Рамил Муллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Муллин latin yazuında])
(Муллин Рамиль Хамзович битеннән юнәлтелде)
Рамил Муллин
Туган телдә исем Рамил Хәмзә улы Муллин
Туган 10 май 1974(1974-05-10) (49 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм П. А. Столыпин ис. Идел буе идарә итү институты[d]
Һөнәре табиб, мэр, район башлыгы
Сәяси фирка Бердәм Русия[1]
Бүләк һәм премияләре «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале — 2021
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре кандидаты[d]

Рамил Муллин, Рамил Хәмзә улы Муллин (1974 елның 10 мае, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы башлыгы (2022 елның 19 сентябреннән) һәм Түбән Кама мэры (2021 елның 10 ноябренән ― Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе, 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы), 2013―2021 елларда ― Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы. Медицина фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елның 10 маенда Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында туган. «Табиб» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (2008), «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2013), Идел буе дәүләт хезмәте академиясен (Сарытау, 2014) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19891991 — киномеханик.

19961998Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәре.

19982001Мөслим районы дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге санитар табибы.

20012003Мөслим районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.

20032006Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге баш табибы.

20062010Түбән Кама районы башлыгы урынбасары.

2010—-2013Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең муниципаль контроль мәсьәләләре буенча урынбасары – административ техник контроль идарәсе башлыгы.

2013—-2021Мөслим муниципаль районы башлыгы.

2021 елданТүбән Кама мэры (10 ноябрьдән ― Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе[2], 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы)[3].

2022 елның 19 сентябреннән ― Түбән Кама муниципаль районы башлыгы[4].

Эшләгән эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район күләмендә бик күп социаль объектларга ремонт-реконструкция үткәрелә, яңалары төзелә:

Юлларга асфальт түшәү, аларны яңа технологияләр нигезендә ремонтлау эшләре башкарыла[7]. Ике дистәгә якын мәктәп һәм балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Кайчандыр ташландык хәлдә яткан җирләр чистартылып, яңартылып, Пушкин скверы, «Курай» паркы, «Кояшлы Ык» ял итү зоналары төзелде[8].

  • 2021 елның 3-4 июлендә Мөслимдә «Киләчәк» паркында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе уздырыла[9].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рамиль Муллин: «Созидая, мы получаем эффект аккумуляции радости» 2021 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган.. «Строители Татарстана», 14.09.2015
  2. Рамил Муллин: «Иң зур теләгем – район халкының тормышын тагын да ямьлерәк, уңайлырак итү». «Казан утлары», 2017 ел, № 8.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]