Муса Җәлил проспекты (Яр Чаллы)
Муса Җәлил проспекты (рус. проспект Мусы Джалиля) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан урам.
Почта индекслары 423820, 423800, 423850, 423824, 423850, 423802[1]. ОКАТО коды 92430000000.
Координатлары 55.696727°, 52.31344°.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Муса Җәлил проспектының иске фотосурәтләре. |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Муса Җәлил проспектының аклы-каралы фотосурәтләре. |
Урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яр Чаллының Иске шәһәр өлешендә, Комсомол районында, ГЭС бистәсендә, 7нче, 6нчы, 5нче, 2нче, 4нче, 9нчы, 8нче (а, б) һәм 10нчы комплексларда урнашкан урам. Чулман елгасының (Түбән Кама сусаклагычы) сулъяк яры буйлап, елга агымы юнәлешендә сузыла. Әлмәт тракты һәм Магистраль урамы белән киселештә башлана. Мәләкәс елгасы аркылы күпердә Яр Чаллы тракты булып дәвам итә. Казан проспекты, Яшьлек тыкрыгы, Энергетиклар тыкрыгы, Монтажниклар тыкрыгы, Гидротөзүчеләр урамы, Есенин тыкрыгы, Валерий Шадрин тыкрыгы, Гафиятуллин тыкрыгы, Батенчук урамы, Корчагин бульвары, Тинчурин бульвары, Үзәк урам, Гагарин урамы, Габдулла Тукай яр буе урамы белән кисешә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1985 елда Яр Чаллының беренче проспекты һәм скверы Советлар Берлеге Каһарманы шагыйрь Муса Җәлил (1906—1944) хөрмәтенә аталган[2].
Игътибарга лаек объектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сидоровка паркы
- Комсомол паркы
- 6 йорт — Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы
- 7 йорт — Тимер юл вокзалы
- 9 йорт — Автовокзал
- 2нче шәһәр хастаханәсе
- Мәдәният һәм ял итү паркы
- 46 йорт — Чаллының Комсомол районы хакимияте
- Евгений Батенчукка һәйкәл (2002, скульптор С. Воробьёв, архитектор В. Манукян)
- Рәис Беляевка һәйкәл (архитектор В. Нестеренко)
- 29 йорт — Эшлекле үзәк (элекке КамАЗ дирекциясе)
- 37 йорт — 64нче прогимназия
- Әдәби ишегалды скверы
- «Ватан-ана» мемориаль комплексы (1975, автор Илдар Ханов)
- «Мәңгелек ут» мемориалы
- Студентлар урамындагы зират
- Муса Җәлил мемориалы (1985)
- Үзәк урам
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Муса Җәлил проспекты һәм һәйкәл куелган сквер панорамасы
-
Муса Җәлил проспекты янында шәһәргә керү тамгасы
-
Тимер юл вокзалы
-
Муса Җәлил проспектының башы. Фото: foto-planeta.com
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП Уралаэрогеодезия, 2012. ISBN 598362511-X
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Почтовые индексы Татарстана, archived from the original on 2016-03-21, retrieved 2018-08-24
- ↑ Галина Романова. Литературный путеводитель по г. Набережные Челны (рус.)