«Мунча ташы» театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Мунча ташы» театры latin yazuında])
(Мунча ташы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Мунча ташы» театры
Урынлашу Татарстан, Түбән Кама
Нигезләнгән 1980 ел
http://munchatashi.ru
Театр логотибы

«Мунча ташы» театрыТатарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Түбән Кама шәһәрендә 1980 елдан эшләп килүче татар сатира һәм юмор театры, эстрада миниатюралары театры, театр-импровизация. Театрда күбесенчә үзешчән артистлар уйный, шулай ук театр укуханәләрен тәмамлаган яшь буын артистлар да бар.
Театрның оештыручысы һәм беренче җитәкчесе — Шәмси Закиров, ТР халык артисты.
2002 елдан театрның җитәкчесе — Гамил Әсхәдулла, ТР халык артисты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрның барлыкка килү көне дип, 1980 елның 1 апреленда үзенең беренче тамашасын куйган көн санала. Ул вакытта театрның исеме «ШТМ» (Шаяннар - тапкырлар мәҗлесе) дип аталса, соңрак «ШТТ» (Шаяннар - тапкырлар театры) дип йөртелә башлый. Ә инде театр үзешчәннәре мунча темасына тамаша ясагач, театрның оештыручылары Шәмси Закиров һәм Фәрит Җәләев («Әллүки» балалар театры режиссеры), элек Камал театрында уйнаган артист Салих Төхвәтуллин бу тамашага «Мунча ташы» исемен бирәләр. Әлеге тамашаны Татарстан авылларында, район үзәкләрендә күрсәтә башлагач, тамашачылар ««Мунча Ташы“ килә !» дип, театрга исем ябыштырып куялар. «Мунча ташы» исеме артистларның үзләренә дә, халыкка да якын булып китә[1].

Баштарак һәр елны 1 апрельдә театр юморга корылган тамашаларын Түбән Кама тамашачысына күрсәтә. 1986 елның 1 апрелендә тамашаны Казанга алып киләләр. Һәм шул датадан соң Татарстан районннары, татарлар күпләп яшәүче РФ өлкәләре буйлап гастрольләргә чыгу чоры башлана. Ел саен өч-дүрт премьера-тамаша, тамаша саен берсеннән-берсе үткенрәк теманы чыбыркылаучы мини спектакльләр әзерләнә.[2].

Театрның Казандагы 2013 елгы чыгышы 1000 кешелек УНИКС тамаша залында 11 көн буена аншлаг белән уза. Мәскәүдә театр шулай ук мең тамашачы сыйдыручы Надежда Бабкина театрында зур уңыш белән чыгыш ясый.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр сәхнәсендә үз эшенә салкын караучы, ваемсыз эреле-ваклы түрәләрнең, бюрократларның, «Мунча ташы» кызуында яфраксыз себерке белән сатира аркылы арт сабагын укыту, миләрен чистарту алып барыла, көндәлек тормышта очраган гыйбрәтле хәлләр, кимчелекләргә юмор аша төртеп күрсәтелә. Теманы төзегәндә артистлардан һәркем үз фикерен әйтә. Театр тамашалары DVD – диск язмалары һәм татар телевидениесе аша халык арасында танылу таба.

2017 елга кадәр театр арендага алынган фатирда урнаша. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, үзе театрның Казандагы тамашаларын караганнан соң, театрга автобус бүләк итә. 2018 елдан театр аерым бинага ия була. Балалар өчен бәләкәй «Мунча ташы» оештыру идеясе бар. Театр тарафыннан «Котырган меңлек» дигән 52 минутлык нәфис фильм төшерелгән.

Артистлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәмси ЗакировТР халык артисты, Фәрит Җәләев, Илдус Мингатин, Салих Төхвәтуллин, Гамил ӘсхәдуллинТР халык артисты, Рөстәм Рахманкулов (Козгынчинский) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Разалия Җиһаншина.

Музыкантлар: Ренат Мөхетдинов — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Флүр Гайнемөхәмәтов — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөхтәр Минһаҗев, Борис Никитин («Романтиклар» ансамбленың җитәкчесе).

Соңрак театрга килүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камил Гыйльмуллин, Ульяна Князева — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1988 елдан уйнаучы Искәндәр Мутиев (Мотыйгулла) — Татарстанның атказанган артисты, Альберт Абдуллов, Ильфат Абдуллин, Мөсәвәрә Садыйкова, Лидия Ганиева, Ландыш Салихова, Ландыш Галиева, Әнфәс Кәлимуллин — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Сергей Хоружев (оператор) — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Рамил Әсхәдуллин (музыкант, миниатюраларга көй язучы, җырчы), Илгиз Гыйльфанов, Рөстәм Хәсәнов, Алчәчәк Әхмәтова, Рәзилә Дилмөхәммәтова, Айзирә Һадиева, Гөлгенә Зәйнуллина, Ландыш Бабаева.


« Сәнгать үзе чирне төзәтә алмаса да, күрсәтеп бирә. Юмор-сатирага эләккән әйбердән куркасы түгел.[3]
Гамил Әсхәдулла
»
« Һәр елны Татарстан районнарында йөреп чыкканнан соң, имтихан бирергә Казанга юл тотабыз [4]
Рамил Әсхәдуллин
»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006, 146нчы бит.
  2. Румия Сәйфуллина. Искәндәр Мотыйгулла: «Яңа елда кунакны да кертмим, үзем дә бармыйм...» «Акчарлак», 2017 ел, 21 декабрь, № 50.
  3. Илфак Шиһапов. «Мунча ташы» (китап-альбом).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]