Мурасаки Сикибу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мурасаки Сикибу latin yazuında])
Мурасаки Сикибу

Тугач бирелгән исеме: яп. 藤原 香子[1]
Туу датасы: 970 елдан иртә түгел һәм елдан соң түгел978
Туу урыны: Хэйан-кё[d]
Үлем датасы: 1014 елдан иртә түгел яки елдан соң түгел1031
Үлем урыны: Хэйан-кё[d]
Эшчәнлек төре: фрейлина, новеллачы, шагыйрь, язучы, көндәлек авторы

Мураса́ки Сикибу́ (яп. 紫式部, 978 год —1014 һәм 1016 еллар арасында) — Хэйан чоры япон шагыйрәсе һәм язучысы, «Гэндзи турында повесть» романы, көндәлеге һәм шигырьләр җыентыгы авторы.

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучының чын исеме дә, тормышының төгәл даталары да билгеле түгел [2] [3]. 1006 елда сарай яны ханым сифатында булып хезмәткә керер алдыннан, ул То-сикибу кушаматы белән билгеле булган (То — Фудзивара фамилиясендә беренче билгене японлаштырылган кытайча укудан). Аннары, берникадәр вакыт, император Итидзё үрнәгенә ияреп, аны Нихонги-но-мицубонэ (Япония Анналасы фрейлинасы хезмәтчесе) дип йөртәләр. Соңыннан, әсәрнең киң танылуы аркасында, язучының «Гэндзи турында повесть» ёсёрене\ төп героиняләренең берсе — Мурасаки — Мурасаки-сикибу дип атала башлады. Мурасаки әдәби псевдоним һәм, япон биографларына ияреп, иренең титулы «сикибу» ла аның исеменә кушыла. «Исемсез язмалар»да Т.Л. Соколова-Делюсина Мурасаки Сикибу исеменең язылышын кулланган [4]. Икенче яктан, Н.И. Конрад «мурасаки» сүзенең - дарыуханә чыпчыгы [5] мәгънәсен күрсәтте һәм язучы исеменең Мурасаки-но-Сикибу дигән хөрмәтле вариантын бирде[5].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Гэндзи турында повесть» авторының биографиясен яңынан тергезүнең төп чыганагы — Мурасаки Сикибу көндәлеге. Аңа өстәп, язучы тормышындагы мөһим вакыйгалар турында мәгълүмат «Мурасаки Сикибуның шигырьләре», «Сарасин көндәлеге» һәм замандашлары шигырьләрендә бар, ләкин бу мәгълүматларның төгәл датасы юк[2]. Туган көненең бер версиясе «Чәчәк ату турында повесть»ка нигезләнә һәм 978 елга карый диелә. Бу карашны барлык тикшерүчеләр дә хуплый дип булмый: В. Н. Горегляд Фудзимура Саку һәм Нисио Миноруның формулировкасын бирә: «Мурасаки Сикибу X гасырның 70-нче еллары ахырында туган». Ока Кадзуоның язучы 973 елда туган дигән версиясен дә галимнәр хупламый [2] .

Мурасакиның әтисе Фудзивара Тамэтоки Фудзивара нёселенең «төньяк» тармагына караган, сарайда берничә урта вазифага ия була, провинция губернаторы итеп билгеләнә, кытай телендә [2] шигырьләр язган. Мурасакиның әнисе — Фудзивара Тамэнобуның, Уң Король Абзарлары идарәчесенең кызы — булачак язучы бала гына чагында иртә үлә. Кайбер мәгълүматларга караганда, Тамэтоки гаиләсендә биш бала була — өч ул һәм ике кыз, ләкин ышанычлы мәгълүмат Мурасаки һәм аның абыйсы Фудзивара Нобунори турында гына сакланган [2]. Күпчелек биографлар әйтүенчә, «Гэндзи турында повесть» авторы шигъри иҗат һәм югары гыйлемлек атмосферасында тәрбияләнгән[2]. Ул әдәби сәләтен ана һәм ата нәселеннән алган. Аларның берсе, Фудзивара Канэсукэ, утыз алты үлемсез шагыйрьнең берсе. Анасы да, әтисе дә урта бюрократик аристократиягә караганнар.

998 елда Мурасаки Фудзивара Нобутакага кияугә чыга. 999 елда аларның Кэнси исемле кызы — буласак   шагыйрә Дайни-но Саммисю дип аталган (анда самми ире вазифасы исеменә джу-самми дигәне керә), аның «шигырьләре күп шигырьләр җыентыгына кертелгән» [4]. 1001 елда Фудзивара Нобутака вафат була, һәм Мурасаки финанс яктан авыр хәлдә кала. 1005 елда ул Фудзивара Митинага кызына, патшабикә Сёсигә, хезмәткә керергә мәҗбүр була. Мурасаки белән бер үк вакытта башка танылган шагыйрәләр дә: Акадзоме Эмон, Идзуми Сикибу сарай хезмәтендә була.

1014 [4] елдан соңрак Мурасаки Сикибу турында бернинди мәгълүмат та табылмады, шуңа күрә күп тикшерүчеләр бу елны аның үлгән елы дип саный. Аның кабере шагыйрь Оно-но-Такамура каберенең көнбатыш ягында, Хорикава елгасы буенда, хәзерге Киотоның төньягында урнашкан диләр. Эндзёдзи, Исияма Хонган-дзи, Дайтокудзи гыйбадәтханәләрендә Мурасаки Сикибу өчен корбанлык килеләре куелган [4] .

Әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек тикшерүчеләр Мурасаки Сикибу «Гендзи турында повесть» мәшһүр романын (моногатари) 1001-1008 елларда иҗат иткән дип саный. Әдәбият галимнәре бу әсәрнең берничә версиясе булуына карамастан, Mурасаки романын ире үлгәннән соң яза башлагандыр ди (1001) [4], хезмәткә кергәннән соң дәвам итә, һәм 1008 елда [4] тәмамлый. Н.И. Конрад «Гэндзи-моногатари» роман 1001 елда язылган дип билгеләде һәм аны хэйан хикәяләү әдәбиятының иң югары ноктасы дип атады[5]. Җария Кирицубо образында тикшерүчеләр Мурасакиның сарай яны хезмәтен башлаган чагындагы кайбер үзенчәлекләрен табалар [4]. Ышаныч һәм танылу өстәү өчен, язучы чынбарлык белән фантастика арасындагы нечкә сызык буенча шуыша, аеруча сәнгать персонажлары һәм чын йөзләр белән бәйләнгән «охшашлык—кабат кайту темасы» (Югао—Тамакадзура, Кирицубо—Мурасаки, Оогими—Укифуне). Ис киткеч Гэндзи турындагы романда бу тема «әкренләп үсә барып, гомуми характерга әйләнә» [4]. Мурасаки, XI гасырда Япониядә ир-атларга караганда түбән статуска ия булган хатын-кыз, бер яктан моногатари жанры уйдырма әдәби әсәренең тарихнамә композициясеннән, икенче яктан — прозаның шигърияттән өстенлеген игълан иткәндә, бик кыю һәм моңарчы күрелмәгән эш башкарды. 1927 елда, Н. И. Конрад билгеләүенчә, «Гэндзи»да вабун (ягъни камбу́н дип йөртелгән кытай телендә язылган япон әдәбиәтеннән аермалы, япон телендә иҗат ителгән япон әдәбияте) үзенең иң югары үсешенә җитә: «Гэндзи»дагы япон теле куркмыйча дөньяның зур үсеш алган әдәби телләре белән тигез кимәлдә була алырлык» дәрәҗәгә үстерелә [5]. «Гэндзи турында повесть» әсәре япон классикасының үзәк әсәре булып санала, һәм аның мондый даны бүгенге көнгә кадәр сүнмәгән [4] .

Мурасаки Сикибу көндәлеге, гомумән алганда, 1008 елдан 1010 елга чаклы араны үз эченә ала һәм никки жанрына керә — күбесенчә хронологик тәртиптә оештырылган аны нәрсә борчыган, шушы турында истәлекләр. Ләкин «Көндәлек»тә вакытлы атрибутикага бирелмәгән өзекләр (пассажлар) — Мурасаки тирәсендәге кешеләр турында фикерләр, балачак хатирәләре бар.

Мурасакиның «Көндәлеге» патшабикә Сёси сараенда булу нәтиҗәсе: анда ул үзен ирекле тоткан һәм язу эшенә бирелә алган. Көндәлек Цумикадо сараен — Фудзивара гаиләсенең төп милеген тасвирлау белән башлана. Патшабикә Сёси монда беренче баласын тудыруга әзерләнергә килә.

Мурасаки көндәлегендә җанисәп алу һәм патшабикә кулы да тигән китапларны тәртипкә китерү турында әйтелә. Унберенче айның унынчы көне тирәсендә автор болай дип яза: «Патшабикә китап тышлау белән мәшгуль иде. Таң аткач, без аның бүлмәсенә килдек, кирәкле төстәге кәгазьне алып, кулъязманың үзе белән бергә күчереп язучыга кушымтага үтенечне кушып җибәрдек. Иртәдән кичкә кадәр без агартылган кулъязмаларны тәртипкә китердек». Ә унберенче айның унсигезенче көнендә: «Икенче көнен патшабикә бер көн алдан алынган бүләкләрен карап чыгуга багышлады <...> кумталарда шиъри җыентыклар — „Кокинсю“, „Госэнсю“, „Сюисю“ күчереп язылган ак бизәкле кагәздән эшләнгән дәфтәрләр бар иде <…> Энкан һәм Юкинари язган китаплар чыннан да искиткеч иде — аларны зур теләк белән кулга ала идек. Мин бер вакытта да китапларның мондый кайгыртучанлык белән ясалганын һәм заман рухына туры килүен күргәнем юк иде»

«Мурасаки Сикибу шигырьләр җыентыгы» 1013-1014 елларда тупланган дип уйланыла, чөнки шагыйрьнең соңгы шигырьләре 1014 елда язылган [4] .

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Повесть о Гэндзи (Гэндзи-моногатари) / Отв. ред. Т. П. Григорьева; вступ. ст., сост., пер. с яп. стихотворных текстов Т. Л. Соколовой-Делюсиной. — М. : Наука, 1992. — ISBN 5-02-016877-7.
  • «Собрание стихотворений Мурасаки Сикибу» (Мурасаки-сикибу касю)
  • «Дневник Мурасаки Сикибу» (Мурасаки Сикибу никки)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Меркурийдагы кратер Мурасаки Шикибу хөрмәтенә аталган. 1966 елда, Murasaki Shikibu төзегән шарындагы искиткеч кешеләр исемлеге Япониянең беренче вәкиле булды ЮНЕСКО [4] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Боронина И. А. Приложение : Мурасаки Сикибу (очерк жизни и творчества) // Классический японский роман : «Гэндзи моногатари» Мурасаки Сикибу / Отв. ред. Т. П. Григорьева. — М. : Наука, 1981. — С. 258—265. — 295 с. — 5 000 экз.
  • Горегляд В. Н. Дневник Мурасаки-сикибу // Дневники и эссе в японской литературе X—XII вв / Отв. ред. О. Л. Фишман. — М. : Наука, 1975. — С. 112—122. — 381 с. — 2 800 экз.
  • Конрад Н. И. Гэндзи-моногатари // Японская литература : От «Кодзики» до Токутоми / Сост. Н. И. Фельдман-Конрад. — М. : Наука, 1974. — С. 233—255. — 568 с. — 5 500 экз.
  • Соколова-Делюсина Т. Л. Приложение. «Повесть о Гэндзи», эпоха, автор // Повесть о Гэндзи / Отв. ред. Т. П. Григорьева; вступ. ст., сост., пер. с яп. стихотворных текстов Т. Л. Соколовой-Делюсиной. — М. : Наука, 1992. — С. 3—49. — 192 с.
  • Горегляд В. Н. Японская литература VIII—XVI вв.: Начало и развитие традиций. — 2-е изд.. — СПб. : Петербургское Востоковедение, 2001. — 400 с. — ISBN 978-5-85803-076-9.
  • Сисаури В. И. Японский роман X—XII вв.. — СПб. : Филологический факультет СПбГУ; Нестор-История, 2011. — 248 с. — ISBN 978-5-98187-877-0.
  • Bowring R. Murasaki Shikibu: The Tale of Genji. — 2nd Edition. — Cambridge University Press, 2004. — ISBN 978-0-521-83208-3.
  • Emmerich M. The Tale of Genji: Translation, Canonization, and World Literature. — Columbia University Press, 2013. — ISBN 978-0-231-16272-2.
  • Envisioning The Tale of Genji: Media, Gender, and Cultural Production. — Columbia University Press, 2008. — ISBN 978-0-231-14236-6.
  • Reading The Tale of Genji: Sources from the First Millennium. — Columbia University Press, 2015. — ISBN 978-0-231-16658-4.
  1. http://hdl.handle.net/2065/42530
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Горегляд, 1975
  3. Боронина, 1981
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 Соколова-Делюсина, 1992
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Конрад, 1974