Эчтәлеккә күчү

Муса пәйгамбәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса пәйгамбәр latin yazuında])
(Муса битеннән юнәлтелде)
Муса пәйгамбәр
Туган телендәге исеме яһүд. מֹשֶׁה
Туган БЭК 1689 елдан иртә түгел һәм елдан соң түгелБЭК 1391
Хелуан[d]
Үлгән БЭК 1473 елдан иртә түгел яки елдан соң түгелБЭК 1271
Нево[d], Моав[d][1]
Яшәгән урын Мисыр[2]
Синайский полуостров[d][2]
Мадьян[d][2]
Ватандашлыгы Ошибка Lua в Модуль:Wikidata2/Countries на строке 79: attempt to concatenate a nil value.
Һөнәре гаскәрбашы, дини лидер, кануннар чыгаручы, могҗизачы, көтүче, хаким
Җефет Сепфора[d] һәм Фарбис[d]
Балалар Гершом[d][3] һәм Елиезер[d][4]
Ата-ана
Кардәшләр Аарон[d] һәм Мириам[d]

 Муса пәйгамбәр Викиҗыентыкта

Мусаның Израил халкына мөрәҗәгате

Муса (гарәп. موسى, Муса, яһүд. מֹשֶׁה, Моше, бор. грек. Mωυσής, лат. Moyses) - ислам, яһүдилек һәм христианлык диннәрендә пәйгамбәр буларак саналган шәхес. Борынгы еврей теленнән тәрҗемә иткәндә Муса исеме судан коткарылган мәгънәсенә туры килә.

Яһүдилеккә нигез салучы, яһүд халкын берләштерүче. Килеп чыгышы Борынгы Мисырдан.

Библия (Тәүратны) өйрәнүчеләр Моисей, XVIII һәм XIX династиясе фиргавеннәре белән бәйләп, б.э.к. XV—XIII гасырларда яшәгән дип билгели.

Моисены табу. Ф. Гудолл, 1862

Муса исеме «судан коткарылган» дигәнне аңлата, ә башка фаразлар буенча, бу исем Мисырда барлыкка килгән һәм «бала» дигәнне аңлата[5].

Библиядә әйтелгәнчә, Муса исеме аны Нил елгасыннан табып алып («чыгарылган») коткаруга бәйле. Бу исемне аңа фиргавен кызы бирә. Монда Мисырдан бәни исраилле (яһүдләрне) чыгарган Муса ролен күздә тотып сүз уйнату да булырга мөмкин. Антик тарихчы Иосиф Флавий аңлатуынча, Муса исеме ике мисыр сүзеннән тора: «коткарылган» һәм «мои» (су)[6]. Семитологлар Муса исемен мисырча msy дигәннән килеп чыккан дип саный, бу сүз «ир бала» яки «бала табу» дигәнне аңлата[7].

Синайдагы Хорив тавы янында мал көтеп йөргәндә, янмас күгән агачыннан (неопалимая купина) Аллаһ эндәшеп, аңа үзенең исемен ача (Яхве, яһүдчә יהוה) һәм халкын азат итәргә өнди. Муса ырудашлары ышанмаса нишләргә икәнен сорый. Аллаһ Мусага могҗизалар кылу сәләтен бирә: Муса таягын еланга әйләндерә, еланны кире таяк халәтенә кайтара; кулын куенына тыга - кулы махау авыруы белән авыргандай агара; яңадан куенына тыккач, кулы элекке хәленә кайта.

Нил буена кайткач, агасы Һарун белән бергә (агасы аның ярдәмчесе була, чөнки Мусаның сөйләшүендә кимчелекләре була) фиргавенгә яһүдләрне азат итүен үтенеп килә. (Библия Исх. 4:16) Муса фиргавеннән Яхве исеме белән яһүдләргә корбан чалу өчен өч көн сорый. Фиргавен ризалашмагач, илне куркыныч фаҗигаләр чорнап ала. Шуннан соң гына фиргавен аларга 3 көнгә чүлгә барырга ризалык бирә. (Библия Исх. 12:31)