Муса Җәлил урамы (Алабуга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Җәлил урамы (Алабуга) latin yazuında])

Муса Җәлил урамыАлабуга шәһәрендә урнашкан урам. 1956 елда Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исемен мәнгеләштерү өчен, күп кенә чаралар уздырыла. Шәһәрләргә, урамнарга, колхоз – совхозларга Җәлил исемен бирә башлыйлар. Алабуга шәһәрендә дә андый урам бар.

Герой-шагыйрь исемен йөртүче әлеге урам 1965 елга кадәр Заовражная исемен йөртә. Шәһәр архивында сакланган мәгълүматлар буенча, Заовражная исеме 1965 елның 21 августында (18 номерлы карар) М.Җәлил исеменә алыштырыла. Ләкин хәзерге вакытка кадәр Җәлилнең Алабугада да булу-булмавы турында әлегә бернинди дә мәгълүмат табылганы юк.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]