Муса Гали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Гали latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Муса Гали
Муса Ғәли
Муса Гали.jpg
Туган телдә исем Габдрахман Гали улы Галиев
Туган 15 октябрь 1923(1923-10-15)
Иске Муса, Абрай вулысы, Уфа кантоны, БАССР, РСФСР
Үлгән 15 гыйнвар 2004(2004-01-15) (80 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСРССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Рәйлә
Ата-ана
  • Гали (әти)
Бүләк һәм мөкәфәтләре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены(1985)Хезмәт Кызыл Байрагы ордены(1973)Халыклар дуслыгы ордены(1993)
Салават Юлаев премиясе (1979)

Муса Гали (псевдоним, чын исеме Габдрахман Гали улы Галиев, баш. Муса Ғәли, Ғабдрахман Ғәли улы Ғәлиев) – язучы, шагыйрь, тәрҗемәче. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1979). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елның 15 октябренда БАССР Уфа кантоны Абрай вулысы (хәзерге Чишмә районы) Иске Муса авылында туган. 1937 елда туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый.

1938 елда Уфада медицина мәктәбендә, 1939 елдан Дәүләкән педагогика укуханәсендә укый.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның мартыннан хәрби хезмәткә алына. 1943 елның көзендә Беларус фронтында алгы сызыкта. Днепрны кичүдә катнаша. Авыр яралана. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, Чишмә районы Чуалкип мәктәбендә укыта.

1948-1952 елларда Уфа педагогия институтында укый.

1952-1957 елларда «Пионер» журналында бүлек мөдире.

1963-1965 елларда Мәскәүдә әдәбият институтында укый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият белән кызыксынып китүе Дәүләкәндә укыган елларга туры килә. Аның беренче шигырьләре Дәүләкән районы газетасында һәм «Яшь төзүче» газетасында басыла.

Беренче шигырьләр китабы «Якты көн» 1953 елда нәшер ителә. Шуннан соң 40 тан артык китабы дөнья күрә. Ундүрте Мәскәүдә урысча басыла.[1]

Сәяхәтләр тәэсирендә язылган «Кырым дәфтәреннән», «Кояш һәм күз яше», «Көнчыгыш хакында ике җыр», «Франция дәфтәре», «Монголия дәфтәреннән» шәлкемнәре әдәбиятта яңалык булып кабул ителде.[2]

Сибай театрында күппәрдәле пьесалары куелды.

Тәрҗемә өлкәсендә эшли: А.С. Пушкинның «Царское Село истәлекләре»н, У. Шекспирның «Макбет»ын, Әсгать Мохтарның «Каракалпак кыйссасы»н һ.б. тәрҗемә итте.[3]

Матбугатта әдәби тәнкыйть, публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый.[4]

Балалар өчен поэма һәм шигырьләр яза.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Якты көн» (1953), «Юл башы» (1954), «Туган якларым» (1957), «Кырым дәфтәреннән» (1957), «Чуклы йөгән» (1959), «Диңгезләр аша сөйләшү» (1960), «Көнчыгыш хакында ике җыр» (1962), «Торналар киткәндә» (1963, балалар өчен), «Июнь кичләре» (1964), «Ай елмая» (1967, балалар өчен), «Таулар чакыра» (1968), «Җир йокламый» (1969), «Кояш җиле» (1970), «Ак яңгыр» (1972), «Франция дәфтәреннән» (1972), «Сайланма әсәрләр. 2 томда» (I томда шигырьләр, 1973; II томда поэмалар, 1973), «Тамчы шатлыгы» (1975), «Монголия дәфтәреннән» (1977), «Кызыл үләннәр» (1979), «Гөлләр һәм йолдызлар» (1981), «Яшенле офыклар» (1983), «Кояшлы чишмә» (1987)[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Кирәй Мәргән. Тамчылар шатлыгы. Ағиҙел, 1976, № 10.

2. И. Вәлитов. Уйланулар китабы. Ағиҙел, 1982, № 4.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшит Сабитов. Муса Гали турында истәлек. Кызыл таң, 2011, 24 август.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]