Мурти

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мурти latin yazuında])

Мурти (Санскрит телендә: मूर्ति, ISO: Mūrti; турыдан-туры мәгънәдә: форма, гәүдәләнеш яки каты җисем ул Һинд мәдәниятендә Илаһның сурәте яки поты өчен гомуми төшенчә. Һинд дине гыйбадәтханәләрендә ул символик икона булып тора. Мурти үзе Һинд динендә Ходай түгел, ә Илаһның формасы, гәүдәләнеше яки манифестациясе. Мурти шулай ук кайбер теистик булмаган Җәйничелек традицияләрендә бар, анда алар Җәйничелек гыйбадәтханәләре эчендә символлар яки ихтирам ителгән үлемлеләр буларак хезмәт итәләр һәм муртипуджака ритуалларында табынылалар. Мурти типик рәвештә таштан, агачтан, металлдан коеп яки балчыктан ясала. Борынгы чор текстларында аларның тиешле пропорцияләре, позицияләре һәм ишарәләре тасвирлана, аларга Пураналар, Агамалар һәм Самхиталар керә. Муртиның кыяфәте төрле Һинд дине традицияләрендә төрле, алар җимерүне, куркуны һәм рәхимсезлекне чагылдыручы Угра символизмыннан (Дурга, Кали Алиһәсе), һәм шулай ук Саумья символизмы, ул шатлыкны, белемне һәм гармонияне чагылдыра (Сарасвати, Лакшми). Саумья сурәтләре Һинд дине гыйбадәтханәләрендә киң таралган. Һинд динендә башка мурти формаларына линга керә. Кайбер Һинд дине тарафдарлары өчен мурти илаһи, ахыр чик Чынбарлыкның чагылышы булып тора. Дини контекстта алар Һинд дине гыйбадәтханәләрендә яки йортларда бар, анда аларга яраткан кунакка кебек карыйлар һәм Һинд динендә пуджа вакытында хезмәт итәләр. Башка очракларда алар ел саен бәйрәм процессияләрдә игътибар үзәге булып хезмәт итә һәм һәм шулай итеп утсава мурти дип атала. Иң иртә мурти безнең эрага кадәр 4-енче гасырда Панини тарафыннан искә алына. Моңа кадәр мөгаен Агничаяна ритуал мәйданчыгы гыйбадәтханә өчен шаблон итеп хезмәт иткән. Муртины кайвакыт муртһи, виграһа яки пратима дип атыйлар.

Этимология һәм номенклатурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маһешвар гыйбадәтханәсендә Парвати Ганеша муртисы, Мадхья Прадеш.
Дурга Алиһәсе һәм башка Илаһлар пантеонына Колкатада Дурга Пуджа фестивале вакытында табыналар. Сурәтне 2018 елда Төньяк Колкатада Блок - G.D-да, Тозлы күл Дурга Пуджасы вакытында алганнар.

Мурти турыдан-туры мәгънәдә материаль элементлардан билгеле формада яки чикләрдә теләсә-нинди каты җисемне яки форманы аңлата. Төшенчә Илаһның теләсә-нинди гәүдәләнеше, манифестациясе, инкарнациясе, шәхесләнеше, кыяфәте, сурәте, поты яки сынына карый. Мурти турында иртә язылуы безнең эрага кадәр 1-енче меңьеллыкта иртә Упанишадаларда әйтелә, аеруча Айтатрейя Упанишадта 3.2 шигырендә, Шветашватара Упанишадның 1.13 шигырендә, Майтраянийя Упанишадның 6.14 шигырендә һәм Прашна Упанишадның 1.5 шигырендә. Мәсьәлән, Майтраянья Упанишада бу төшенчәне "вакытның форма, манифестациясе"н аңлату өчен куллана. Секция вакыт бар икәнен исбатлый, Прамана (Һинд фәлсәфәсендә эпистемиология) ярдәмендә Вакытны исбатлауда авырлыкны таный, шуннан соң индуктив инференция теориясе эпистемологик исбат буларак түбәндәгечә кертелә,

Вакытның нечкәлеге мәгълүматы турында, бу чынлык исбаты;
Моңа күрә Вакыт күрсәтелә.
Чөнки исбатсыз, исбатланырга тиешкәнгә ирешеп булмый;
Әмма үзе исбатланырга яки күрсәтелергә тиеш, берәү аны өлешләрендә аңлаганда, исбатлау өчен нигез булып китә, аның аша ул үзен (индуктив юлда) аңга китерә.
Майтри Упанишада 6.14

Секциягә Вакыт һәм нә-Вакыт концепциясе кертелә һәм нә-Вакыт Галәм барлыкка килүгә һәм Галәм барлыкка килү белән бергә була башлаган вакытка кадәр булган дип раслый.[1] Нә-вакытны бүлеп булмый, ә вакытны бүлеп була һәм Майтри Упанишад шуннан соң вакытның муртисы дип раслый.[1][2] Роберт Һуме "вакыт мурти"сы турында сүз баруны Майтри Упанишаданың 6.14 шигырендә "форма" дип аңалата.[3] Күп галимнәр, мәсьәлән, Ян Гонда, Макс Мюллер, Пандуранг Ваман Кане һәм Стефани Джеймисон Ведик эрада муртилар да, гыйбадәтханәләр дә булмаган һәм потларга охшаш табыну булмаган дип раслаган. Ведик Һинд дине ритуаллары табигатькә һәм яджна вакытында гимннар ярдәмендә чакырылган абстракт Илаһларга юнәлгән булган. Шулай да бу хакта универсаль килешү юк.

Мурти мәгънәсендә Дэва сурәтләренең ышанычлы текстуаль Шәһадәтләренең берсе безнең эрага кадәр 4-енче гасырда яшәгән Санскрит грамматик Панининың Дживикартһе Чапаньесында бар. Ул Ачала һәм Чаланы искә ала, беренчесе гыйбадәтханәдәге сурәтләргә карый, ә соңгысы бер урыннан икенче урынга күчерелә торган сурәтләргә карый. Панини шулай ук Дэвалакаларны искә ала, ягъни табыну сурәтләрен саклап тора, әмма аларны сатмый торган кешеләр һәм шулай ук Дживикалар бу яшәү чыганагы тугърылардан алган бүләкләр булган кешеләр. Панини варислары булган борынгы Санскрит текстларда, илаһи сурәтләргә Дэвагрһа, Дэвагара, Дэвакула, Дэватана һәм башкалар кебек төшенчәләр белән күпсанлы сылтамалар бар. Ноель Салмонд раслаганча бу текстлар безнең эрага кадәр 4-енче гасырда Борынгы Һиндстанда гыйбадәтханәләр һәм муртилар булуының көчле исбаты. Күптән түгел булган археологик шәһадәт сын белеме һәм сәнгате Һиндстанда Маурья Империясендә (безнең эрага кадәр 3-нче гасыр) нигезләнгән булганны раслый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Paul Deussen (2010 Reprint), Sixty Upanishads of the Veda, Volume 1, Motilal Banarsidass, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-81-208-1468-4]], pages 355–358
  2. Diana L. Eck (1986), Darshan of the Image, India International Centre Quarterly, Vol. 13, No. 1, Images (March 1986), pages 43–53
  3. Robert E Hume, The Thirteen Principal Upanishads, Oxford University Press, page 434;
    Sanskrit: कालात्स्रवन्ति भूतानि कालाद्वृद्धिं प्रयान्ति च ।
    काले चास्तं नियच्छन्ति कालो मूर्तिरमूर्तिमान् ॥ ॥ १४॥, Source: Archive, Archive2 Wikisource