Муса Галләмов
![]() | |
| Туган телендәге исеме | Муса Марсель улы Галләмов |
| Туган | 1 июль 1992 (33 яшь) РФ, Мари Ил, Бәрәңге районы, Ирнур |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Мари дәүләт университеты |
| Һөнәре | |
| Эш бирүче | Лаеш районы[1] |
| Балалар | дүрт кыз |
| Ата-ана |
|
| Бүләк һәм премияләре | Дөнья чемпионы РФ чемпионы ТР чемпионы |
Муса Галләмов, Муса Марсель улы Галләмов (Муса Марсельевич Галлямов; 1992 елның 1 июле, РФ, Мари Ил, Бәрәңге районы, Ирнур) ― спортчы (көрәш), билбаулы көрәш буенча күп тапкырлар дөнья, Россия, Татарстан чемпионы. Россиянең спорт мастеры (2015).
Авырлык категориясе ― 130 килограмм.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1992 елның 1 июлендә[2] Мари Илнең Бәрәңге районы Ирнур (халык телендә Яңавыл[3]) авылында туган. Спортчының әтисе Марсель колхозда машина йөртүче, әнисе Зөһрә Бәрәңге битсәсендә иминият агенты булып эшли. Кече уллары Мөнир Галләмов та көрәшче. Мусаның сеңлесе бар [4].
Ун яшендә Сабан туенда көрәшкән. Ат чабышларында чыгыш ясаган, хоккей уйнаган. Көрәш белән җитди итеп шактый соң, 15 яшендә Йошкар-Олага укырга килгәч, шөгыльләнә башлаган. Йошкар-Олада Муса Илдус Гарипов белән Равил Сафуановта шөгыльләнә башлаган һәм Россия беренчелегендә икенче урынны алган.
Мари дәүләт университетының Физик тәрбия, спорт һәм туризм факультетын тәмамлаган. «Юбилейный» спорт комплексында шөгыльләнә, тренеры Илдус Гарипов була. Йошкар-Ола спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән.
Татарстан күләмендәге ярышларда Теләче районы данын, ә Россия турнирларында Татарстан данын яклап көрәшә.
Россия җыелма командасына кергән.
2021 елдан ― Лаеш районы «Комплекслы спорт мәктәбе» директоры [5], 2023 елдан ― Лаеш районында бассейн директоры[6].
Спорт уңышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2008 ― көрәш буенча Бөтенроссия турниры (Димитровград) ― 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль
- 2009 ― көрәш буенча Бөтенроссия турниры (Йошкар-Ола) ― җиңүче (турнирның иң яхшы көрәшчесе дип танылган)
- 2009 ― көрәш буенча V Бөтенроссия турниры (Екатеринбург) ― 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль
- 2009 ― Россия Ачык чемпионаты һәм ил беренчелеге (Казан) ― 75 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль
- 2015 ― билбау көрәше буенча XIII дөнья чемпионаты (Казан) ― 100 килограммнан артык авырлык категориясендә көмеш медаль [7]
- 2016 ― көрәш буенча Россия чемпионаты (Тольятти) ― 100 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүче[8]
- 2018 ― көрәш буенча дөнья чемпионаты (Татарстан) ― 100 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче урын
- 2018 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты (Кыргызстан, Чолпон-Ата) ― 100 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңүче, абсолют дөнья чемпионы[9]
- 2019 ― 10нчы Бөтенроссия авыл Сабан туе (Камышлы (Самар өлкәсе)) ― баш батыр (приз ― Лада Гранта)[10]
- 2019 – Питрау бәйрәменең абсолют батыры[11]
- 2020 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты (Казан) ― 130 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүче[12]
- 2020 ― Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 57нче ачык республика ярышлары (Биектау) ― 130 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүче[13]
- 2024 ― Мари Илдә узган Федераль Сабан туеның абсолют батыры (приз ― Lada Granta)[14]
- 2024 ― «Манзара» премиясенең Алтын лигасында җиңүче – баш батыр (приз ― 100 мең сум)[15]
- 2025 ― Лаеш районы Сабан туе ― абсолют батыр (приз ― «Нива» автомобиле)
- 2026 ― көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Алабуга) ― 130 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче урын[16]
- 2026 ― каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган 63нче көрәш турнирының (Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган) 130+ кг үлчәү авырлыгында 2нче урын (приз 70 мең сум)[17].
- 2026 ― көрәш буенча Россия чемпионатының (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) 130+ кг үлчәү авырлыгында җиңүчесе [18].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2015 ― Россия Федерациясенең спорт мастеры
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән. 4 кыз бала атасы (Адилә, Әмирә, Ясминә, Эмилия)[19].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://kam.business-gazeta.ru/article/598343
- ↑ Бөтенроссия авыл Сабан туе баш батыры Муса Галләмовка машина җирәбәсез бирелде. Болгар радиосы, 1.07.2019
- ↑ Радик Сабиров. Муса барлык көрәшчеләрне Яңавыл Сабан туена чакыра. «Идел», 27.05.2019
- ↑ Деревня Ирнур. Марийские Лесоходы, 02.06.2014(рус.)
- ↑ Танылган көрәшче Муса Галләмов Лаеш спорт мәктәбе директоры булып эшли башлаган. Интертат, 14.07.2021
- ↑ Артур Валеев. Колдун, амбал весом 200 килограммов и директор бассейна: главные батыры России прямо сейчас. Бизнес-Онлайн, 25.06.2023(рус.)
- ↑ Муса Галлямов серебряный призер Чемпионата мира по борьбе на поясах.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Марий Эл, 23.11.2015(рус.)
- ↑ Андрей Антонов. Марийский батыр Муса Галлямов завоевал «золото» чемпиона России по борьбе корэш. Марийская правда, 12.12.2016(рус.)
- ↑ Көрәш буенча дөнья чемпионнары Бөтендөнья күчмә халыклар уенында алтын медаль алды. Татар-информ, 4.09.2018
- ↑ Камышлы Сабан туе баш батыры тәкәне мәдрәсәгә бүләк итте. Безнең мирас, 29.06.2019
- ↑ Иң көчле батырлар Питрау бәйрәменә җыела. Мамадыш муниципаль районы, 22.07.2019
- ↑ Андрей Антонов. Марийский батыр Муса Галлямов завоевал «золото» чемпионата мира-2020 по корэш. Марийская правда, 05.10.2020(рус.)
- ↑ Андрей Антонов. Муса Галлямов победил в турнире памяти поэта Мусы Джалиля. Марийская правда, 17.02.2020(рус.)
- ↑ Илгизә Галиуллина. Муса Галләмов: «Көрәш карьерасын бетерәсе дә килгән иде инде...». Шәһри Казан, 07.07.2024
- ↑ Энҗе Габдуллина. «Манзара» бәйгесендә Муса Галләмов баш батыр калды. Татар-информ, 20.01.2024
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле – тулы исемлек. Татар-информ, 17.01.2026
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды. Татар-информ, 14.02.2026
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Россия чемпионатында тугыз Татарстан көрәшчесе чемпион исемен яулады. Интертат, 18.04.2026
- ↑ На Сабантуе в Лаишево победителем стал талантливый спортсмен. Культура Лаишевского края, 8.06.2025
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәкаләләр
- Антонов А. Секрет борцов из Ирнура // Марийская правда, 2012 год, 26 июня, № 112.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ГАЛЛЯМОВ Муса Марсельевич. Марийская история в лицах, 09.11.2011(рус.)
