханәле, теплицалы бина төзеп бирә. 1986 елга хәтле мәктәп әлеге бинада эшли.
  • 1971 елда мәктәптә, республикада беренчеләрдән булып, «Мулланур Вахитов музее» ачыла (музейның беренче (1971-1978 елларда) җитәкчесе ― татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәрия Камали кызы Җамалиева). Музейда 1972 елда сынчы Бакый Урманче мәрмәрдән ясаган М. Вахитов бюсты урнаштырылган [1]. Хәзер ― мәктәп тарихы музее.
  • 1977 елда мәктәптә 1650 укучы, 30 рус һәм татар класслары, 85 уытучы-тәрбияче була.
  • 1984 елда мәктәп тулысынча татар мәктәбе итеп үзгәртелә, барлык фәннәр татар телендә укытыла.
  • 1986 елда Казаннан күчерелгән физик тәрбия институтына бина кирәк булу сәбәпле[2], 2нче мәктәпнең татар класслары, вакытлыча, 44нче мәктәпкә күчерелә.
  • 1989-1990 уку елында алар, 45нче мәктәпнең татар класслары белән берләшеп, 32нче бистәдә (комплекста) Камгэсэнергострой каршындагы 53нче СМУ (прораб В. Прокофьев) көче белән 1 елда төзелгән яңа бинага күченә. 7 укучы Әфганстан сугышында катнашкан (1 укучы ― Валерий Дмтриев һәлак булган).
  • 1990-1991 уку йортында 2нче мәктәп нигезендә 2нче мәктәп-гимназия оештырыла. Гимназия бинасын милли рухта бизәүдә рәссам Ким Сафиуллин зур көч куя. Укучылар саны 1100гә җитә. Балаларны шәһәрнең төрле почмакларына илтү өчен 7 автобус маршруты булдырыла.
  • 1992-1993 уку елында бинада 8нче татар музыка мәктәбе эшли башлый. Шәһәрдә ачылган Төрек көллияте, бинасы булмау сәбәпле, гимназия бинасына урнаштырла. 54нче татар гимназиясе укучылары да, үз биналары төзелеп җиткәнче, биредә укый.
  • 1993-1994 уку елында татар мәктәпләренең 9 сыйныфын тәмамлаган егетләр өчен татар-төрек сыйныфы ачыла.
  • 1998 елда мәктәпкә гимназия статусы бирелә.
  • 32нче бистәдә ялан кырда мәктәп яны тәҗрибә участогы булдырыла (җитәкчесе ― биология укытучысы Татарстанның атказанган укытучысы В. Л. Мәрдегаләмова (Актаныш районы Иске Айман авылыннан).
  • 2020 елда бинага капиталь ремонт үткәрелә.

Матди-техник база[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гимназиянең матди-техник базасы уку-укыту эшчәнлеге өчен кирәкле шартлар тәэмин итә. 39 уку кабинеты бар: 3 рус теле һәм әдәбияты кабинеты, 5 инглиз теле һәм әдәбияты кабинеты, 3 татар теле һәм әдәбияты кабинеты, 2 тарих һәм җәмгыять белеме кабинеты, 3 математика кабинеты, 1 биология кабинеты, 1 химия кабинеты, 1 физика кабинеты, 1 компьютер кабинеты (компьютерлар саны-21), 1 география кабинеты,1 ТИН (ОБЖ) кабинеты, 12 башлангыч сыйныф кабинеты, 4 технология кабинеты, 1 музыка кабинеты; 2 спорт залы, 1 тренажер залы, 1 хореография залы, 1 психологик бушану кабинеты, 6 өстәмә белем бирү кабинеты,1 актлар залы, 1 китапханә.

Гимназия бинасында 13нче сәнгать мәктәбенең рәсем филиалы[3], 12нче спорт мәктәбе, 14нче балалар һәм яшьләр үзәге филиаллары эшли.

Гимназия коллективы һәм укучылары – шәһәрдә милли бәйрәмнәр һәм татарча КВНнар оештыруда башлап йөрүчеләр. Гимназия яшүсмерләре (егетләр һәм кызлар) Яр Чаллының Ватан-Ана һәйкәле янында булдырылган почетлы каравылда (Беренче санлы постта) торалар.

Гимназия укучылары «Минем гимназиям» интернет-газетасы чыгара. Газетаның рәсми сайты: [1].

Уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998 – Россиякүләм «Ел мәктәбе» конкурсында Лауреат исеменә лаек була.
  • 2007 – РФ «Мәгариф» милли проектында җиңеп, «миллионер мәктәп» исеменә һәм Грантка ия була.
  • 2016 – «ТР иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә керә.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1918-1919 – Әхмәтзыя Бикташев
  • 1919-1920 – Нәҗип Зәетов
  • 1920-1921 – Зәки Алиев
  • 1921-1922 – Ш. Ш. Абдукаева
  • 1922-1923 – Мәнзүмә Каһарманова
  • 1925-1927 – Ислам Исламов
  • 1927-1927 – Мәгъфүрә Дәүләтшина
  • 1927-1929 – Зифа Арсланова
  • 1930-1933 – Х. Зәбирова
  • 1933-1941 – С. Г. Әминов
  • 1942-1942, 1950-1952 – С. М. Кузюров, ТАССР атказанган укытучысы
  • 1943-1943 – Н. Сәхәбиева
  • 1943-1944 – С. Латыйпов
  • 1944-1945 – К. Маликов
  • 1952-1954 – С. Насыйбуллин
  • 1954-1956 – С. Г. Газизов
  • 1956-1963 – Н. Ш. Әхмәтшин
  • 1963-1968 – Н. Г. Фәрдиев
  • 1968-1969 – В. О. Краснов
  • 1969-1972 – М. Т. Кутузов
  • 1972-1974 – Г. М. Яковлева
  • 1974-1977 – К. М. Әхмәтов
  • 1977-1986 – И. Т. Уразаев, РСФСР атказанган укытучысы
  • 1986-1990 – Ф. К. Нуруллин
  • 1990-1994 – Р. Н. Муллин, РСФСР халык мәгарифе отличнигы
  • 1994-2011 – Д. Ш. Йосыпова, ТР атказанган укытучысы
  • 2011-2020 – Ф. Ф. Әюпова
  • 2020 елдан – А. Х. Гарифуллин


Мәктәпне тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«2нче гимназиягә»

Чулман буен күмдең нурга,
Чаллыярга бирдең ямь.
Туган телдә белем алу
Бәхет икән, чын бәйрәм.

Икенче гимназиям –
Хыялый балачагым,
Күңел түремдә балкып,
Йолдыз күк янар чагым.

Даның китәр еракларга,
Юлларда үсәр гөлләр.
Синдә зирәк укучылар,
Иң гадел мөгаллимнәр.

Халкым рухы канатлана,
Ашкына якты таңга.
Иман нуры, белем уты
Сүнмәс, сүрелмәс җанда.
Факил Сафин

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Музей – хәтер сакчысы ул. «Минем гимназиям»
  2. Поволжская академия физической культуры, спорта и туризма. Tatarica. Татарская энциклопедия
  3. ДЕТСКАЯ ШКОЛА ИСКУССТВ № 13. Сайт про город Набережные Челны(рус.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Энҗе Харисова. Бай тарихлы белем йорты. «Мәйдан», 2021 ел, июнь, 136-138нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]