Муллаян Дәүләтьяров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муллаян Дәүләтьяров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Муллаян Дәүләтьяров
Туган 2 ноябрь 1957(1957-11-02)
Ишмәмәт, Борай районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 7 июль 2015(2015-07-07) (57 яшь)
Наполи, Италия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре рәссам

Муллаян Хәбибулла улы Дәүләтьяров (баш. Муллайән Хәбибйәр улы Дәүләтйәров; 1957 елның 2 ноябре, Ишмәмәт, Борай районы, Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ2015 елның 7 июле, Наполи, Италия) — рәссам. 1995 елдан Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе доценты. Башкортстан Республикасының Атказанган рәссамы (2010).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елда Башкорт АССРның Борай районы Ишмәмәт авылында туа.

2000 елда М. Акмулла исемендеге башкорт дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлый.

2002 елдан башлап Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең дизайн кафедрасында эшли, доцент.

1995 елдан Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы. «Артыш» иҗат берләшмәсе әгъзасы.

Рәссамның рәсемнәре Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), «Мирас» Нефтекама рәсемнәр галереясендә (Нефтекама), «Янгантау» рәсемнәр галереясендә (Башкортстан Республикасының Салават районы, «Янгантау» курорты), Яр Чаллы шәһәренең рәсемнәр галереясендә саклана.

2015 елның 7 июлендә Наполи шәһәрендә (Италия) вафат була[1].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муллаян Дәүләтьяровның рәсемнәре арасында «Халык мотивлары буенча» (1996—2003), «Авыл мотивлары» (1999—2003), «Жомга», «Бал-бабай» (1998), «Бәйрәмдә» (1998), «Әби» (1997), «Тамырлар» (1998), «Көнчыгыш мотив» (1999), «Яз» (2001), «Көз» (2001), «Иртә» (2001), «Кич» (2001), «Соры көн» (2001), «Түгәрәк күл» (2002), «Җир төше» (2003), «Түбә» (2003) кебек хезмәтләр бар.

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1984 елдан башлап республика, шул исәптән махсус (графика, декоратив-гамәли сәнгать), зона, региональ, Бөтенроссия, халыкара һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша.

Алар арасында: «Россия тарихында сайлаулар: борынгыдан безнең көннәргә кадәр» республика күргәзмәсе (2011)[2], Италиядә «Россиядән караш» күргәзмәсе (2012)[3].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Рәссамнар берлеге һәм Халыкара рәссамнар федерациясенең бакыр медале.
  • Башкортстан Республикасының Атказанган рәссамы (2010).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов т. 2. В-Ж. 2006. −624 с. ISBN 5-88185-062-9.; науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.
  • Указ Президента РБ от 18.05.2010 № УП-250 «О присвоении почетного звания „Заслуженный художник Республики Башкортостан“ Ахметвалиеву Р. Х. и Давлетьярову М. Х.»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В Неаполе скончался заслуженный художник Башкортостана. Уфимская государственная академия искусств. 2015-07-02 тикшерелде.
  2. Художники в политике
  3. «Уфимские Ведомости» :: Еженедельная рекламно-информационная газета. әлеге чыганактан 2015-07-12 архивланды. 2015-07-11 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]