Эчтәлеккә күчү

Мунда (халык)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мунда (халык) latin yazuında])
Мунда
яшәү җире

 Һиндстан
 Бангладеш

Теле

{{{тел}}}

 Мунда Викиҗыентыкта

Мунда, адиваси — Һиндстандагы халык. Үзатамалары — хороко («кешеләр»). Мунда халыклары төркеменә карый. Һиндстанда иң эре "теркәлгән токымнар" исемлегенә керә. Аның саны — 2,03 млн кеше. Бихар штатында һәм Көнбатыш Бенгалиядә, Орисса һәм Мадхья-Прадеш штатларында яшиләр. Христианлык, Һинд дине тоталар, традицион инанычлары саклана. Килеп чыгышлары белән, мөгаен, Һиндстанның борынгы, автохтонным халкы булып торадыр.

Олы яшьтәге мундалар


Һиндстанда мундари һәм башка мунда телләре харитасы

Мундари телендә (мундари — хо) сөйләшәләр, австроазия телләре гаиләсенең мунда төркеменә керә. Диалектлары бар: кера мундари, нагори, тамар, хасада.

Төп шөгыльләр-сөрүлек, җыю, балыкчылык. Үсемлек культураларыннан дөге, кукуруз, кузаклы культуралар үстерәләр. Йорт хайваннары, дуңгызлар, кәҗәләр, буйволлар, үгезләр, сыерлар үрчетәләр. Мөгезле эре терлек, авырлык ташучы көч буларак кулланыла.

Шөгыльләре: чүлмәк ясау, зәркән, туку, бамбуктан һәм пальма яфракларыннан үрү.

Тигезлектә жирләр линияле планлаштырыла. Авыллар токым саны буенча өлешләргә бүленә. Токым зиратлары, изге урыннар, ритуаль биюләр өчен мәйданчыклар бар. Торак-планда турыпочмаклы, бер камералы. Йортларны төзегәндә кулланыла торган материаллар- бамбук, камыш, балчык. Түбәсе-ике яки дүрт авышлыклы, саламнан яки чүлмәктән. Бер түбә астында торак бина да, абзар да урнаша ала. Ир-атлар өчен традицион кием - дхоти тибындагы ботои. Хатын-кызлар биленә чите каймалы тукыма (лаханга) бәйләп йөртә.

Традицион азык-төлек-пешкән дөге, кузаклылар, кукуруз. Кушым сыйфатында үсемлек маенда кыздырылган балык һәм ит кулланыла. Сөткә тыю булган. Яраткан эчемлекләре -дөге сырасы.

Мунданың митохондриаль гаплогруппалары вариантлары тулысынча Көньяк Азия, шул ук вакытта Y-ДНК буенча Көнчыгыш Азия Y-хромосомлы О2а төркеме өстенлек итә (>60%). Киң геном тикшеренүләре мундаларның генетик ата-бабалары 20% ы Көньяк-Көнчыгыш Азиядән булуын күрсәтә. Алар лао этник төркеменә аеруча якын [1].

  • Седловская А. Н. «Мунда» // Народы и религии мира / под ред. В. А. Тишкова, М., 1998.
  1. Mait Metspalu, Mayukh Mondal, Gyaneshwer Chaubey. The genetic makings of South Asia, 2018